События

“Ялкын” журналы “Шәп блогер” медиамәктәбе Арчага килде 27.04.2023

“Ялкын” журналы “Шәп блогер” медиамәктәбе Арчага килде

Арча педагогика көллиятендә танылган блогерлар яшүсмерләр һәм яшьләр белән очрашты.

Арча педагогия көллиятенең актлар залы умарта оясын хәтерләтте. “Ялкын” журналы оештырган “Шәп блогер” медиамәктәбе проекты кысаларында Арчага журналның баш мөхәррире Илназ Фазуллин, аның урынбасары Рәмзия Галимова һәм танылган блогерлар Илнар Идрисов, Александр Ситников, Ксения Романова һәм Олеся Дмитриева килде. Көллият студентлары һәм гимназия сыйныфы укучылары үзләренең яраткан блогерларын көчле алкышлар астында каршы алдылар. Яшүсмерләр һәм яшьләр өчен кызыклы очрашу булды ул. Алар рәхәтләнеп блогерлар белән аралашты, алар белән фотога, видеога төште, үзләре видео төшерде, автографлар алды.

Татарстанда милли мәдәниятлар һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Ялкын” журналы “Шәп блогер” проектына старт бирә. Аның максаты – блогларын үстерергә теләгән яшьләргә ярдәм итү.

“Басма матбугатны укучылар, Интернеттагы видеоларны караучыларга караганда күпкә әзрәк, бу тормыш вәзгыяте, без аны күрәбез һәм аңлыйбыз, – диде “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин. – Моның белән бары тик эшләргә генә кирәк. “Ялкын” журналы үз тормышы белән яши. Ул һәрвакыт яшьләр белән булды, һәрвакыт яшьләр өчен яхшы сыйфатлы журнал чыгарды, һәм без бу эшне бүген дә дәвам итәбез. Журнал чыгарудан тыш, соңгы 3-4 елда видеопроектлар белән актив шөгыльләнә башладык. Төрле социаль челтәрләрдә актив эш алып барабыз, YouTube каналында гына да биш каналыбыз бар. Безнең быелгы иң зур, иң масштаблы проектыбыз – ул “Шәп блогер” проекты. Аның төп бурычы – яшь блогерлар әзерләү”.

Нинди проект соң ул “Шәп блогер”? “Шәп блогер” преокты медиамәктәп форматында nормышка ашырыла. Бу хакта проектның кураторы, “Ялкын” журналының баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Галимова сөйләде.

“Ул яшүсмерләргә  һәм яшьләргә социаль челтәрләрдә үзләрен танытырга, үзләре турында сөйләргә мөмкинлек бирүгә юнәлдерелгән шәп, текә проект, – диде ул. – Безнең һәрберебезнең яраткан блогеры, кумиры бар. Без көн саен аларның сторисларын көтеп алабыз, аларны бер-беребезгә җибәрәбез. Әлеге проектта катнашып, сез башкаларны гына карап калмыйча, актив рәвештә үз битләрегезне алып бара башлаячаксыз. Безнең максат – сезгә юнәлеш бирү, сезне укыту”.

Укулар онлайн һәм офлайн форматта булачак. Әлегә катнашучлырдан гаризалар кабул итү бара. Проектта теләгән һәркем катнаша ала, бары тик теләк һәм телефон гына кирәк. Гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә.

“Бүгенге көндә безгә 100дән артык гариза килде, – диде Рәмзия Галимова. – Медиамәктәп турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен өчен, без Татарстан районнары буйлап йөрибез. Арча – безнең дүртенчеме, бишенчеме нокта”.

Медиамәктәптә укучыларны матур итеп сөйләшергә, камера каршында каушамаска, телне чарларга, видео монтажларга, сценарийлар язарга, идеялар уйлап табарга – барысы буенча да танылган блогерлардан осталык класслары, дәресләр көтә. Федераль блогерларның да чыгыш ясавы көтелә. Проектның тагын бер үзенчәлеге – аның татар телендә генә булмавы. Татарстанда күп милләтләрнең мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтен, тормыш-көнкүрешен күрсәтер өчен, «Шәп блогер» мәктәбенә төрле милләт вәкилләрен чакырачаклар.

Проектның кураторлары – танылган блогерлар Илнар Идрисов, Александр Ситников, Ксения Романова һәм Олеся Дмитриева бүген үзләре дә яшьләрне сәламләде, алар белән җанлы әңгәмә оештырды, аларга киңәшләрен бирде. Шулай ук алар яшьләр арасында иң иҗади, иң актауль видео төшерү буенча бәйге дә игълан итте. Беренче урын алучыга исә “Шәп блогер” тамгасы төшерелгән футболка бүләк иттеләр.

Оештыручылар башта катнашучыларны 14-20 яшь белән чикли. “Тик гаризалар килә башлагач, 30–40 яшьлекләр арасында да теләк белдерүчеләр булды, – ди Рәмзия Галимова. – Шуңа күрә яшь чикләвен 14 яшьтән 35 яшькә кадәр дип үзгәрттек. Проектта ктанашу бушлай. Көз көне барлык катнашучыларны һәм блогерларны җыеп, Казанда зур фестиваль үткәрергә уйлыйбыз”.

Оештыручылар һәр катнашучыдан кызыклы видеолар төшерә торган шәп блогер әзерләргә ышандыра. Күңелле очрашу блогерлар белән бергә фотога төшү белән тәмамланды.


Резеда Хәкимҗанова

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ialkyn-zurnaly-sap-bloger-mediamaktabe-arcaga-kilde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение