События

Шундый матур парлар иде... 22.05.2023

Шундый матур парлар иде...

Әле кайчан гына мин алар белән бакчаларындагы күз явын алырлык искиткеч матур тюльпаннарга сокланып карап утырган идем. “Ел саен бер мең тюльпан үстерәбез, шуларны мәктәпләргә таратабыз“, - дигән иде. Рәиф абый.

Шактый гына сөйләшеп утырдык, узган гомер юлларын искә алдылар. Күбрәк Рәиф абый сөйли, Руза апа аны тулыландыра бара, онытылган вакыйгаларны, исемнәрне искә төшерә. Ике табигать баласы, белемнәре буенча агрономнар яшәгән йортның бакчасында ниләр генә юк!  

Рәиф Әхмәтшин Тукай районының Теләнче Тамак, Руза апа Саба районының Олы Шыңар авылыннан. Алар икесе дә Казан авыл хуҗалыгы институтында укый. Рәиф “5“легә генә укый, һәр эштә башлап йөрүче. Руза да шундыйлардан. Стена газетасы да чыгаралар, рәссам да, бәйрәм колонналарын бизәүче дә алар. Институтны бетергәч 14 кешене Казахстанга юллыйлар. Икесе дә шулар арасында. Тау-таш аралары, гаять кырыс климат, җәен 40 градус эссе, яңгыр төшмәгән еллар да була, кышын салкын, җил, буран. Бергә дә түгел әле алар, ике ара 70 километр. Рәифне бераздан колхоз рәисе итеп сайлыйлар, 45 мең гектар җир.  Партоешма секретаре белән рәис төнге сменада тракторга утырып җир сөрә.

Менә шундый шартларда сынала ике яшь йөрәк арасындагы мәхәббәт. Элемтә тотарга телефоннар да юк. Өйләнешүләрен дә кызык итеп сөйләделәр. Кыз алырга машина белән барырга чыгалар, буранда юл бетеп кире кайтырга туры килә. Тракторлар белән икенче көнне кичкә генә барып җитәләр. Быел декабрьдә  бриллиант туйлары буласы иде...
Алар гомерләре буе әнә шулай бер-берсен тулыландырып яши. Бер-берсенә хөрмәт, күңел җылылыгы бөркелеп тора иде. Кешеләр өчен җан атып торалар иде. Элек бергә эшләгән кешеләрнең исем-фамилияләренә кадәр хәтерләрендә саклаганнар. Түрәләрнекен генә түгел, ә гади колхозчыларныкын да. Берсе исемен әйтүгә, икенчесе фамилиясен әйтеп куя.
 Алар суырткан балны да өчкә бүләләр иде. Бер өлеше туганнарга, бер өлеше өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә, бер өлеше үзләренә.
Язмыш аларны Арча якларына кайтара. Рәиф абый башта район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном булды, аннан иң зур Жданов исемендәге колхозны җитәкләде, Яңа Кишет  авыл Советы рәисе булып эшләде. Руза апа да җаваплы эшләр башкарды. 
Кызганыч, соңгы вакытта Руза апа авырды, 2 май  көнне якты дөньядан китеп тә барган. Ул безнең күңелләрдә шушы рәсемдәге кебек елмайган килеш сакланыр.
Рәиф абый яраткан кешесен югалтса да, аның янәшәсендә балалары, оныклары бар. Без аларның авыр кайгыларын уртаклашабыз.


Ильяс Фәттахов

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sundyi-matur-parlar-ide


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение