События

Арча муниципаль районы Сабан туе программасы 07.06.2023

Арча муниципаль районы Сабан туе программасы

Арча шәһәре, үзәк стадион

Кунакларны каршы алу
Милли йортларда фольклор күренешләр 
Пролог «Милләтебез күрке - Сабантуй»

10.00 – 11.00 Бәйрәмне ачу
Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев һәм мөхтәрәм кунаклар чыгышы 
Сабан туе әләмен күтәрү
Кыр батырларын бүләкләү 
Бизәлгән җигүле атларны мәйданга кертү

11.00 – 16.00 Бәйрәм концерты (үзәк сәхнә)  
Татарстанның атказанган артистлары:
-    Илсаф
-    Алсу Хәбибуллина
Халыкара конкурслар лауреатлары:
-    Энҗе Шәймурзина
-    Алинә-Азат Кәримовлар
-    Зәринә Хәсәншина
Татар эстрадасы җырчылары:
-    Руслан Кираметдинов
-    Инсаф Мәрданов

11.00 – 15.00 Массакүләм спорт чаралары. Баш хөкемдар – Хәбиров А.Ф.
- милли көрәш: балалар (3 нче сыйныфта укучыларны кертеп), яшүсмерләр (32 кг га кадәр, 35 кг га кадәр, 40 кг га кадәр, 45 кг га кадәр, 50 кг га кадәр, 55 кг га кадәр, 60 кг га кадәр, 65 кг га кадәр, 70 кг га кадәр, 75 кг га кадәр, 75 кг нан югары), зурлар (65 кг га кадәр, 75 кг га кадәр, 85 кг га кадәр, 95 кг га кадәр, 95 кг нан югары), ветераннар арасында.
Баш хөкемдар – Гайнетдинов И.Р., баш сәркатип – Гәрәев Б.Р.

- кул көрәштерү: ирләр (70 кг га кадәр, 80 кг га кадәр, 80 кг нан югары), хатын-кызлар (60 кг га кадәр, 70 кг га кадәр, 70 кг нан югары)
Хөкемдарлар – Мөхәммәтшин Ф.Ф., Мөхәммәтшин М.Н.

- гер күтәрү: ирләр, хатын-кызлар, яшүсмерләр арасында
Хөкемдар – Мөхәмәдиев М.Ф.

- туры колгага менү
Хөкемдарлар – Нәбиуллин Р.Р., Фәйзрахманов Р.Ф.

- авыш колгага менү
Хөкемдарлар – Җәләев И.Н., Шакиров Р.Н. 

- озынлыкка сикерү: ирләр, хатын-кызлар арасында
Хөкемдарлар – Бакиров Б.К., Абдрахманов И.Ф.

- аркан тартышу: ирләр арасында (команда 3 кешедән тора)
Хөкемдар – Мөхәммәтсафин Р.С.

- таяк тартышу
Хөкемдарлар – Мәрданов Р.Р., Шакиров Б.Ф.

- көчлеләр сынашуы (экстрим): авыр таш күтәрү
Хөкемдарлар – Исмәгыйлев И.Р., Гыйззәтуллин Б.Н.

- волейбол: ирләр, хатын-кызлар арасында
Хөкемдарлар – Сафин Р.И., Гатауллин Н.Ш.

- мини-футбол: ирләр арасында
Хөкемдарлар – Мосунов И.А., Мифтахов И.Р.

- өстәл теннисы: ирләр, хатын-кызлар арасында
Хөкемдарлар – Маулина Г.Р., Шалагинов Е.И.

- бокс
Хөкемдарлар – Галиев М.Г., Галиева Г.М.

- теннис
Хөкемдарлар – Габдуллин В.В., Идиятуллин А.И.

- стритбол: ирләр, хатын-кызлар арасында
Хөкемдарлар – Вәгыйзов А.Р., Мөхәмәдиева А.И.

- шахмат ярышлары
Хөкемдар – Галиуллин С.В. 

- бочче 
Хөкемдар – Мифтахов А.А.

11.00 – 15.00 Халык уеннары
Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, күзләрне бәйләп бүләкләр кисеп алу, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, бүрәнәдә капчык белән “сугышу”, күзләрне бәйләп кадак кагу, озын аякта узышу, “торба аша” чыгу, сулы чиләктән алма алу, “чаңгыда йөрү”, ласт киеп йөгерү, коймак ашау, әтәч тоту, күзләрне бәйләп капчык сугышы, катыктан акча эзләү һ.б.уеннар. 

9.30 – 14.00 Бәйрәм концерты (кече сәхнә)      
            9.30 – 12.00 сәнгать мәктәбе укучылары чыгышы
           12.00 – 14.00 үзешчән, профессиональ сәнгать осталары чыгышы

13.00 – 14.00 Ат чабышы  
Эш атлары, ярымчиста һәм чиста чабыш, җигүле атлар арасында.

10.30-15.00 Экстрим парк
-    Скейтбординг ярышлары

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-municipal-raiony-saban-tue-programmasy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение