События

“Чулпан” лагеренда “Бәхет” дигән өр-яңа бер дөнья ачылсын! 19.05.2023

“Чулпан” лагеренда “Бәхет” дигән өр-яңа бер дөнья ачылсын!

Татарстанда 2022 елда өч балалар лагере һәм өч яшүсмерләр клубын ныклап төзекләндерү эшләре башланды. Шуларның берсе – күрше Әтнә районындагы “Чулпан” лагере

Без күрше Әтнә районында “Чулпан” балалар лагере барын беләбез. Әмма соңгы елларда бу лагерь турында хәбәрләр ишетелми башлады. Җәй якынлаша. Ата-аналар балаларын җәйге лагерьларга ял итәргә җибәрү турында уйлана, эзләнә. 

Якындагы, күрше Әтнә районындагы “Чулпан” лагеры белән дә кызыксынучылар бар. Хөрмәтле ата-аналар, сезгә куанычлы хәбәр: “Чулпан” лагере быелгы җәйдә балаларны кабул итәчәк! Һәм тагын бер күңелле хәбәр: “Чулпан” лагерен “Арча МСО”сы оешмасы заманча итеп матурлап, ныклап төзекләндерә! Әти-әниләр бездән җавап көткәндә, Пионерия көне якынлашканда шундый кояшлы, матур көннәрдә “Чулпан” лагерена барып кайтмыйча ничек түзәсең! Ул бит әле безнеке дә, Әтнә Арча районына кергән чорда ачылган лагерь!


Көне дә көне! “Арча МСО”сы директоры Лилия Насыйбуллина белән юлга чыгып киттек. Ялт иткән кояш, бөтен дөнья яшеллеккә күмелгән. Тирә-юньгә сокланып, сөйләшә-сөйләшә барып җиткәне сизелмәде дә. Әтнә юлыннан уңга борылып, урман эченә кердек кенә – “Чулпан” лагерена килеп тә җиттек. Безне инде анда “Арча МСОсы”ның шушы төзелеш эшләре өчен җаваплы директоры Алмаз Рәхимов һәм “Чулпан” лагере җитәкчесе Руслан Сөнгатуллин көтеп тора иде. Андагы матурлык! Күккә ашкан биек нарат, юкә, усак агачлары... Берсеннән-берсе уздырып кош сайраулары, хуш ис – бертөрле җанга рәхәт мохит. Башка килгән беренче уй – малайларны монда ял итәргә җибәрергә кирәк икән. 

Капкасыннан ук заманча рух бөркелә

Тимер капкадагы  эмблемага күз төшми калмый, түгәрәк зәңгәр төстәге җир шарын Чулпан йолдызы балкытып тора. Биредә ял итәчәк балаларның да күңел дөньясын шушы йолдыздай “Чулпан” лагере балкытсын иде дигән теләктә калабыз.

Чулпан – ә каян килгән исем бу? “Чулпан” лагерена барганчы шактый эзләндем. Һәм Әтнә районының Дусым авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Арчада яшәүче Наил Сабиров истәлекләренә тап булдым. Үзе белән сөйләштем. Менә ниләр сөйләде РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ветеран Наил абый Сабиров: “Без, “Чулпан” балалар лагереның тарихын белүчеләр, азаеп барабыз. Бу лагерь урнашкан Каенсар урманында сугышка кадәр үк балалар лагере эшләгән. Сугыш башланган елны минем 1927 елгы олы апам Равилә шунда ял итә иде. “Әтинең сугыш башланган, Сабантуе да булмый, апаңны гына барып алып кайтам дип, ат белән лагерьга  китүе истә калган. Мин “Чулпан” колхозында рәис булып эшли башлагач, элеккеге лагерь бинасы районга Пионерлар йорты итеп күчереп салынды. Бүген “Чулпан” лагере урнашкан Каенсар урманы мин элек эшләгән “Чулпан” колхозы территориясендә урнашкан. 100 гектар җирне били. Хезмәт юлымны укытучы булып башлагангамы, укучылар турында  кайгырту күңелемә якын иде. “Чулпан” колхозында рәис булып эшләгәндә Каенсар урманында пионерлагерь булдыру теләге белән йөрдем. Ул вакытта ял йортлары, санаторийлар һәм пионерлагерьлар төзү белән проф-союз шөгыльләнде. Арча райкомының 2нче секретаре булып эшләгән Нурзадә  Әсхәдуллович Сибагатуллин белән “Чулпан” балалар лагере буласы аланлыкка чәй эчәргә төштек. Бу урында пионерлагерь булдырасым килә дигән фикеремне Нурзадә Әсхәдулловичка  әйттем. Ул бу идеяне хуплады, булышырга вәгъдә бирде. Мондый зур эш белән профсоюзларның өлкә советы шөгыльләнгәнлектән Казанга чакырдылар. Анда лагерь төзергә булышачакларын һәм чыгымнарның яртысын профсоюзлар, калган 50 процентын колхозлар күтәрәчәген аңлаттылар. Арча райкомының беренче секретаре Харис Зиннәтуллович Зәйнуллин белән фикерләшеп, рөхсәт алгач, Казанда “Чулпан” хуҗалыгы мөһерен сугып, килешү төзеп кайттым. 360 мең сумлык төзелеш – ул вакытта зур акчалар. Бу әле эшнең башы гына иде... 1977 ел башында урманда лагерь төзү өчен 5 гектар җир бүленде. Пионерлагерьга “Чулпан” колхозы исеме бирелде. “Колхоз исеме бик матур, лагерьга да шушы исемне бирергә кирәк”, – диделәр профсоюзлар өлкә советында. Һәм бу дөрес булды. Пионерлагерь 1978 елда эшли башлады. Ул 160 балага исәпләнгән иде. Ел саен 480-500 бала ял итте монда. Сусыз лагерь була алмый. Лагерь, җәй, балачак су коенулар белән күңелле! Симет елгасында кышка сүтеп ала торган плотина һәм лагерьга 500 метр гына ерак-лыкта тагын бер плотина төзеп файдалануга тапшырылды. Лагерьның даны еракларга таралды... СССР таркалу алдыннан Польша балалары да ял итте монда!” Наил абый хәзерге вакытта “Чулпан” лагеренда төзекләндерү эшләре барганына бик сөенә... Алар башлаган эшләр дәвам итә.

...Табигатенә, кошлар сайравына, хуш исенә соклана-соклана “Чулпан” лагереның капкасын ачып эчкә узабыз
Биредәге ныклап төзекләндерү өчен җаваплы оста Алмаз Рәхимовтан: “Төзекләндерү эшләрен кайчан башладыгыз? Лагерь нинди хәлдә иде?” – дип сорыйбыз. “У-уу! – дип башлады сүзен (аңлашыла!) Алмаз Рәхимов. – Эш узган елның февралендә башланды. Күп эшләнде. Һәр бинаны өр-яңадан төзекләндердек”. Яңартылган биналарны, каравылчы йортыннан башлап, рәттән карап киттек. Медицина пункты, мәдәният йорты, яшәү биналары (дүртәү), ашханә, ике заманча спорт мәйданчыгы – берсе фубол, икенчесе волейбол, баскетбол өчен, тренажерлар, атынгычлар, душ бүлмәләре, матур беседкалар, эскәмияләр, бина эчләрендә өр-яңа җиһазлар, уңайлы юыну урыннары, бәдрәфләр (алар бина эчендә дә, урамнарда да бар), асфальтланган, брусчатка җәелгән юллары һ.б... Төн куну, яшәү бүлмәләренә батареялар сузылган. Алар электр белән җылытыла. Җылылык – бу бик әһәмиятле. Җәйнең әллә нинди салкын көннәре була. Кыскасы, биналар эчтән дә, тыштан да тулысынча яңартылган. “Тиздән төзекләндерү эшләрен тәмамлыйбыз”, – ди Алмаз Рәхимов.
 

Лагерьда ял итәргә теләүчеләр күп
– Соңгы берничә елда лагерь эшләмәде. Коронавирус һ.б. ремонт белән бәйле сәбәпләр бар иде. Быелгы җәйдә “Чулпан” лагере эшен башлап җибәрәчәк, – дип сөйләде лагерь җитәкчесе Руслан Сөнгатуллин. – Өч смена кабул итәчәкбез. Һәр сменада беренче сыйныфтан 15 яшькә кадәрле 80 бала ял итәчәк. Беренче сменада – 7 көн, икенче һәм өченче сменаларда 18әр көн ял итәчәкләр”. “Ял итәргә теләк белдерүчеләр бармы?” “Безнең лагерьда ял итәргә теләүчеләр күп. Казаннан да шалтыраталар, Арчадан да, үзебезнең район кешеләре дә... Бу республика дәрәҗәсендәге лагерь. Арча педагогика көллияте һәм Казаннан студентлар кайтачак. Барысы 33 хезмәткәр эшләячәк. Шуның 9ы – вожатыйлар. Физик тәрбия, музыка белгечләре дә булачак. Балаларга ял итү өчен бөтен шартлар да бар. Куркынычсызлык чаралары да уйланылган. 12 видеокамера куелган. Территориядә лампочкалар балкып торачак. Профнастилдан коймалар эшләнгән. Каравылчылар берсе керү ишеге янында, икесе территориядә сакта торачак”.
Соңыннан “Арча МСОсы” җитәкчесе Зиннур Нуруллович Гарифуллин белән сөйләштек. “Заказчы “Татарстан Республикасының Главинвестрой” төзелеш идарәсе вәкилләре кайтып, безнең – заказны үтәүче подрядчикның  эшен даими карап торды. Шулай үзара киңәшләшеп, төзекләндерү эшләрен алып барабыз. “Чулпан” лагеренда без 100 млн. сумлык эш башкардык. Бик зур эш булды бу”, – дип сөйләде ул.
Балалар куанычына башкарылган эшләр. Бу лагерьны төзекләндерү белән янып йөргән Әтнә районы җитәкчелегенә, заказчыга, эшне башкаручы “Арча МСОсы” ширкәтенә рәхмәт. 3,6 гектар мәйданы булган “Чулпан” лагерена озак еллар, тарихыбызга тугры булып, балаларны куандырырга язсын! Җәен бу аланлыкта шатлыклы, бәхетле балалар авазлары тынып тормасын!
Язманы әзерләр алдыннан без “Арча хәбәрләре” газетасы сайты белән дә эшләп алдык. “Чулпан” лагере турында хәбәр язып элдек. Анда ял итүчеләр, эшләгән педагоглар комментарийлар-үз фикерләрен яздылар. Рәхмәт язмага битараф калмаучы сайтны укучыларыбызга. Сораштырулар да үткәрдек. Иң беренчеләрдән булып безгә якташыбыз, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова чыкты. 80нче елда без Шурабаштан Миләүшә Бәдретдинова белән “Чулпан” лагеренда вожатый булып эшләдек, – дип сөйләде ул. – Яшь, күңелле вакытлар. Хәзер Миләүшә Шәйхетдинова Печмәнтау авылында яши. Шулай ук шигырьләр яза. Без тәрбияләгән балалар хәзер инде дәү кешеләр...“. Мин Сания ханымнан “Чулпан” лагере турында язган шигырегез юкмы, дип сорагач, хикмәт, тиз арада шигырь дә язып бирде ул!


Румия Надршина,

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/culpan-lagerenda-baxet-digan-or-iana-ber-donia-acylsyn


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение