События

Сөрде авылында беренче тапкыр дини сабантуй узды 03.06.2023

Сөрде авылында беренче тапкыр дини сабантуй узды

1 июнь Балаларны яклау көне уңаеннан, "балаларга бер көнлек лагерь үткәрәсем килә иде әле " дип мөрәҗәгать итте Суфия ханым Сабирова. Уйламаганда авыл өчен дә, кайткан кунаклар, балалар өчендә зур бәйрәм булды ул көн. 
Бәйрәм балаларның беренче ял көннәре, җәйнең беренче көне белән котлау белән башланып китте. Аннан без мәдәният хезмәткәрләре балаларга яңа торле кызыклы уеннар уйнаттык. Сабантуй рухы булсын дип элекеге бабаларыбыздан килгән уеннарныда онытмадык: чүлмәк вату, капчыкта сикерү, кашык бн су ташу... 

Бәйрәмнең икенче өлеше мәчеттә дәвам итте, анда балалар абыстайга узләренен дога уку буенча осталыкларын күрсәтеп көч сынаштылар. 
Ахырдан көч сынашып, төрле уеннарда катнашып арып талган балалар, авылыбыз апалары ярдәмендә әзерләнгән жылы ризык белән сыйландылар. 

Монын кадәр бәйрәмне балаларга буләк иткән иганәчеләребезгә рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Рәхмәт! 

Сөрде мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе
Ибрагимова Алсу.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sorde-avylynda-berence-tapkyr-dini-sabantui-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение