События

Арчада ат ярышы булды 12.05.2023

Арчада ат ярышы булды

Арчада 9 майда ат ярышлары булды. Көндезге сәгать 2дә башланып китте ул. Барысы ярышта Арча, Саба, Кукмара, Алексеевск районнарыннан 19 ат катнашты. Өч төркемгә бүленеп чаптылар. Башта 2 яшьлек атлар 1200 метрга чабышты, аннан стартка (1800 м) ярымчиста токымлылар басты. Ахырдан чиста токымлы атлар 1800 метр араны чабып үтте.

Ат чабышы бәйрәмен район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов ачып җибәрде.  Ренат Мансурович 2023 елның ат чабышы сезоны ачылуын игълан итте, атчыларга исәнлек-саулык, уңышлар теләде. Ярышларны Яңасала авыл җирлеге башлыгы, атчы Айрат Сафин алып барды.

Стартка 2 яшьлек 8 ат уйнаклап әзерләнә башлады. Яшьләр, ялтырап торалар, бер урында басып тора алмыйлар. Сөбханалла, бигрәк матурлар, дип җанатарлар тел шартлатты. Күрче ул Арчадан Салават Бикбаев атын, хәленнән килсә, күккә ыргылыр иде. Горур, үзен бик матур тота. Хуҗасы өйрәтә белгән! Арчадан Түбән Мәтәскә, Казанбаш, Балтач ягына чыгып китсәң, юлдан ерак түгел Салаватның атта йөргәнен, чапканын күрми калмыйсың. Чабышкы атны тай вакыттан әзерләргә кирәк шул! Яшь чабышкылар бер рәткә тезелә дә алмадылар (кая аларны тезәсең!), кузгалдылар! Яшь атлар, хуҗалары, җайдаклары белән таныштырып үтәбез. Менә алар: Пөшәңгәрдән Рафаэль Мәгъсумов атында (“Эшли” кушаматлы) Азат Сәләхов, Алексеевск районыннан Владимир Александров үз атында (“Фариха”), Айзат Сәләхов крестьян-фермер хуҗалыгы атында (“Лакки Гроу”) Искәндәр Вәисов, шушы ук хуҗалык атында (“Дейли Флай”) Сергей Изосимов, Иске Чүриледән Айнур Исмәгыйлев үз атында (“Милана”), Арчаның ветеринария берләшмәсеннән Илнар Шәяхмәтов (“Рубиана”), Кукмара районыннан Руслан Иванов атында (“Атланта”) Артур Иванов, Арчадан үз атында (“Страйкер Мун”) Салават Бикбаев 1200 метр араны бик тиз чабып үттеләр. Арчадан Салават Бикбаев аты беренче булып финиш бирде. “6 айлык тай вакыттан алып үстердек, – дип сөйләде ул. – Чечнядан алып кайттык. Англия токымлы ат. Төрле кирәкле, файдалы ризыклар ашатып, көн дә йөрергә алып чыгып үстердем. Ә бүгенге ярыш бик кирәкле ярыш. Тиздән сабантуйлары, атларны ярышларда чыныктыра башларга вакыт. 2 яшьлекләрне бигрәк тә күмәк ярышларга ияләштерергә кирәк. Аннан махсус шөгыльләнү өчен Казан ипподромына илтермен дип торам”.

Ярым чиста токымлылар сигез ат чапты. 3, 4, 5, 7 яшьлекләр. Тәҗрибәле чабышкылар матур чаптылар. Икесе Саба, Кукмараныкы иде. Финишка Көектән Вилдан Рәхмәтуллинның “Ягуза” кушаматлы атында улы Вилсур беренче килде! Афәрин! Аның артыннан Арчадан Рамил Рәхмәтуллин “Сай пи ал” кушаматлы атында икенче булып финиш бирде. Өченче булып шулай ук Көектән Вилдан Гарифуллин атында (“Иман”) Рафил Ибраһимов килде.

Ахырдан чиста токымлы биш ат ярышты. Айзат Сәләхов крестьян-фермер хуҗалыгы атлары яхшы нәтиҗә күрсәтте. 1нче, 2нче урыннар аларда! 3нче урынны ярышта катнашкан бердәнбер хатын-кыз – Мари Иленнән килгән Анна Макарова алды. Айзат Сәләхов хуҗалыгының 6 яшьлек атында (“Брейзин Зип”) финишка беренче килгән Сергей Изосимов: “Быел яңа елдан мин Айзат Сәләхов хутҗалыгында атлар белән эшлим, - дип сцйлщде. - Атларны яратам. Монда миңа бик ошый. Җитәкчелек әйбәт. Мин чабышкы атлар белән шөгыльләнәм. Бүген алар тугыз. Мин үзем Ставрополь ягыннан. Әти-әниләрем күптән бу якка күченеп кайткан. Ничектер мин балачакта атлар конюшниенә бер килдем дә, шуннан бирле атларга тартылам. Мәктәпне тәмамлаганнан соң атлар белән шөгыльләнә башладым һәм менә бүгенге көнгә кадәр. Мин бүгенге ярышка бик шат. Кирәкле ярыш. Дөрес, ике яшьлекләр бүген минем өметне акламады, куркалар, өркиләр, әмма бу төзәлмәслек кимчелек түгел, төзәлербез. Ә менә өлкәнрәкләр куандырды. Беренче урынны алганга сөендем. Тырышлык үзен аклады”. “Ярышта көчле көндәшләрегез бар идеме?”. “Ахыргы чиста токымлылар арасында бездән көчлерәк көндәшләр юк иде, дип беләм”. “Ә ике яшьлекләр арасында?”. “Көчлеләр һәрвакытта да бар алар. Тәҗрибәсез ике яшьлекләрдән теләсә нәрсә көтәргә була. Алар читкә чыгып китәргә дә, туктап калырга да мөмкиннәр. Менә шулай ярыша-ярыша остарасың”.

Реклама



Өченче урынны алган Мари Иленнән килгән Анна Макарова 32 яшьтә. Авыл җирендә яши. Үзе атлар тота. “11 яшьтән ат спорты белән шөгыльләнәм”, – диде. Арчага ат ярышына килергә ярата.

Ярышка “Айзат Сәләхов” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Металл” шикәте (җитәкчесе Фәнис Гарәфиев) һәм “Буран” ширкәте (Илдар Йосыфҗанов) иганәчелек итте. Атлар тотучы Айзат Сәләховның әтисе “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Имамович: “Арча районы чабышкы атлар буенча башка районнарга караганда күпкә алда, – дип сөйләде. – Чөнки бездә ат яратучы, ат белән җенләнгән, ярыш, ат спорты дип җанатып йөргән егетләр күп. Алар: Арчадан Рамил Рәхмәтуллин, Салават Бикбаев, Көектән Вилдан Гарифуллин, Иске Иябаштан Илшат Шакирҗанов, Яңасаладан Айрат Сафин, Айваннан Исмәгыйль Яхин, Пөшәңгәрдән Рафаэль Мәгъсумов һ.б. Ә чабышкы атларны тоту, асрау җиңел түгел. Аның чыгымы гына да күпме! Сыйфатлы ашату һәм көн дә шөгыльләнү! Молодцы, егетләр! Аларны хупларга, кирәк вакытта ярдәм итәргә кирәк. Районда ат спорты федерациясен оештырырга, аның рәисен билгеләп, бер җаваплы кеше булса, яхшы булыр иде”.

Ахырдан җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Киләсе ярышларга кадәр!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-at-iarysy-buldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение