События

Александр Далматов «Кырык дүртнең май аенда» фильмының кайбер серләрен ачты 26.05.2023

Александр Далматов «Кырык дүртнең май аенда» фильмының кайбер серләрен ачты

Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча нәфис фильмда төп рольләрнең берсен 9 айлык Хәсән Биктаһиров башкара.

«Безнең фильмда Хәсән героиняның улы Ирек ролен башкара. Ул Камал театры актрисасы Гөлчәчәк Гайфетдинованың улы. Гөлчәчәк үзе Кәшифә ролен башкара», - диде фильмның режиссеры Александр Далматов.

Фильмда катнашучы иң өлкән яшьтәге актер Равил Шәрәфиев. Ул Матнур бабай ролен башкара. Бүген актер Әтнәдә мәктәп балалары белән төшкән.

Фильмда танылган артистлар Зөлфирә Зарипова, Дания Нуруллина, Зөлфирә Зарипова, Муса Камалов һәм башкалар катнаша. Хәмдия ролен Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова башкара. Актрисага нәфис фильмда төшү өчен май аенда ук бил тиңетен су аша чыгарга туры килгән.

Фильм татар тамашачысы өчен яңа актер ачарга мөмкин. Актерларның берсе – Казанның «Сдвиг» камера театры артисты Сәйдәш Шәрәпов – балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың улы.

Режиссер әйтүенчә, фильмның 70 проценты төшерелгән.

«Кырык дүртнең май аенда» фильмы март аенда төшерелә башлады. Фильм Әтнә, Арча районнарында төшерелә. Район хакимиятләре төшерү эшендә зур ярдәм күрсәтә. Фильм татар телендә.

Фильмның кастингында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның хатыны Руфинә ханым да катнашты.

  • Фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясе, «Татнефть» компаниясе гранты хисабына Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – К.Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов.
  • «Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына багышлана.
Рузилә Мөхәммәтова

Фоторәсемнәрне фильмның режиссеры Александр Далматов тәкъдим итте

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/aleksandr-dalmatov-kyryk-durtnen-mai-aenda-filmynyn-kaiber-serlaren-...



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение