Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Бергә яшәүләре бик күңелле
Мәхәббәттә, үзара хөрмәт белән, бер-берсенә тугры булып, авылдашлары арасында ихтирам казанып, намуслы хезмәт итеп гомер итә бу гаиләләр.
Парлап яшәүләре бик күңелле
Авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләр арасыннан 18 гаиләне сайлап алганнар икән, димәк, алар мондый зурлауга лаек.
10 июль көнне район башлыгы Илшат Нуриев һәм аның хатыны Гөлнур ханым районның иң күркәм гаиләләрен тантаналы кабул итте.
– Ел да шушы көндә районның иң олпат, иң мөхтәрәм гаиләләрен билгеләп үтәбез, – дип башлады сүзен чараны ачып җибәргәндә Илшат Нуриев. – Районыбыз тарихи, зур, эшләребез мактаулы, күрсәткечләребез дә матур. Ә районыбыз тарихын нәкъ менә сезнең кебек тырыш, уңган, бер-берсен хөрмәт итеп яши, игелекле балалар үстерә торган гаиләләр яза. Бүген монда чакырылган гаиләләрнең һәрберсе бер-берсенә лаек. Хезмәттә уңышларга ирешеп, матур балалар үстереп, оныклар тәрбиялисез. Шушы өстәлләр артында 58, 50 ел яшәгән гаиләләр дә бар. Тазалыкта, муллыкта, тигезлектә, шатлыкта яшәргә язсын барчагызга да.
Гомер буе авылда көнне төнгә ялгап эшләгән, тормыш алып барган, балалар үстергән әлеге гаиләләр өчен бу хөрмәтләү сүзләре алтыннарга да тиңсез. Аларны күрәләр, башкаларга үрнәк итеп куялар. Димәк, гомерләре заяга узмаган.
Кичә бик җанлы үтте. Монда алып баручы Алмаз Мирзаянов белән җырчы Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова, районыбыз сандугачы Расих Галимҗанов, виртуоз баянчы Вагыйз Әһлиуллинның да тырышлыгы зур булды. Җор телле алып баручы кунакларга күңелсезләнергә ирек бирмәде, җырлар кичәне бизәде.
Күлтәстән Фәнзия һәм Рафаэль Йосыповлар
Алар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды. Фәнзия белән Рафаэль Йосыповлар 1986 елның августында укытучылар конференциясендә таныша һәм озакка сузмый бер гаилә булып яши дә башлый. Алар икесе дә Урта Пошалым мәктәбендә эшли. Бүген уллары Алмаз гаиләсе белән, Рафаэльнең әнисе Мөгалимә ханымны кадер-хөрмәттә тотып, оныкларын тәрбияләргә ярдәм итеп матур, үрнәк гаилә булып яши Йосыповлар.
Гомумән, бу көнне бәйрәмгә килеп, түгәрәк өстәл артында бербөтен зур гаилә булып утырган һәр пар турында шундый матур сүзләр җиткереп була. Аларның һәрберсенең тормышы үзенчә бер язылмаган китап.
Арчадан 42 ел бергә гомер итүче Халидә һәм Рәкыйп Йосыповларны күпләр белә
Аеруча Халидә ханымны. Ишектән кергәндә үк бер ханым аңа минем сезне каядыр күргәнем бар, диде. “Бардыр. Мин хастаханәдә эшлим”, – диде ул ягымлы елмаеп. Сок-лангыч матур пар. Икесе дә чибәрләр. Халидә ханымның бервакытта да йөзеннән эчкерсез елмаю китми. Кырык ел Арча үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли ул. Ә ире Рәкыйп озак еллар Арча район дәүләт ветеринария берләшмәсен җитәкләде. Район халкы арасында бу гаилә лаеклы абруй һәм зур хөрмәт казана. Аларның хезмәткә мөнәсәбәте, кешеләргә игътибарлы карашлары күпләргә үрнәк булып тора. Ике ул үстергәннәр. Биш онык-лары бар.
Апаздан Фәридә һәм Фарух Котдусовлар гаиләсе дә хөрмәтле
Фарук хезмәтен “Ватан” хуҗалыгында механик булып башлый. Аннан баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелә. 2012 елдан ул Арча агросәнәгать һөнәр көллиятендә оста-инструктор. Фәридә ханым Апаз мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта. Хәзер лаеклы ялда. Ике кыз тәрбияләп үстергән Котдусовлар дүрт оныкларына куанып яши.
Кәче авыл җирлегеннән Гөлира һәм Фәтхрахман Даяновлар
Бу гаилә туганга 46 ел. Гаилә башлыгы мәктәптән соң ук фермага сыер савучы булып килә. Эшләү дәверендә югары бүләкләргә лаек була. Әле дә эшли ул. Механизатор. 51 еллык хезмәт стажы гына бар. Хатыны Гөлира ханым терлекче. Биш балаларына тугыз онык, өч оныкчык бар. Ул яктан да бай Даяновлар.
Наласадан Тәнзилә һәм Габделнәфыйк Фәттаховлар
Аларның бергә яши башлауларына 20 июльдә 50 ел була. Габделнәфыйк абый гомере буе җитәкче урыннарда эшли. Тәнзилә апа хисапчы була. Аларның бөтен хезмәт эшчәнлеге туган авылын һәм районын үстерүгә юнәлдерелгән. Хәзер шуны уллары дәвам итә. Габделнәфыйк абый умартачылык белән мавыга. Буш вакытларында шахмат уйный, ярышларда катнаша һәм урыннар ала. “Сигез оныгыбыз бар. Сөенеп яшибез. Бүгенге кичәгә чакырган өчен зур рәхмәт”, – диде Габделнәфыйк абый.
Яңа Кенәрдән Мәйсәрә һәм Габделфәт Сабировлар
Быел алтын туйларын билгеләп үткән. Габделфәт Сабиров Яңа Кенәрнеке. Мәктәп тәмамлаганнан алып лаеклы ялга чыкканчы электромонтер булып эшли. Бик күп мактаулы исемнәргә, дәрәҗәле бүләкләргә лаек була. Хатыны Мәйсәрә ханым Яңа Сәрдәдән. Сатучы да була, яследә дә эшли, тире дә эшкәртә. Ул да иреннән калышмаган, мактаулы исемнәр яулаган, грамоталарының чиге юк. Хәзер уллары һәм кызлары бүләк иткән дүрт оныклары алар өчен иң төп юаныч.
Быел гыйнвар аенда алтын туйларын билгеләп үткән тагын бер пар килгән иде очрашуга. Ул Яңа Кишет авыл җирлегеннән Нурсөя һәм Идгар Садыйковлар. Идгар 1968 елдан 2022 елга кадәр туган җирендә тракторчы булып эшли. Нурсөя ханым да читкә китми, озак еллар сыер сава. Районның иң яхшы сыер савучылары арасында да була. Аларның хәзер ныклы терәкләре – уллары Ильяр, Илфар, Илмар.
Чиканастан Халидә һәм Әмир Вафиннар
Алар турында сүз чыгуга, Халидә ханым күз алдына килеп басты. Чөнки аны аралашып беләм, шигырьләрен яратып укыйм, җырлавын ошатам. Бу көнне дә очрашуга килгәннәргә үзенең яраткан җырын бүләк итте.Ул һәрвакыт Әмир абый турында ихтирам белән сөйли. Алар арасында җылылык читләргә дә сизелә. Кырык ел бергә гомер итү дәверендә алар бер-берсе өчен ир белән хатын гына түгел, дус та, киңәшче дә, сердәшче дә. Әмир Вафин колхозда шофер, автомеханик, бригадир, завхоз, ферма мөдире булган. Ә Халидә ханым – укытучы. Тырыш хезмәтләре белән танылган алар авылдашлары арасында. Балаларын да шул рухта тәрбияләгәннәр.
Рания һәм Әнәс Газизовлар – Сеҗе авыл җирлегеннән
Икесе дә туган якларында калган, Ташкич егете белән Мөрәле кызы кушылып, гаилә корып җибәргән. Хуҗалык исеме алышынганга карап, эш урыннары шул килеш калган. Рания ханым “Ана даны” медале белән бүләкләнгән. Биш балалары, дүрт оныклары уңышларына сөенеп яши бу пар.
Урта Аты авыл җирлегеннән Чулпан һәм Ринат Хисмәтуллиннар
Биш балалы гаилә. Алар хезмәттә дә уңган, авылда мәдәни чараларда да актив катнаша. Ринат үзе гармунда уйный, кызлары җырлый.
Урта Курсадан Әлфинур һәм Марс Хәйруллиннар
Лаеклы ялга чыкканчы икесе дә колхозда, фермада эшли. Марс мәктәп тәмамлагач фермага көтүче булып эшкә килеп, ферма мөдире вазыйфасында 46 ел стаж белән пенсиягә китә. Әлфинур апа 38 ел сыер сава. Бүгенге көндә лаеклы ялда булуга карамастан, күп итеп мөгезле эре терлек асрыйлар. 10 баш савым сыерлары гына бар. Ун оныклары үсеп килә.
Утар Аты авыл җирлегеннән Фоадия һәм Әмин Әхмәдуллиннар
Гаилә законлы рәвештә 58 ел бергә. Әмма Фоадия апа башкача сөйли.
– Без яши башлаганга быел тулы 60 ел, – ди ул. – Туйлар үткәрдек, әмма малай тугач кына никахыбызны законлаштырдык. Авыл Советында язылышмагансыз икән, дигәч, язылышып төштек инде.
Гаилә башлыгы армия хезмәтеннән соң монтер һөнәрен үзләштерә. Тик бу һөнәр аның күңеленә ятмый. Субаш-Аты балалар йортында завхоз булып, ул таркалгач, комбайнда эшли. Фоадия ханым фермада сарыклар карый, мәктәп буфетында, клубта, кибеттә, 1971 елдан авылда чигү цехында эшли.
Иске Кырлай авыл җирлегеннән Сания һәм Фәнис Гыйззәтовлар
49 ел бергә гомер итә. Иске Чүриледән Люция һәм Илшат Газизҗановлар 40 ел иңне-иңгә куеп атлый. Ташкичү авыл җирлегеннән Рузалия һәм Раил Рәхмәтуллиннарның гаилә стажлары – 35, Яңасала авыл җирлегеннән Фәния һәм Илфат Рәхмиевларның – 41, Шушмабаштан Суфия һәм Вазыйх Нигъмәтҗановларның 40 ел. Мәхәббәттә, үзара хөрмәт белән, бер-берсенә тугры булып, авылдашлары арасында ихтирам казанып, намуслы хезмәт итеп гомер итә бу гаиләләр.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/berga-iasaulare-bik-kunelle