События

Бүген Татарстан пионериясенә 100 ел! 19.05.2023

Бүген Татарстан пионериясенә 100 ел!

19 май – Пионерия көне.

19 майда Татарстан пионериясенең бер гасырлык юбилее билгеләп үтелә. Бу көнне районыбызның өлкән яшьтәге кешеләре пионер яшьлекләрен искә төшерәләр. Ни генә дисәң дә, галстуклы еллар күңел түрләрендә үткәннәрнең якты хатирәсе булып саклана. Кызыл галстук, тантаналы ант, пионер җыеннары, походлар, дуслык учагы – пионер хәрәкәте ветераннары бүген боларның барысын да зур дулкынлану белән искә ала.

Әлеге уңайдан Арчада зур бәйрәм чарасы булды. Ул район Мәдәният йорты каршындагы Ленин һәйкәле янында тантаналы линейка белән башланып китте. Анда районыбыз мәктәпләрендә укучы балалар җыелды.

Линейкадан соң алар барабан тавышы астында строй белән стадионга юл алды. Аларны анда төрле станцияләрдә квестлар көтә иде. Район Укучылар сарае вожатыйлары алар өчен ишегалды уеннары оештырды, пионерия җарихы белән таныштырды, компас белән эшләргә өйрәтте,  төрле төрдәге учак ягу серләренә өйрәтте. Шулай ук укучылар учак янында җырлар җырлады. Кыр кухнясында сыйланганнан соң бәйрәм пионерия учагы янында тәмамланды.  


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bugen-tatarstan-pioneriiasena-100-el


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение