События

Сугыш ветеранына күрсәткән кадер-хөрмәт 02.06.2023

Сугыш ветеранына күрсәткән кадер-хөрмәт

Безнең халык - рәхмәтле халык. Фото гаилә архивыннан.

Иске Йорт авылында яшәүче кадерле әтиебез Равил Шәяхмәт улы Фазлыев Җиңү бәйрәменнән соң авырып китте. Әти безнең сугыш ветераны. Төнлә ашыгыч ярдәм бригадасы чакырттык. Рәхмәт төшкерләре, бик тиз килеп җиттеләр. Беренче ярдәмне күрсәттеләр һәм район хастаханәсенә алып китәргә тәкъдим иттеләр. Әмма әтиебез риза булмады. Икенче көнне табиб Ринат Хәстиев белән сөйләштек. Ул, шул ук көнне килеп, әтине карады. Һәм район хастаханәсенә дәваланырга барырга кирәклеген әйтте. Ринат Мирбатович баш табибның поликлиника буенча урынбасары Азат Вафин белән сөйләшеп, әтине район хастаханәсенә салырга булдылар. Әтине хастаханәдә сугыш ветераннары бүлмәсенә урнаштырдылар, дәвалаучы табибы - Ринат Мирбатович булды. Без медицина хезмәткәрләре эшеннән бик канәгать калдык.

Бөтен гаиләбез исеменнән Ринат Хәстиевка, Азат Вафинга, терапия бүлеге мөдире Рөстәм Әхмәдуллинга, хирургия бүлеге мөдире Фәнис Фәгаловичка, шәфкать туташларына, участок шәфкать туташы Луиза Ханәфиевага, ашыгыч ярдәм бригадасына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әтиебезгә һәрдаим медицина ярдәме күрсәтеп торган табиб Лилия Фәйзрахмановага шулай ук олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә үзләренә, гаиләләренә тынычлык, сәламәтлек бирсен, гөрләп яшәргә һәм исән-сау эшләргә язсын.

Гаиләбез исеменнән кызы Рузалия  Шәяхмәтова.

Арча – Иске Йорт



Фотода 2022 елның маенда район башлыгы Илшат Нуриевның, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның, яшь армиячеләрнең ветеранны Җиңү көне белән котлау мизгелләре тасвирланган.

Ул вакытта Равил абый башыннан кичкәннәрне сөйләде. Җиденче классны тәмамлауга бригадир итеп куялар аны. 17 яше тулуга 1943 елда фронтка алалар.  Суслонгер лагере аша үтәргә дә туры килә. 1944 елның маенда вагоннарга төяп Харьковка озаталар. Украинада бандеровчыларга каршы көрәшәләр. Вакыты белән көчле бәрелешләр булып ала. 1950 ел азагында туган авылына кайта, яңадан бригадир итеп куялар. Аннан соң зоотехник, партия оешмасы секретаре була.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sugys-veteranyna-kursatkan-kader-xormat


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение