События

Остазлардан үрнәк алабыз 24.04.2023

Остазлардан үрнәк алабыз

Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан.

2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән “Укытучылар һәм остазлар” елы дип игълан ителде. Бу укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру һәм шушы һөнәргә яшьләрне җәлеп итү максатын күз уңында тота. Ел дәвамында шушы юнәлештә төрле чаралар үткәреләчәк. 8 апрель көнне Хәкимов Д.Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә Түбән Мәтәскә авылында туып үскән, шул авыл мәктәбендә белем алган, үзенең хезмәт юлын башлаган, белем һәм тәрбия биргән педагог, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге мөдире Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы белән очрашу оештырылды. Аны педагог-оештыручы Исмәгыйлева Гүзәл Альберт кызы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Шиһабиева Лилия Рәфкать кызы, йөрәкләргә  үтеп керерлек, күңелләрдә онытылмаслык хисләр калдырырлык итеп, алып бардылар.

Очрашуда бик күп хатирәләр яңартылды. Мәктәп тарихын да, аның беренче директоры – Халык Мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Хәкимов Данис Габделхәй улын да, ветеран укытучыларыбызны да хөрмәтләп искә алдык без ул көнне. Чөнки укучыларның Роза Искәндәр кызына биргән сораулары  мәктәп хатирәләре, студент еллары һәм укытучы һөнәре белән бәйле иде. Роза Искәндәровна балаларның бер соравын да җавапсыз калдырмады, иң матур, иң күнелле вакыйгаларны хәтерендә яңартты.  “Минем бөтен уңышларымда Түбән Мәтәскә мәктәбе укытучыларының өлеше бар, алар - минем остазларым”, - дип тәмамлады ул сүзен һәм укытучыларга бик матур шигъри юллар бүләк итте.

Роза Искәндәр кызының авылдашы, бер чорда мәктәптә укыган дусты, курсташы-  мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Гүзәлия Камил кызы һәм укучысы укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гыйбадуллина Зилә Шәйхлислам кызы истәлекләре белән уртаклаштылар.

Очрашу укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Арча балалар сәнгать мәктәбенең Түбән Мәтәскә филиалы укытучылары Харисов Рәдис Рафис улы һәм Харисова Чулпан Фирдант кызы  әзерләгән һәр чыгыш бик матур, югары әзерлекле иде.

 Хәкимов Д.Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе директоры Ибраһимова Динә Мансур кызы очрашуга килгәне өчен, Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызына рәхмәт белдерде. “Һәркем үзенә яраклы, ошаган хезмәт төрен, һөнәр сайларга тиеш. Тормышта үз юлыңны табу  булачак һөнәреңне дөрес сайлауга да бәйле. Яратып башкарган эш кенә яшәешне мәгънәле итә. Синең хезмәтеңнең башкаларга кирәк булуын тою- олы бәхет ул”, -  дип тәмамлады ул сүзен.

Очрашудан һәркем җылы хисләр белән таралышты. Чынлап та, мәктәп һәрбер кеше өчен иң изге, иң кадерле урын. Шуңа күрә, һәркем теләп укыган мәктәбенә кайта, ә туган мәктәп,  һәркемне сөенеп, көтеп каршы ала.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Гаффарова Дамирә Вәкил кызы


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ostazlardan-urnak-alabyz


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение