События

Печән өсте якынлаша 20.05.2023

Печән өсте якынлаша

Җәй дә матур килергә охшап тора, күпьеллык үләннәр, уҗымнар яшел хәтфә булып күтәрелеп килә

Язгы кыр эшләре төгәлләнүгә терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса. Гадәттә печән чабуга беренчеләрдән булып курсалар керешә. Бу  Сабантуйлар көннәренә туры килә, бәйрәм үтә дә китә, ә азык көн дә кирәк. Шуңа күрә иң витаминлы, иң сыйфатлы печән курсаларда була. Аны саклый торган менә дигән складлары да бар.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов “Казанка“ һәм “Курса МТСы“ ширкәтләрендә булды, азык әзерләү техника-сының әзерлеген карады һәм яхшы бәя бирде. Ике хуҗалыкта да техника яңарды, булганнарын кышкы айларда ук төзәтеп, көйләп куйдылар.
Министр урынбасары механизаторлар белән дә очрашып сөйләште, исән-имин эшләүләрен теләде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарә-сенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов әйтүенчә, хуҗалыклардагы терлек-ләрне ел буе ашату өчен 180 мең тонна сенаж, 170 мең тонна силос кирәк. Узган елгы 65 мең тонна сенаж, 78 мең тонна силос бар. “Бәхеткә, быел районда бозып чәчәрлек мәйданнар булмады“, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов.
Баш белгеч күпьеллык үләннәрне уру 10 июньнән соң башланыр, дип фараз итә. Аларны иң яхшы срокларда җыйнап алырга.

Ильяс Фәттахов

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/pecan-oste-iakynlasa


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение