События

Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова туган көне белән котлыйбыз! 20.04.2023

Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова туган көне белән котлыйбыз!


Бүген, 20 нче апрель көнне якташыбыз, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, имин тормыш, якыннарыгызның игелеген күреп, бәхетле, бәрәкәтле, озын гомер кичерүегезне телибез!

Шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында колхозчылар гаиләсендә туган.

Әнисе Рәхимә апа балачакта укытучы булырга хыялланган, ләкин биш яшеннән аннан өлкәнрәк сигез бертуганы белән әтисез калуы, яшьлегенең михнәтле сугыш елларына туры килүе бик күп яшьтәше кебек үк аны да тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр иткән. Унҗиде яшьлек Рәхимә, шул елларда артельдә эшләп, хәрбиләрнең кием-салымнарын төзәтү-ямау, яңаларын тегүдә катнашкан һәм тегүче һөнәрен үзләштергән. Сания, әнисенә охшап, кечкенәдән тапкыр телле, җор сүзле булып үскән һәм бүгенгәчә уенчак һәм шат күңелле булып калган. Әнисе даими язылып-укып барган газета-журналларны, ул үз күргән әдәбият-сәнгать дөньясын Сания дә кечкенәдән якын иткән. Әтисе Юныс абый да иҗаттан ерак кеше булмаган. Ул агач эшенә осталыгы белән тирә-якта дан тоткан. Йорт-җирне баштанаяк үзе эшләп, табак-кисмәктән алып, җиһазларга кадәр үзе ясаган. Арба тәгәрмәче, чана-чаңгы, тырма ише көнкүреш кирәк-яракларын ясау, көянтә бөгү кебек эшләрне дә осталарча башкарган. Әти-әнисе алты баласына да төпле һөнәри белем алуда ярдәм итеп кенә калмыйча, үзләре белгән кул эшләренә маһирлыкны да мирас итеп калдырган.

Сания сигезьеллык мәктәпне, аннары Арча педагогия училищесын “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлый, Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә югары белем ала. Үзенең яшьлек хыялын кызының тормышка ашыруын Рәхимә апа аеруча куанып кабул итә.

Сания Юныс кызы хезмәт юлын Казанда башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. Балалар бакчасында тәрбияче, соңрак татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Күңелендә гомер буе шигырь уты йөртеп, ике дистә елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирә. Сайлаган һөнәренә тугры калып, мәктәп эшеннән журналистика-язу хезмәтенә күчә: укытучылар журналы булган “Мәгариф”тә бүлек мөхәррире булып эшли башлый. Бүген дә милли мәгариф өлкәсендәге хезмәтен иҗади эшчәнлек белән бергә бәйләп алып бара.

Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре һәм яшь хәбәрче язмалары – мәктәптә укыганда “Яшь ленинчы” (хәзер “Сабантуй”) газетасында басыла. Педучилищеда белем алган елларында язучы Радик Фәизов җитәкләгән “Тукай якташы” әдәби түгәрәгенә йөреп, күпмедер иҗади чыныгу ала, шигырьләре һәм булачак укытучылар тормышыннан кызыклы язмалары белән район газетасында даими катнаша башлый.

Сания Әхмәтҗанова туксанынчы елларда популяр җыр текстлары авторы буларак халыкка танылды. Аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны Рөстәм Закиров, Айдар Галимов, Алсу Хисамиева, Эльвира Хәйруллина, Алсу Хәбибуллина кебек танылган җырчылар бик теләп башкара. Җырчы һәм композитор З.Хәйретдинов турында аерым әйтеп үтәргә кирәктер, чөнки С.Әхмәтҗанова шигырьләренә язылган күп җырның көй ягыннан авторы да, башкаручысы да шул ук З. Хәйретдинов. Байтакка сузылган бәрәкәтле иҗади хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, инде ике дистә ел дәвамында халык яратып тыңлый һәм җырлый торган “Пар алма”, “Кура җиләк”, “Дәшмә миңа, соң инде”, “Әйтер сүзең әйтеп кал”, “Сары кашкарыйлар”, “Ялгыз әнкәй” кебек җырлар дөнья күрде.

“Идел – Пресс” нәшрияты 2002 елда С.Әхмәтҗанованың “Оч иреккә, җырым” исемле беренче китабын бастырып чыгарды. Югары полиграфик эшләнештәге затлы басмада дөнья күргән тәүге мәхәббәт лирикасы; хатын-кыз язмышы, халык-милләт турында фәлсәфи уйланулы шигырьләре укучыны битараф калдырмагандыр.

Сания Әхмәтҗанова алга таба да иҗат өлкәсендә активлыгын киметми. Милләт язмышы, рухи иминлек, яшәү мәгънәсе белән сугарылган яңадан-яңа шигъри тупланмалары көндәлек матбугатта, аерым алганда “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларында, “Мәдәни җомга”, “Ватаным Татарстан” газеталарында даими басылып тора; лирик таланты һәм иҗат үзенчәлекләре яңа җыр текстларында тагын да ныграк ачыла бара. 2008 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең “Пар алма” дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

2009 елдан ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2012 елда С. Әхмәтҗанованың Татарстан китап нәшриятында шигырьләр, поэма, тарихи цикллардан торган “Гәрәбә” исемле яңа җыентыгы дөнья күрде. Авторның әлеге саллы китапта урын алган “Татар кызлары” лиро-эпик циклын; табиб, галим, тарихчы Карл Фукска багышланган поэмасын, “Төрки дөнья таҗы – Төркия” шигъри циклын әдәбият сөючеләр аеруча якын итте һәм югары бәяләде. Моннан тыш, Сания Әхмәтҗанованың Арча ягында туып үскән күренекле шәхесләргә багышланган “Арча поезды” әсәре, “Арча капкасы” циклы да “Казан утлары” журналын укучыларның игътибарын җәлеп итми калмагандыр.

Шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗановага 2012 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мәртәбәле исем бирелде.

С.Әхмәтҗанованың әдәби теле халыкның җанлы сөйләменә, образлы фикерләвенә нигезләнгән; аның иҗатына ихласлык, хисси кайнарлык хас; шигъри әсәрләре күңел кылларын тибрәтерлек төгәл музыкаль-ритмик яңгырашка ия. Халык мәхәббәтен яулаган язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең якташы булу да моңа йогынты ясамый калмагандыр.

Шагыйрәнең бүген иҗат диңгезенә инде тирәнрәк чумып, бөтенләй башка кимәлдәге гәрәбәләр табып, аларны чын осталарча чарлап, үзенең шигърият таҗында кабатланмас асылташ итеп яшьнәтү-балкытуын, аңлашыла ки, балалары үсеп, гаилә тормышында икенче сулыш ачылу белән дә аңлатырга мөмкиндер. Хәер, Сания Әхмәтҗанованың иҗатын күз уңында тоткан шигърият сөючеләр соңгы елларда моны үзләре дә бәяләми калмагандыр, мөгаен.



Библиография

Фәйзуллин Р. Җыр канатлары сынмасын! – Китапта: Оч иреккә, җырым: Шигырьләр. – Казан: ГУП ПИК “Идел-Пресс”, 2002. – 5 б.

Гарипова Х. Җыр канаты – сөюдән // Шәһри Казан. – 2003. – 14 март. – 14 б. С. Әхмәтҗанованың “Оч иреккә, җырым” китабы чыгу уңаеннан.

Мостафин Р. Шигъриятькә кызлар килә // Татарстан яшьләре. – 2004. – 15 гыйнвар. Мәкаләдә С. Әхмәтҗанова иҗаты турында әйтелә.

Госман Садә. Офыгында – кояш нуры // Ватаным Татарстан. – 2004. – 23 гыйнвар. С. Әхмәтҗанова шигырьләренә кереш сүз.

Мөхәммәдиева Л. Туган якта очрашу // Арча хәбәрләре. – 2004. – февраль. Мәктәптә укучылар белән очрашудан соң язылган мәкалә.

Гәрәев М. Син йөрәктә ... // Мәдәни җомга. – 2004. – 19 март. – 8 б. Арчада булып узган хезмәт һәм сәнгать бәйрәме турындагы язмада С. Әхмәтҗанова иҗаты искә алына.

Сәлахова Э. Укытучы булып туганмын ... // Ирек мәйданы. – 2004. – №19. – 5 ноябрь. – 4 – 6 б. С. Әхмәтҗанованың иҗаты һәм тормышы турында.

Хитлар ничек туа? // Кәеф ничек? – 2006. – №5. – март. – 10 б. А. Юнысова, М. Әгъләм, С. Әхмәтҗанова сүзләренә язылган җырлар турында.

Гаташ Р. // Ватаным Татарстан. – 2007. – 6 апрель. – 6 б. С. Әхмәтҗанова шигырьләренә кереш сүз.

Туган нигез җылысына төреп... // Мәдәни җомга. – 2007. – 20 апрель. – 7 бит. Шигырьләреннән соң кыскача белешмә.

Моратов Г. Пар алмадай идек, багалмадай. – Китапта: Пар алма: Шигырьләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2008. – 5 – 6 б.

Вәлиева Д. Мин бәхетле булыр өчен тудым //Ватаным Татарстан — 2009. — № 13. — 24 гыйнвар. — 8 б. «Пар алма» китабын укучыга тәкъдим итү кичәсе турында мәкалә.

Гыйззәтуллин Р. Җырың очсын биектә //Мәдәни җомга. — 2010. — 20 август. —16 бит. “Пар алма” китабына рецензия.

Галиев М. Гәрәбә – диңгез бүләге. – Китапта: Гәрәбә: шигырьләр, поэма, тарихи цикллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 351 б.

Локманова Л. Сания Әхмәтҗанова: “Мин яңадан тудым бу дөньяга” // Безнең гәҗит. – 2012. – № 15 (18 апрель). Шагыйрәнең 50 яшьлек юбилее уңаеннан әңгәмә.

Галиев М. Гәрәбә – диңгез бүләге //Мәдәни җомга. – 2012. – 20 апрель. – 14 бит. “Гәрәбә” китабы чыгу уңаеннан мәкалә.

Язучыларыбыз. Сания Әхмәтҗанова. //Мәйдан. – 2012. – № 5 (май). – 31 – 67 битләр. Иҗат үрнәкләре, шагыйрә турында каләмдәшләре, автор архивыннан фотографияләр тупланмасы.

Рәшит Әхмәт. Күңелемнән – күңелеңә // Мәдәни җомга. – 2012. – 30 ноябрь. – 16 бит. “Гәрәбә” китабы турында аналитик язма.

Чыганак: http://kitap.net.ru/ahmetzjanova/



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение