События

Звездныйдагы Арча егете турында: «Космонавтлар белән дус булуын беркемгә сөйләп йөрмәде» (»Интертат »,Энҗе Габдуллина) 13.04.2023

Звездныйдагы Арча егете турында: «Космонавтлар белән дус булуын беркемгә сөйләп йөрмәде» (»Интертат »,Энҗе Габдуллина)

12 апрель – Космонавтика көне. 1961 елның 12 апреле кешенең беренче тапкыр космоска очуы һәм Юрий Гагарин исеме белән бәйле көн. Татарлар арасында космонавтлар булмаса да, алар белән бергә эшләгән, Юрий Гагарин һәм Валентина Терешкова белән күрешкән кешеләр булган. Яңа Кенәр авылыннан Марс Хәкимов – шундыйларның берсе.

Узган гасырның 60-70нче елларында космос белән кызыксынмаган, космонавт булырга хыялланмаган егет булмагандыр. Космонавтларны әзерли торган ябык Звездный шәһәрчегендә татарлар да эшләве мәгълүм.

  • Звездный (Звездный Городок) – Мәскәүдән 25 км ераклыктагы шәһәр округы, элек ябык режимдагы хәрби бистә. Анда космонавтлар әзерлек узган.

Дөрес, космонавтлар арасында татарлар булмый, шулай да Звездныйда эшләүче татар хәрбиләре турында истәлекләр күп. Арча районы Яңа Кенәр авылында туган Марс Хәкимовның да космонавт Алексей Леонов белән төшкән истәлек фотосы бар (Алексей Леонов – ачык космоска чыккан беренче космонавт. – ИТ).

Марс Хәкимов 1932 елда Яңа Кенәр авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, күрше Байкал авылында башлангыч класслар укыта. Тик егетне күк гел үзенә тартып торган, күрәсең. Үзен хәрби училищега алуларын сорап, хатлар яза башлый. Тиздән Вольск шәһәрендәге авиация-техника училищесына укырга керә.

Фото: © Вольск авиация-техника училищесында укыган чагы.

«Ул чакта авиация училищесында уку, хәрби булу бик дәрәҗәле саналган. Курсант вакытында авылга кайткач, хәрби формаларына, үзенә карарга авыл кешеләре килгәннәр, дип сөйлиләр иде. Ул хәрби булырга хыялланган, шуны бик теләгән. Без әти белән бик горурланабыз. Ул кеше буларак та бик тәртипле, намуслы иде. Бик гаилә җанлы, үрнәк һәм идеал әти булды. Моны бөтен кеше раслый ала», – дип сөйләп китте Марс Хәкимовның кызы Гөлнара ханым. Бу сүзләрне Марс абыйның уллары Марат белән Ренат та раслар иде.

Марс абый тәртипле һәм белемле гаиләдә туа. Әтисе Гариф Хәкимов, сугыштан кайтып, районда прокурор булып эшли. Әнисе Маһруй апа балалар бакчасында пешекче була. Абыйсы Альберт – Казанның «Теплоконтроль» заводында инженер-конструктор һөнәрендә эшли. Сеңлесе Рая белән Марс абыйның кызыксынулары да туры килгән – Рая апа гомер буе Казанның авиация заводында хезмәт итә. 88 яшьлек Рая апа бүген дә Казан шәһәрендә яшәп ята.

Кызганыч, Марс абый да, абыйлары Альберт та бу дөньяда инде юк.

Фото: © Әти-әнисе, абыйсы Альберт һәм хатыны Ләлә белән

«Звездный шәһәрчегендә татарлар хезмәт итте»

Космонавтлар әзерли торган Звездный шәһәрчеге Марс Хәкимовның соңгы эшләү урыны була. Авиация училищесын тәмамлаганнан соң, ул күп кенә аэродомнарда, Староконстантинов шәһәрендә, Советлар Союзы гаскәрләре составында Германиядә, аннары Чехославияда һәм башка күп җирләрдә хезмәт итә. Гөлнара ханым да Германиядә вакытта туа. «Без бик күп тапкырлар күчеп йөрдек, бу – хәрби гаиләсе өчен нормаль хәл иде», – ди ул.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/zvezdnyidagy-arca-egete-turynda-kosmonavtlar-belan-dus-buluyn-berkemga-soilap-iormade-5858653


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение