События

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Арча районы мәдәни программа тәкъдим итәчәк 04.05.2023

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Арча районы мәдәни программа тәкъдим итәчәк

Иртәгә, 5 май көнне, 16:00 сәгатьтә  «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Арча районы үзенең мәдәни программасын тәкъдим итәчәк.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Арча муниципаль районы башкала кунакларын төбәкнең гореф-гадәтләре, һөнәрчеләре һәм иҗатчылары белән таныштырачак.

Чара кунакларын нәрсә көтә?

  • Район һөнәрчеләре остаханәләре:

Кунаклар чыпта сугу, кәрҗин үрү, мунчала һәм комган ясау, читек чигүче осталар белән таныша һәм аларның эшләү алымнарын күзәтә алачаклар. 
Күргәзмәдә данлыклы «Пошалым чаналары» да була.

  • «Дөнья халыкларының букваристика һәм әлифба сәнгате музее» белән танышу.
  •  «Кырлай урманы» - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләрендәге геройлар белән танышырга мөмкин.
  •  Әдәби мәйдан - районның күренекле сәнгать әһелләре, иҗатчылар  белән танышу.
  • Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар узачак.

Татар халкына гына хас булган изү, алкалар, курчаклар ясау, буяу ярдәмендә милли бизәкләр төшерү.

  • Арча төбәгендә яшәүче халыкларның милли ризыклары.

18.00 сәгатьтә төп сәхнәдә районның милли колоритын, буыннар бәйләнешен чагылдырган үзешчән сәнгать осталары һәм иҗади коллективлары катнашында «Арча ягы-туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без!» концерт-тамашасы көтелә.

Барлык теләүчеләр өчен керү бушлай!

Теркәлү: https://forms.yandex.ru/u/6447ccd173cee7000ea861af/

2023 елның 5 маенда 16:00-19:30

Белешмәләр өчен телефон: 8432938300

Үткәрү урыны: Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры

Чыганак: https://mincult.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2192592.htm


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение