Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
22.09.2016
Арчада тхэквандо белән шөгыльләнүчеләргә махсус спорт җиһазлары бүләк иттеләр
Арча” спорт мәктәбендәге тхэквандо сыйныфының уңышлары турында еш язабыз. Районда яшь буынның тырышлыгын, ярышларда алдынгы урыннар алулары турында ишетү райондашларыбызга да күңелледер. Тхэквандо сыйныфына йөрүче балаларны әлеге спорт серенә шушы өлкәдә озак еллар бар күңелен биреп эшләүче Газинур Борһанов төшендерә.
21.09.2016
Арчада бәрәңге заводы төзү турында сөйләшү булды
21 сентябрьдә район хакимиятенең утырышлар залында Арча районында бәрәңге эшкәртү заводы төзүгә багышланган киңәшмә булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин алып барды.
20.09.2016
Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Зилә Мортазина «Нечкәбил»дә беренче урын алды
17 сентябрьдә Казанда ана һәм гаилә матурлыгын ассызыклаучы “Нечкәбил – 2016” республика конкурсы узды. Татарстан районнарыннан килгән ханымнар катнашкан бәйгедә безнең районны Арча балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Зилә Мортазина тәкъдим итте.
19.09.2016
Арчада район фольклор фестиваленең йомгаклау туры узды
Татар традицион мәдәниятын саклау, халыкка фольклор иҗаты чыганакларын, рухи мирасны ирештерү, онытыла барган милли йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” дип исемләнгән беренче район фестивале уздырылды. Коллективлар кич утыру, аулак өй, кичке уен, килен төшерү, каз өмәсе кебек халкыбызның энже–мәрҗәннәргә тиң күркәм гореф–гадәтләрен искә төшерде.
18.09.2016
Арча районы — сайлауларга килүчеләр саны буенча лидерлар рәтендә
Арча районы сайлауларга килүчеләр саны буенча лидерлар рәтендә, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе Мәгълүмат үзәге. Район халкы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда активлык күрсәткән. Башлангыч исәпләүләр буенча районда тавыш бирүчеләр саны 98,7 процент тәшкил иткән.
17.09.2016
Бүген Арчалылар Казандагы ярминкәдә катнашалар
Бүген, кояшлы 17нче сентябрь көнне, Арчалылар Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында узучы бик матур ярминкәдә катнашалар. Арчаллылар һәрвакыттагыча бик тырышып әзерләнеп килгәннәр.
16.09.2016
Хәтнә авылында бер көндә православие динендәгеләр һәм мөселманнар өчен гыйбадәт кылу урыннары ачылды
Узган җомгада соңгы елларда шифалы суы белән танылган Хәтнә авылында район тарихында моңарчы күрелмәгән вакыйга булды. Аның гаҗәеп үзенчәлеге шунда — бер авылда бер көндә православие динендәгеләр һәм мөселманнар өчен гыйбадәт кылу урыннары ачылды.
15.09.2016
Арча районы Орнашбаш авылында күп функцияле үзәк ачылды
Бүген (15 сентябрь) Орнашбашның яше-карты чын күңелдән бәйрәм итте — көндез яңа мәдәният йортында авыл үзешчәннәренең концертын карап хозурланса, кичен “Җидегән чишмә” Арча халык театрының “Алпамыш алпавыты” спектаклен (Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган) караячак. Елга якын клубсыз яшәгән авыл өчен бу күңелле вакыйгалар булды. Ә вакыйганың иң зурысы боларга кадәр булганы — авылда яңа күпфункцияле үзәк ачылды.
14.09.2016
Җиңүчеләрне “Туган авыл” үзенә җыйдылар
ТР Журналистлар берлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Язучылар берлеге , “Ярдәм” фонды, “Ватан” яшьләр үзәгетарафыннан, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, II төбәкара “Җиңү җыры”-«Песня победы» конкурсы үткәрелде. Бәйге 7 номинация буенча эшләр кабул итте. Аларны мәртәбәле жюри бәяләде.
13.09.2016
Арчадагы яңа «Казансу» паркында спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр бар
“Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен — һәрвакыт хәрәкәттә булсын”, — дигән Жан Жак Руссо. Сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре кечкенәдән гаиләдә һәм мәктәптә үзләштерелергә тиеш.
12.09.2016
Арчада агросәнәгать паркы һәм бәрәңге эшкәртү заводы төзелә
Илдәге икътисадый кризис шартларында Татарстан икътисадның тотрыклылыгы һәм динамикалы үсеш үрнәге күрсәтә. Россиядәге катлаулы шартларга карамастан, Татарстан “Стратегия–2030” белән билгеләнгән максатларга — глобаль көндәшлеккә сәләтле төбәк икәнен раслап килә. 2030 стратегиясе өстенлекләрне, алдагы елларга үсеш юнәлешләрен һәм үсешнең перспективалы нокталарын билгеләде.
10.09.2016
Арча тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар китапханәдә кунак булды
9 нчы сентябрь көнне Район балалар китапханәсе “Көзге яхшы эшләр атналагы” акциясе кысаларында тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларны кунакка чакырды. Алар китапханә буенча кызыклы сәяхәттә катнаштылар һәм рус халык әкиятләре буенча — «Могҗизалы әкият дөньясы» дигән викторинада белемнәрен күрсәттеләр. Ә инде дөрес җаваплары өчен бүләккә китапчыклар алгач, балаларның күңелләре тагын да күтәрелде.
09.09.2016
Түбән Пошалымнан Камил Фатыйхов 30 гектардан артык бәрәңге үстерә
Узган ялларда рәхәтләнеп бәрәңге алдык. 2010 елгы корылыктан соң мондый әйбәт уңыш күргән юк иде.
08.09.2016
Бүген якташыбыз Гөлзадә Сафиуллина 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!
Бүген якташыбыз Гөлзадә Сафиуллина 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 70 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!
08.09.2016
Штерәдә “Авыл кичләре” узды
Штерәдә “Авыл кичләре” гөрләде. Концерт башланганнан бирле сибәләп торган көзге яңгыр да комачауламады. “Шәһәр залларында мондый эффектны, акча түләп, махсус ясыйлар, ә монда барысы да табигый,”-дип, шаяртып алды Назлыгөл. Алып баручылар-“Татар радиосы” диджейлары Ленар Гыйләҗев (Штерә егете) һәм Назлыгөл Сөнгатовадан ташып торган энергия, яшьлек дәрте, Штерә авылы өчен махсус язылган программа халыкны 3 сәгатькә мәктәпнең спорт мәйданчыгына “бәйләде дә куйды”.
08.09.2016
Казанбаш мәктәбе укучылары игелек эшләргә ярата
Казанбаш мәктәбенең 6 сыйныф укучылары укытучылары Гөлназ Заһриева белән бергәләп мәктәптә элек техничка булып эшләгән Әминә апага булышып кайтты: әбекәйнең йортында идәннәрен юдылар, чишмәдән су алып кайттылар. И шатланды Әминә апа! Чөнки узган ел килгән бу балалар (укучылар аңа икенче ел ярдәм итә) җәй аенда үсеп, акыл туплап килгәннәр, үзләре тырыш, эш сөючән дә. Игелек кылган балаларга укуларында уңышлар теләде Әминә апа.
07.09.2016
Арчада ярминкә була
10 сентябрьдә Арча шәһәрендә Җиңү паркы янындагы мәйданда районның авыл хуҗалыгы оешмалары ярминкә үткәрә. Алар сезгә көзге байлыкны тәкъдим итәчәк. Рәхим итегез!
06.09.2016
Казанбаш мәктәбе «Ак торна» акциясендә катнашты
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә Казанбаш мәктәбендә узган тынычлык дәресендә укучылар әти-әниләре белән бергә катнашты. Тарих укытучысы Резеда Фазлыева тырышлыгы белән Бесланда һәлак булган корбаннар санынча ак торналар ясап мәктәп тирәлегендәге агачларга элеп чыктылар.
05.09.2016
Арчада «Балкыш» фестивале узачак
7 сентябрьдә Арча район Мәдәният йортында ветераннар арасында «Балкыш» фестиваленең 2 туры зона концертлары узачак. Башлана 11 сәгатьтә. Анда Арча районы вәкилләреннән тыш Әтнә, Биектау, Лаеш, Балык Бистәсе үзешчәннәре дә катнашачак. Концертка рәхим итегез. Керү ирекле. 0+
04.09.2016
Илназ Гарипов өйләнергә сыер сава белә торган кыз эзли
Инде утызга җитеп килүче, җырчы егет Илназ Гариповка, ниһаять, әбиләр әйтмешли бераз акыл керә башлаган бугай.
03.09.2016
Ташкичүдә төзекләндерүдән соң яңа мәктәп ачылды
Иртәдән һава торышы көйсезләнеп торса да, мәктәпләргә “Белем бәйрәме”нә килүчеләрнең күңелләрендәге шатлык хисләренә комачауламады. Һәрхәлдә, без катнашкан 300 еллык бай тарихка ия Ташкичү мәктәбендә шулай иде. Биредә бүген икеләтә бәйрәм — “Белем бәйрәме” һәм ныклап төзекләндерүдән соң ишекләрен ачкан яңа мәктәпне тапшыру тантанасы. Коллективның, авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Илшат Нуриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, “Арча КСМ”ы җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев, төзүчеләр, мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучылар, элеккеге укучылар, әти-әниләр килгән.
02.09.2016
Наласа мәктәбен «Туган җир» тапшыруыннан карагыз
1 сентябрьдә Наласа мәктәбенә бәйрәмгз ямь өстәп ТНВ каналы килде һәм бәйрәмнең барышын төшерде. Бүген 2 сентябрьдә кичке 5 тә “Туган җир” тапшыруында күрсәтәләр. Карарга онытмагыз!
02.09.2016
Казанбаш мәктәбендә Белем бәйрәме узды
Казанбаш мәктәбендә Белем бәйрәмен билгеләп үттеләр. 1 нче сыйныфка 7 укучы кабул ителде. Бәйрәмдә Арча районы мәгариф идарәсенең профсоюз оешмасы җитәкчесе Харисов В.В., «Бердәм Россия» партиясенең Арча бүлеге җитәкчесе Җәләлетдинов Т.Т., Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Тимашев Ф.И., Арча Урман хуҗалыгы директоры урынбасары Гайфетдинов Р.А., 30 ел буе мәктәпне җитәкләгән директор Низамов Д.Н., ветеран укытучылар, әти-әниләр катнашты.
01.09.2016
Кече Төрнәле халкы күперле булды
Дөрес, әлегә җәяүлеләр күпере. Әмма анысы да бик кирәк иде. Халык гозерен районның яңа җитәкчесе Илшат Нуриев ишетте. Урман хуҗалыгы материаллар белән ярдәм итте. Балтач егетләре эшләп бирде.
01.09.2016
Кәче мәктәбе яңарды
31 августта ныклап төзекләндерелгән Кәче мәктәбен һәм үзгәртеп корылган балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Анда Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Закиров, Рауил Рәхмәтуллин катнашты.
01.09.2016
Арча халкы авыл клубларына ремонт сорый
Арча халкы “Бердәм Россия” командасына авыл клубларын ремонтлау программасын финанслауны арттырырга кушты.
31 августта “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” партия эстафетасы Арчада булып китте. “Бердәм Россия” командасы составында Арча халкы белән очрашуга Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин һәм Илдар Гыйльметдинов килде. Партия командасы шушы узган айда инде ике дистә районда булып, меңләгән кешенең гозер-үтенечләрен җыярга өлгерде.
31.08.2016
Илдар Халиков Арчада яңа йорт тапшыру һәм пляж ачу тантаналарында катнашты
Бүген 31 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде.
30.08.2016
Наласа урамнары шикәр кебек
Үзара салым акчасын җыюның кыенлыкларын авыл җирлекләре башлыклары үзләре генә беләдер. Ә менә Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова: “Үзара салымның күләмен киләсе елга киметербез дип торабыз әле”, — дип шаккатырды. Аптырабрак торганны күргәч: “Соңгы елларда ныклап эшләп алдык бит!” — дип өстәде.
29.08.2016
30 августта Арчада Республика көненә багышланган бәйрәм була
30 август көнне кичке сәгать алтыда Арча шәһәренең Җиңү паркында Республика көненә багышланган “Чәчәк ат син минем Республикам, чәчәк ат син гүзәл Арчабыз” дигән исем белән мәдәни-күңел ачу программасы була. Чарада Арча үзешчән артистлар чыгышы, спорт уеннары һәм башка күңелле чаралар көтелә. Бәйрәмгә рәхим итегез!
28.08.2016
Август конференциясендә Арча районы укытучылары бүләкләнде
Август конференциясендә Арча районы укытучылары бүләкләнде
27.08.2016
Район мәктәпләренең чәчәкләр күргәзмәсе һәм ярминкәсе булды
27 августта Арча шәһәренең Җиңү паркында, аның каршындагы мәйданда район мәктәпләренең чәчәкләр күргәзмәсе һәм ярминкәсе булды.
26.08.2016
Быел Арча районы мәктәпләрен 200 гә якын укучы тәмамлаган
Быел мәктәпне 196 укучы тәмамлады;
Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр – 195;
Мәҗбүри имтиханнардан гомуми баллар: рус теле – 71,7 (республикада – 73,05), математика – 50,05 (республикада – 52,08)
25.08.2016
Якташыбыз Hаил Касыймов турында тапшыру.
Якташыбыз Hаил Касыймов турында тапшыру. (ГТРК «Татарстан».Национальное вещание - «Современник».Наиль Касыйм (16.08.16))
24.08.2016
Арчалар һәрвакыт беренче!
18 августта Арчада республика ветеринария табиблары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
23.08.2016
Игътибар, конкурс!!!
Арча муниципаль районының әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бирелә торган Гариф Ахунов исемендәге премиясенә дәгъва итүчеләрнең иҗат эшләрен кабул итү дәвам итә. Талантлы яшьләребез, эшләрегезне 15 сентябрьгә кадәр Арча Үзәк китапханәсенә тапшыруыгызны сорыйбыз. Соңга калмагыз!
22.08.2016
Арчада татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе узды
19 нчы август көнне Арча 3 нче төп гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Милли мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге. Сыйфатлы белем һәм милли тәрбия бирү » темасына традицион август киңәшмәсе секциясе узды.
21.08.2016
Арчалылар “Ак калфак” белән Актанышта кунак булып кайтты
13-15 нче июль көннәрендә Актаныш районында дөньякүләм зур чара – «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы булып узды. Анда Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән, 6 чит илдән килгән ак калфаклы ханым-туташлар җыелган иде. Очрашуның максаты – “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Актаныш бүлекчәсенең эш тәҗрибәсен, бу җирлектәге йолаларны, татар халкының яшәешен өйрәнү, танылган шәхесләрен барлау, авыл туризмы кысаларында чараларда катнашу.
20.08.2016
Симетбаш мәктәбендә бәйрәм
Арча районы Симетбаш авылында төзекләндерүдән соң мәктәпне ачу тантанасы булды. Бер генә түгел, тагын ике күңелле вакыйганы үз эченә алды бу көн: мәктәпкә , биредә 37 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Кәүсәрия Нурислам кызы Шакировага истәлек тактасы куелды һәм быел мәктәптә укыячак 8 балага уку әсбаплары тулы букчалар тапшырылды.
19.08.2016
Конкурс "Арча - туган җирем, яшел бишегем"
Игътибар! Сайтыбызда "Арча - туган җирем, яшел бишегем" исеме астында яңа иҗади конкурс игълан ителә! Конкурска Арча белән бәйле шигырьләр, хикәяләр, иҗади эшләр кабул ителә.
19.08.2016
Арча ветеринария берләшмәсе җиңел машина белән бүләкләнде
18 августта Арчада Россия Ветеринария хезмәткәрләре көне зурлап билгелеп үтелде. Анда Россия Федерациясе Ветеринария департаменты директоры Владимир Шевкопляс, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, республиканың, районнарның ветеринария хезмәте җитәкчеләре катнашты. Кунакларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды.
18.08.2016
Район кырлары буйлап
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 17 августта район хуҗалыкларында кыр эшләренең барышы белән танышты. Ул “Кырлай”, “Мәрҗани”, “Акчишмә”, “Ватан”, “Северный” хуҗалыклары басуларында булды, механизаторлар, җитәкчеләр, белгечләр белән очрашып сөйләште.
17.08.2016
Арча районы башлыгы балаларга букчалар тапшырды
Тормыш сюрпризлар белән шатландырса күңелле ул. Балаларга да нинди зур сюрприз «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясендә катнашучы изге күңелле бәндәләрнең бүләге!
16.08.2016
“Арча КСМы”: кичә һәм бүген
Сүзне тарихтан башлыйсы килә. “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев:
— Киләсе елның сентябрендә комбинатның оешуына 50 ел тула, — дип сөйләде. – 1967 елда Сеҗе ягындагы Красный Восток авылындагы 26нчы агач эшкәртү пункты Арчага — элеккеге элеватор территориясенә күчерелә. Комбинатның беренче җитәкчесе – Нәкыйп Низамов (1967–1970 еллар) булган. Миңа кадәр эшләгән җитәкчеләрне зур ихтирам белән әйтеп үтәм. Алар: Гадел Рәхимов (1970–1973 еллар), Рәфкать Сәләхетдинов (1973–1976 еллар), Вәкил Вафин (1975–1987 еллар), Равил Шәйхиев (1987–2000 еллар).
15.08.2016
Курсалар — беренче!
“Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов 15 августта муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевка игеннәрне урып–җыю төгәлләнү турында рапорт бирде һәм яңа уңыштан пешерелгән ипи тапшырды.
14.08.2016
Арчада яңа фабрика
Мондый вакыйгалар турында язуы да күңелле. Соңгы елларда көтеп алына, сирәгрәк була алар. Сүзебез — Арчада яңа эш урыннары булдыру турында. Быел “Металл” ширкәте каршында сэндвич–панель блоклар җитештерү цехы эшли башлады. “АрскПласт” ширкәте мебель цехы ачты.
13.08.2016
Комбайнчы Кадыйр Шәкүров бүләкләнде
11 августта Арча районы башлыгы Илшат Нуриев «Северный» ширкәте комбайнчысы Кадыйр Шәкүровка Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды. Кадыйр Шәкүров улы Нәзир белән эшли. Нәзир быел югары уку йортында белем алачак.
13.08.2016
Арчада хәзер төсле фонтан бар
Арчада Җиңү паркында төсле фонтан ачу бәйрәме узды. Районыбызның сәнгать осталары, балалар чыгышы белән әзерләнгән концертның җыр-моңына күмелгән бәйрәмдә фонтанны төзүчеләр дә бүләкләнде.
12.08.2016
Бүген Арчага төсле фонтан ачу бәйрәменә рәхим итегез!
Бүген, 12 август көнне 19.00 сәгатьтә Арчаның Җиңү паркында ТӨСЛЕ ФОНТАН АЧУга багышланган бәйрәм тантанасы була. Программада өлкәннәр һәм балалар катнашында концерт, гаиләләр белән катнаша торган спорт уеннары көтелә. Рәхим итегез!
11.08.2016
Татарстан” ширкәтендә хезмәтне саклау буенча район координацион советының күчмә утырышы булды
Урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү максатында ел саен айлык уздырыла. Ул быел 18 июльдә башланып 17 августта тәмамланырга тиеш. Ләкин хезмәт куркынычсызлыгын саклау ул ниндидер датада гына тукталып калмый, ел әйләнәсендә сакланырга тиешле чара.
10.08.2016
Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан 8-14 август аралыгында үткәреләчәк чаралар
План мероприятий ОДМСТ Арского исполкома в период с 8 по 14 августа 2016 года
09.08.2016
Субаш-Аты авылында әдәби мәйдан узды
7 август көнне Субаш-Аты авылы китапханәчесе Сулыкларны саклау елына карата Кооператив урамында яшәүчеләр өчен әдәби мәйдан үткәрде. Чараны китапханәче суның кеше тормышындагы әһәмияте турындагы чыгыш белән башлап җибәрде.
08.08.2016
Россиянең 15 төбәгеннән килгән кунаклар Арчада төзелеп килүче ял зонасын карады
5 августта Татарстанда мелиорация буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашучылар Арча районында булды.
07.08.2016
Бәчек авылында Габдулла Тукай туганнары
Габдулла Тукайның әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә апасы Әтнә районы Каенсар авылыннан китеп Яшел Үзән районы Бәчек авылында яшәгән. Аның тормышы белән кызыксыну максатында без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре һәм Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, Бәчек авылында булдык. Безне Тукай фондының Яшел Үзән филиалы җитәкчесе, безнең районда 1966-1974 елларда мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Клара Филиппова, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин һәм авыл мөәзине Хәйдәр Сибгатуллин каршы алдылар.
06.08.2016
Алдынгы комбайнчылар бүләкләнде
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов 5 августта Акчишмә, «Мәрҗани», «Аю» хуҗалыкларының яшь комбайнчыларына: «Акчишмә»дән Фәрит Сафин, Сәйфетдинов Айдар, «Мәрҗани»дән Сафин Азат, Владимир Александров, Яруллин Рамил, «Аю»дан Фәнил Мөхәммәтшинга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.
05.08.2016
Хөрмәтле арчалылар! Сезне бөтендөнья татар яшьләре белән бергә бәйрәм итәргә чакырабыз!
6 август көнне 18.00 сәгатьтә Арча шәһәре Үзәк стадионында VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары катнашында бәйрәм чарасы уза. Рәхим итегез. 0+
04.08.2016
Арчада эш урыннары бар, эшчеләр кирәк
4 августта арча шәһәрендә «Раифа» ширкәтенең яңа бинасын ачу тантанасы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.
03.08.2016
Каенсарда Тукай эзләре
Без, “Казан арты” тарих этнография музее хезмәткәрләре, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов җитәкчелегендә үзендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай эзләрен хәтерендә саклаучы Әтнә районы Каенсар авылында булдык. Бу авылда шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдәнең әтиләре Зиннәтулла, ә әниләре башка булган сеңлесе Бибисаҗидә һәм җизнәсе Әхмәтсафа Әхмәтзариф улы Хәбибуллиннар, аларның балалары яшәгәннәр.
02.08.2016
Арчада велойөреш узды
1 август көнне Арча шәһәрен бер күренеш ямьләде: Банк, Вагыйзовлар, Астроном, Интернационал урамнары буйлап велосипедчылар узды. Спортның бу төре Арчада узган елдан бирле май аеннан башлап октябрьгә кадәр дәвам итә. Велосипед сөючеләр үзләренең “тимер атлары” белән һәр айның 1нче көнендә Арча урамнары буйлап сәяхәт итә. Бу төр транспорт чарасы райондашларыбыз арасында популярлаша бара: хәзер шәһәребез урамнарында велосипедта йөрүчеләр дә еш күренә, акциягә килергә теләүчеләрнең саны да гел арта бара. Бүгендә 100 дән артык кеше килгән иде.
01.08.2016
Арча районында алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырылды
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев игеннәрне урып–җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. Алар арасында “Кырлай” ширкәтеннән Рафис Җәләлиев, Татарстан ширкәтеннән Фәрит Мөхәммәтҗанов, “Ватан” ширкәтеннән Илфир Сабиров, “Мәрҗани” ширкәтеннән Наил Садриев бар.
28.07.2016
Арчада ашламаны… үстерәләр
25 июльдә унбер районның авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләре һәм хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар, республиканың төрле хезмәтләре вәкилләре Арча сорт сынау участогына җыйналды.
27.07.2016
Арчада Курсавиның тууына 240 ел тулуны искә алдылар
27 июль көнне Арча Үзәк китапханәсенең уку залында якташыбыз, күренекле галим, мәгърифәтче Габденнасыйр Курсавиның тууына 240 ел тулуга багышланган “Мәгърифәт нуры ачар…” исемле истәлек-кичә узды. Кичәгә китапханә каршында эшләп килүче “Яшәү яме” һәм “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүче ветераннар чакырылды.
24.07.2016
Ничек башласаң – шулай бетерәсең
Ватан” ширкәтенең борчак басуы. Теземнәр каршына комбайннар туктаган. Хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов, авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков, баш агроном Рәис Рамазанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов комбайнчыларга тагын бер тапкыр эш тәртипләрен аңлатып, урып җыюны исән-сау башкарып чыгуларын теләделәр.
21.07.2016
Якташыбыз Нур Хәмзин улы Шакировны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Родился в с. Старый Кишит Арского района ТАССР. Окончил Казанский авиационный институт (1969 г.).
19.07.2016
Арча районында арыш суктыра башладылар
19 июльдә “Татарстан” ширкәтендә арышны турыдан туры суктыруга керештеләр. Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык игенчеләрен түземсезлек белән көтеп алган вакыйга белән котлады.
15.07.2016
16 июль көнне Арчада балачак бәйрәме була
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызга онытылмаслык күңелле мизгелләр бүләк итәсегез киләме? Алай булса, 16 июль көнне балаларыгыз белән бергә Арча стадионына килегез! Анда “Һәрчак тату, дуслар булып яшик без туган илдә!” балалар фестивале була.
13.07.2016
Чатырлы ял аланында
Быел беренче тапкыр бөек Тукай яшәгән төбәктә, Яңа Кырлайда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Арча район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе, Арча педагогика көллияте ярдәме белән татар теле юнәлешендә “Без Тукай оныклары” дигән төбәкара чатырлы җәйге ял аланы булдырылды. Анда Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнарыннан, Мари Иле, Удмуртия, хәтта Казахстаннан 150 сәләтле бала ял итте.
12.07.2016
Арчалылар «Алтын каләм» фестиваленнән җиңеп кайтты
Укучылар сараендагы «Нур» телестудиясендә шөгыльләнгән балалар республиканың “Алтын каләм” фестиваленнән зур уңышлар белән кайтты.
11.07.2016
Арчада үрнәк парларны котладылар
Район ЗАГСы озак гомер кичергән матур парларны җыеп хөрмәтләде. Алар: Арчадан Фирая һәм Ринат Алмаевлар, Яңа Кишеттән Рауза һәм Радик Кәримовлар, Яңасаладан Саҗидә һәм Николай Бламыковлар, Сөрдедән Гөлфия һәм Фәрит Салиховлар. Юбилярларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килде.
10.07.2016
Арча стадионы янындагы күлдә коенасылар бар әле!
Арча тавыннан баскычтан төшкәндә төзелеш манзарасы ачыла. Җирләр казылган, йөк машиналары балчык, ком ташый, зур–зур тракторлар мәйданны тигезли, тыгызлый, төзүчеләр мәш килә.
Әле 12 майда гына 2016 елда Татарстан Республикасында Су саклау зонасы елы уңаеннан “Казансу елгасының яр буе, Арча шәһәре” проекты эскизын тикшергәннәр иде. Озак та үтмәде Казансу елгасы буенда ясалма күл, ял паркын эшли башладылар. Төзелеш бүген нинди хәлдә – шул мәсьәләне өйрәндек.
09.07.2016
Җиңү белән кайттылар
Июнь аенда Арчаның мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары бочче уеннары буенча Чистайда узган ТР чемпионатында катнашып кайтты.
08.07.2016
“Без — Тукай оныклары” чатырлы ял аланындагы дүртенче көн
Аланның дүртенче көнендә балаларны күңелле музыка уятты һәм алар иртәнге зарядкага тезелде.
Иң беренче сәхнәгә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе журналисты, иртәнге тапшырулар редакторы һәм алып баручысы, үзвакытында Яңа Кырлай урта мәктәбендә белем алган Фәридә Төхфәтуллина күтәрелде. Үзе белән таныштырганнан соң, Фәридә Фердинант кызы телесюжетлар эшләү осталыгы турында сөйләде. Аланлылар да, группаларга бүленеп, “Безнең лагерь”, “Агач”, “Машина”, “Күбәләк” дигән темаларга сюжетлар эшләп карады. Яшүсмерләрне нинди темалар кызыксындыруы да ачыкланды.
Икенче булып, сүз “Безнең гәҗит” газетасы редакторы Илфат Фәйзрахмановка бирелде. Ул телеведениедә чыгышлар вакытында, репортажлар алганда килеп туган кызыклы һәм көтелмәгән хәлләр турында сөйләде.
07.07.2016
Бәхетле картлык
Курса-Почмак авылында гомер кичерүче Оркыя һәм Барый Әхмәтсафиннар күпләр өчен үрнәк пар. Алар инде 62 ел иңгә-иң куеп гомер кичерәләр.
06.07.2016
Яңа Кырлайдагы ял аланына төрле төбәкләрдән балалар җыелды
Төбәкара “Без – Тукай оныклары “ исемендәге чатырлы ял аланы
4 июль көнне “Без –Тукай оныклары “ исемле чатырлы ял аланы эшли башлады. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы җирлегендә 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге ял аланы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Арчамуниципаль районы, мәгариф идарәсе, Арча педагогия көллияте тарафыннан оештырылды.
05.07.2016
Алар балачак илендә яши
Гөберчәктә китапханәче Гөлфирә Зарипова һәм Халидә Әхмәдиева балаларның ялын файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан, «Без балачак иленнән» исеме астында әдәби мәйдан үткәрде
04.07.2016
Җиңү паркына рәхим итегез!
Арчаның Җиңү паркында аттракционнар ачылды. Карусель, батут, бассейн сезне көтә, нәни дусларыбыз!
03.07.2016
Апаз мәктәбендә спорт корылмасы ачылды
1 июль көнне Апаз урта мәктәбендә спорт мәйданчыгы ачылды.
Халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту өчен нинди генә чаралар күрелми хәзер. Менә Апаз мәктәбе укучылары, авыл яшьләре өчен бөтен шартлары булдырылган спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылды.
02.07.2016
Көллияттә футбол мәйданчыгы ачылды
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә минифутбол мәйданчыгы ачылды. Тантанада район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.
01.07.2016
Казанбаш авылында бик зур Сабантуй үтәчәк!
9 июль көнне 13 сәгатьтә Арча районы Казанбаш авылында бик зур Сабантуй үтәчәк!
30.06.2016
Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән укучылар исемлеге
Уку елын уңышлы төгәлләү уңаеннан район гомуми белем учреждениеләренең “Укудагы аеруча уңышлары өчен” медале белән бүләкләнгән түбәндәге чыгарылыш сыйныф укучыларын Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләргә:
29.06.2016
Арчада ифтар мәҗлесе узды
Узган жомгада “Бархан” кафесында район башлыгы Илшат Нуриев ифтар мәҗлесе үткәрде. Бу юлы анда Арча мәчетләреннән, авыл мәдрәсәләреннән мөгаллимәләр, хатын–кыз авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.
28.06.2016
Арчаның янгын сүндерүчеләре беренче урынны яулады
Арча янгын—коткару частенның укыту—матди базасында республика күләмендәге ярышлар булды. 13 команда ярышты. Беренче урынны Арча янгын—коткару часте командасы алды. Теләче янгынчылары икенче, биектаулылар өченче булды.
28.06.2016
Якташыбыз Фәрид Низамиев: «Матди хәлем ял итәрлек дәрәҗәдә арымавымны күрсәтә»
Эстрадага әле күптән түгел генә тәүге адымнарын ясап, “Ялгыз сөю” җыры белән яшь кызларның башын әйләндергән җырчы егетебез Фәрид Низамов җәйге ял турында башына да кертеп карамый икән.
27.06.2016
Казанда туңдырма бәйрәме була
2 июльдә «Кырлай» паркында туңдырма бәйрәме була. Бәйрәмдә төрле уеннар, конкурслар оештырыла. Җиңүчеләрне самокатлар, бадминтон, төрле сувенилар көтә. Төп приз – бер тартма туңдырма. Чара сәгать 11.00дә башланып, 19.00гә кадәр дәвам итәчәк.
26.06.2016
Хуш мәктәп, үз күрдең!
Бәйрәм район хакимиятенең бакчасында башланып китте. Йолдызлар аллеясында тагын ике йолдыз кабынды. Быел 11 сыйныфны тәмамлаган Арчаның 1нче мәктәбеннән Булат Мөхәммәтнуров һәм Иске Чүриле мәктәбеннән Штерә егете Динар Җәләев район үзәгендә үз йолдызларын кабыздылар. Район җитәкчелеге аларны иң лаеклылар дип тапты һәм дәрәҗә белән егетләргә зур җаваплылык йөкләде.
25.06.2016
“Җидегән чишмә”нең “Спутник” труппасы зур җиңү яулады
Арча мәдәният йортының “Җидегән чишмә” Арча халык театры “Спутник” труппасы – Арча педагогика көллиятенең “Яшьлек” театр студиясе коллективы (режиссеры Рафис Сәлахетдинов) Аманулланың “Әле кичә генә яз иде” спектаклен тәкъдим итеп, “Иделкәем” Республика бәйгесендә икенче урынны яулаган һәм видеокамера белән бүләкләнгән иде.
24.06.2016
Әстерхан татарлары Арчада кунакта
Арча ягы- кунакчыл як». Бу гыйбарәнең хак икәненә 23 нче июнь көнне Әстерхан өлкәсеннән килгән татарлар тагын бер кат инангандыр. Районыбызга кем генә аяк басмасын, аның Тукай йөргән эзләрдән узасы, аны сыендырган, аның ятимлеген аз гына да булса киметергә тырышкан игелекле гаилә яшәгән Яңа Кырлай авылын күрәсе килә. Бу көнне дә милләттәшләребез Яңа Кырлай, Кушлавыч авылында кунакта булдылар.Иң беренче кунакларны Яңа Кырлай мәктәбе кабул итте.
23.06.2016
Наласада — мәктәп, көллияттә һәйкәл ачылды
Бүген, 23 июнь көнне Наласа авылында шатлыклы вакыйга булды — ныклап төзекләндерелгән урта мәктәп бинасы үз ишекләрен ачты. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
22.06.2016
«Казан арты» музеенда Хәтер көне уңаеннан күргәзмә ачылды
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
21.06.2016
Кушлавыч музее Дәүләт Советыннан килгән кунакларны кабул итте
Бүген Арчада ТР Дәүләт Советының күчмә утырышы узды. Утырышка кадәр Дәүләт Советы депутатлары һәм Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы туризмына кертергә, киләчәктә кешене кызыксындырырлык, ял итәргә уңайлылык тудыра торган һәм бер үк вакытта милли рухны саклаган урыннарны барлап, карап йөрделәр.
20.06.2016
Иске Чүриле мәктәбендә җәен балалар ни белән шөгыльләнә?
Укучыларның җәйге каникуллары гөрли. Һәр ата-ана баласының җәйге ялы файдалы һәм күңелле үтсен дип тели. Әлбәттә, әти-әниләр һәм мәктәп арасында тыгыз бәйләнеш оештырылган булса, бу үз нәтиҗәләрен бирә.
19.06.2016
Сөбханалла, сөбханалла…
Яңа Кенәр мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат–мәктәбе (директоры Ленар Вәлиев) 2015 елда ныклап төзекләндерелде. Интернат, әйтерсең лә, яңа күлмәк кигән. Аның хәтта исеме дә башка.
18.06.2016
Печәннән сенаж салмыйлар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе шимбә көннән башлап тоташ яңгырлар башланачагы турында искәртеп хуҗалык җитәкчеләренә хатлар җибәрде. Аңа кадәр азык әзерләү мөмкинлекләрен тулырак файдаланырга кирәк.
17.06.2016
Арчада «Шатлык» лагеры эшли башлады
Кичә Үрнәк агросәнәгать көллияте базасында урнашкан «Шатлык» балалар спорт һәм сәламәтлек лагере беренче смена балаларын кабул итеп, лагерь тантаналы рәвештә ишекләрен ачты. Ачылу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, әти-әниләр, әби-бабайлар да килгән иде.
16.06.2016
Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 16 июнь көнне якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
15.06.2016
Курса Почмакта зур бәйрәм
12 июнь Курса Почмак авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм булды – бу көнне биредә Мәдәният йорты ачылды. Бер яктан караганда, яңа дип әйтү дөрес тә булмас, чөнки иске клубны яңартып эшләнгән, икенче яктан килгәндә, бу мәһабәт бинаның кай җире яңадан ким? “Хан сарае булган бу”, — ди авыл халкы да.
14.06.2016
Сикертән Сабантуенда
Сикертәндә авыл бәйрәме гөрләде. Гадәттәгечә, башта авыл хезмәтчәннәрен зурладылар. “Сабан батыры-2016” исеменә Зәкәрия Динмөхәммәтов лаек булды. Аңа тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылды. Язгы чәчү буенча икенче урында Гайнулла Шәймуллин, өченче — Гыйлемхан Вәлиуллин. Алар һәм тагын бик күпләр бу көнне бүләк алды.
14.06.2016
Буген якташыбыз, академик Илтизар Гыйззәт улы Терегулов (1930-2005) туган көн!
Илтизар Терегулов – физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, математика, механика һәм машина төзелеше белгечлеге буенча сәркатип-академигы, Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе.
13.06.2016
Бүген Ринат Фазлыйәхмәтовның туган көне!
Ринат Әхмәтгали улы Фазлыйәхмәтов 1940 елның 13 июнендә Әтнә авылында туган. Арча ягы кешеләре, аннан чыккан күренекле шәхесләр белән кызыксынуын дәвам итә, китап чыгару эшләре белән мәш килә. Язучы, шагыйрь, композитор, рәссам, артист, журналист халкының, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең якын дусты да әле ул.
12.06.2016
Җиңү паркында бәйрәм
Арчаның Җиңү паркында Россия көнен күңелле итеп билгеләп үттеләр.
11.06.2016
Айван Сабантуенда
Айван авылында ел саен сабантуй үткәрелә. Арча халкы да Айван сабантуенда рәхәтләнеп бәйрәм итә. Электән шулай. Кайбер авылларда сабантуйлар бетсә дә, Айванда ул сакланып калды.