События

Түбән Мәтәскә: туган ил кайдан башлана? 08.04.2023

Түбән Мәтәскә: туган ил кайдан башлана?

Укучыларның  туган яклары турындагы белемнәрен киңәйтү аша аларда патриотизм һәм кечкенә Ватаннары өчен горурлык хисе формалаштыру максатында оештырылган "Туган ил кайдан башлана?" проекты кысаларында  чираттагы дәрес-лекция Хәкимов Д.Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта  мәктәбендә үтте .  Арча муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы районның  авыл хуҗалыгы турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Дәрес - лекциядән соң 9 нчы сыйныф укучылары Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Абдуллин Ленар Илсур улы һәм Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте директоры Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр  улы белән очрашты. Очрашуда Лесхоз урта мәктәбе һәм Казанбаш төп гомуми белем мәктәпләренең дә 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте директоры Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр  улы укучыларга һөнәрләр һәм белгечлекләр турында сөйләде,  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Абдуллин Ленар Илсур улы авыл җирлегендә яшәүнең өстенлекләре, грантлар, яшь белгечләргә дәүләт ярдәме белән таныштырды.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcanyn-6ncy-maktabenda-1680799186


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение