События

Быел бәрәңгене 11 майда утыртасы! 12.04.2023

Быел бәрәңгене 11 майда утыртасы!

Яз иртә килде дип сөенешәбез дә, суыклары май аена калмасмы? Бакча, җир эшенә керешә башлаган авыл халкын бүген шул сорау борчый. (»Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина)

Суыклар булачак әле
Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүровның үз фикере. Хәтерләсәгез, Рәис абый яз иртә киләчәк дип фаразлаган иде. Юраганы юш килде – яз чынлап та иртәләде.

–  Кар эреп беткәч тә, җәй килде дигән сүз түгел әле ул. Суыклары апрельдә дә булачак, бер көн кар да төшеп алырга мөмкин, әмма ул шунда ук эреп бетәчәк. Кыраулар гадәттә майда да, июнь башында да булгалый. Элеккегеләр, балан чәчәк атканчы кырау булыр, дигән. Аннары инде помидорларны бакчага да чыгарып утыртырга була. Ә менә май җылы булырга тиеш, – ди ул. 

Бәрәңге утыртырга да ашыкмаска өнди. Көне җылынуга карап кына, җир җитеште дип әйтеп булмый, ди. Бәрәңге чәчү өчен уңышлы көннәр дип 11, 14 һәм 16 майны атады. 

– Элек язып барган дәфтәрләремне карадым. Яз иртә килгән елны бәрәңгене шушы көннәрдә чәчкәнмен. Иртә килсә дә, яз ул әле сузылачак. Кар март аенда яуган яңгырлар нәтиҗәсендә генә эреп бетте. Быел майда да, июньдә дә яңгырлар булачак. Соңга калам, дым бетә дип куркырга кирәкми, – ди Рәис абый. 
Ул теркәп барган язмаларга караганда, мондый яз 1978 елда булган. 

– Үзем хәтерләмим, әти 1962 елда да шулай булды, чәчүне 1 майга бетерделәр, дип әйтә иде. Быел чәчү шул вакытка тәмамланыр дип уйламыйм, чөнки апрельның соңгы ун көне салкынрак булачак, төнлә катырачак, көндез җылытачак.

Вакытында булса әйбәт
Арча районы Көтек авылында яшәүче фермер Дамир Шакирҗанов, Габдулла Тукайның шигырь юлларын искә алып, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява дигән кебек, җылысы да, суыгы да вакытында булса гына әйбәт, ди. Ә язның иртә килүе файдага түгел дигән фикердә. Фермер әлегә дым каплату, печән җирләрен тырмалау эше белән мәшгуль.

– Дымлы җиргә чәчеп калсаң әйбәт инде. Арпаны җылы көндә чәчеп, көчле итеп үсеп китә алса һәм шул вакытта суык булып алса, киресенчә әйбәт кенә – бетләр ияләшми. Печәнгә исә җылы кирәк. Быел яз суыгы май аена калу куркынычы бар. Ул бигрәк тә кукуруз өчен начар. Аны яңадан чәчәсе була. Әмма барысы да Аллаһы Тәгаләнең кодрәтеннән тора. Без чәчәбез, үстерәбез, ә алда нәрсә буласын белмибез,  бернәрсәне дә фаразлап булмый, – ди фермер.

Язманы тулысынча монда укый аласыз: Шәһри Казан

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/byel-barangene-11-maida-utyrtasy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение