События

Туган төбәгебез турында – инглиз телендә 14.04.2023

Туган төбәгебез турында – инглиз телендә

Узган атнада районыбыз мәктәпләре укучылары инглиз теле буенча “Минем туган ягым. Кешеләр, вакыйгалар, фактлар” фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Алар “Илләр, мәдәният һәм тарих”, “Геройлар кайдан барлыкка килә?” юнәлешләре буенча эшләгән эшләрен тәкъдим итте.

“Без укучылар, инглиз теле укытучылары белән бер ай дәвамында туган ягыбызның тарихын, табигатебезне өйрәндек, якташларыбызны, геройларыбызны барладык, – диде район мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова. – Бу темага татар, рус телендә мәгълүмат бик күп, ә чит телләрдә Арча турында ул бик аз. Бүгенге конференциянең төп максаты – үзебезнең туган ягыбыз, Арча, геройларыбыз турында чит телдә мәгълүмат булдыру. Бу эшкә мәктәпләрнең чит телләр укытучылары зур өлеш кертте. Нәтиҗәдә, Арча районы, аның билгеле шәхесләренә багышланган мәгълүмат инглиз телендә булдырылды”.

“Геройлар каян барлыкка килә” юнәлеше буенча беренче урын алган Иске Чүриле мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Рамазан Вильданов гомерен Иске Чүриле мәктәбенә багышлаган укытучы Нина Малышева турында эшен тәкъдим итте.

“Без бу эшне Рамазан белән узган ел ук башлаган идек инде, – диде Иске Чүриле мәктәбенең инглиз теле укытучысы Раушания Вильданова. – Нина Малышева озак еллар мәктәбебездә математика укыткан, директор булып эшләгән. Нина ханым исән вакытта аның белән аралашып, фоторәсемнәр алып калдык. Әлеге эшебез белән без Укытучы һәм остаз елында укытучы һөнәренең никадәр мөһим булуын күрсәтергә теләдек”.


Резеда Хәкимҗанова

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tugan-tobagebez-turynda-ingliz-telenda


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение