События

Юныс Шәрәфиев Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр сафта кала 05.05.2023

Юныс Шәрәфиев Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр сафта кала

Республика халкы «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә әби-бабаларыбыз кылган батырлыклар хакында #МойГеройМояСемья хэштегы белән язмалар урнаштыра. Алар белән сайтыбызда таныштырып барабыз. Түбәндә Кайбыч районы редакциясе журналисты Ләйсән Саттарова язмасы. Курса Почмакта туып үсүче Ләйсән бүген гаиләсе белән Кайбычта гомер итә.

Миллионлаган Ватан сакчыларының берсе, чын солдат, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырынача сафта калган бабам ШӘРӘФИЕВ ЮНЫС ШӘРӘФИ улы 1918 елның 1 ноябрендә Арча районы Курса Почмак авылында туа. Сугышка 24 яшендә, 1942 елның май аенда китә. Башта Ленинград фронтының 338 нче укчылар полкына җибәрелә. 43, 855, 245 нче полкларда автоматчы-минометчы була. 1945-1946 елларда 19 нчы укчылар дивизиясенең 61 нче гвардия полкында сержант Шәрәфиев санитар инструктор булып хезмәт итә. 1946 елның мартында демобилизацияләнә.
Бабам "Ленинград оборонасы өчен", "Батырлык өчен", "Сугышчан казанышлары өчен" медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач өйләнеп, әбием Рәхимә белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның дүртенчесе - минем әтием Радис.
Бабам 1992 елда 74 яшендә вафат булды. Бөек Ватан сугышы каһарманнарының якты истәлеге, буыннардан күчеп, хәтер түрендә мәңге яшәсен!

Танылган җырчы Ришат Төхвәтуллин башкара торган "Моңаймагыз, шомыртларым!" җырының сүзләрен апам, бабамның кызы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова моннан 28 ел элек Юныс бабам истәлегенә язган. Бу җыр якыннары сугышта катнашкан бер генә кешене дә битараф калдырмыйдыр, мөгаен.

МОҢАЙМАГЫЗ, ШОМЫРТЛАРЫМ

Үткәннәрдән миңа синең төсең булып,
Истәлеккә калды бары моң гына.
Без утырткан шомырт, шомырт агачлары
Чайкалалар хәзер җилдә тын гына.

Моңаймагыз әле, минем шомыртларым,
Сыгылмагыз сыкрап салкын җилләрдә.
Күтәралмас ачы, ачы хәсрәтләрем
Сездән башка сөйлим, сөйлим кемнәргә?

Һәрчак язлар җиткәч, бер-берсенә сыенып,
Шау чәчәккә күмелә ап-ак шомыртлар.
Син янымда чакны миңа хәтерләтә
Үзәк өзгеч моңсу шушы вакытлар.

Күзләремдә инде күптән яшьләр кипте,
Тик җан гына сыкрап, сыкрап гел елый.
Минем яшем булып, җиргә, шыбырдашып,
Көзләр җиткәч, кипкән шомырт коела.

Сания Әхмәтҗанова

Мәгълүмат һәм фотолар Сания Әхмәтҗановадан алынды

Автор: Ләйсән Саттарова, Кайбыч районы


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iunys-sarafiev-boek-vatan-sugysynyn-basynnan-axyryna-kadar...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение