События

Арча үзәгендә тантаналы парад һәм бәйрәм митингы узды 09.05.2023

Арча үзәгендә тантаналы парад һәм бәйрәм митингы узды

Шәһәребездә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы булды

Мәктәп укучылары һәм бакча балалары катнашындагы вальс, әдәби-музыкаль мәйданчыклар, кыр кухнясы, мәктәп музейлары экспозицияләре парад башланганчы һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итте.

Хезмәт коллективлары, мәгариф оешмалары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылардан торган Бөек Җиңү парады узганнан соң, бәйрәм чарасының төп өлеше тантаналы митинг башланды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде һәм бәйрәм белән котлады.

Бәйрәм чарасында Татарстан республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимзянов да катнашты. Ул Арча районы халкына Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миннехановның котлау сүзләрен җиткерде. Үз исеменнән сугыш ветераннарына булган хөрмәтен һәм рәхмәт сүзләрен әйтте. “Илебез күге бүгенгедәй аяз булсын”, - диде ул.

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов та котлау сүзләренә кушылды. “Безнең халыкның иң якты бәйрәме белән котлыйм. Бөек Ватан сугышы иң авыр сынауларның берсе булган. Хөрмәтле ветераннар, сезнең батырлык һәм бүгенге аяз күк йөзе өчен сезгә мең рәхмәт”, - диде ул үз чыгышында.

1418 көн һәм төн барган дәһшәтле сугыш елларында яу кырында ятып калган батырлар бер минут тынлык белән искә алынды. “Дан” мемориалы һәм Геройлар аллеясында урнашкан һәйкәлләр каршына чәчәкләр һәм веноклар салынды.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-uzagenda-tantanaly-parad-ham-bairam-mitingy-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение