События
26.03.2025
Арчада ай дәвамында ифтар мәҗлесләре үтте
Рамазан ае ахырына якынлашты. Бу көннәр Арчаның “Үзәк” мәчетендә аеруча кысан график белән үтте, вакыйгаларга да бай булды.
Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге, шулай ук Коръәни Кәрим өйрәнү үзәгендә ифтар мәҗлесләре үткәрелде.
25.03.2025
«Кабак» рәсемнәр күргәзмәсендә
Арчаның "Казан арты" музеенда "Кабак" исемле рәсемнәр күргәзмәсе ачылу тантанасында катнашырга туры килде.
Рәссамнар - болытлы көндә дә кояш чыгара алучылар, кәефсезнең кәефен күтәрә белүчеләр. Иҗатлары белән галәмгә алып чыгалар, су төбенә алып төшә алалар, тауларга күтәрә беләләр.
25.03.2025
Ана күңелен айкап чыгарган очрашу
Күпербашта хәйрия концерты үткән. Моңа кадәр өйдән бик чыкмаган Фәридә апаны ул көнне аягы үзеннән үзе мәдәният йортына тарткан.
25.03.2025
Арчада “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этаплары узды
Һөнәри осталык чемпионатының төбәк этапларында Арча педагогия көллиятенең 18 студенты һәм көллиятнең гимназия сыйныфларында белем алучы 10 укучысы, Арчаның 1нче, 2нче һәм 6нчы мәктәбенең дүрт укучысы катнашты.
24.03.2025
Бу сыерчык ояларын күрегез сез, хикмәт!
Лесхоз мәктәбендә күрдек без төрледән төрле матур сыерчык ояларын. Ул фантазия! Гадәти генә сыерчык оялары түгел алар!
23.03.2025
Арчалар ярышларда катнашып торалар һәм җиңәләр дә!
22 мартта "Батыр" спорткомплексында 2010 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында "Зилант" спорт клубы Кубогына көрәш буенча ачык Теләче районы беренчелеге узды.
22.03.2025
Кайсы балалар бакчасы беренче!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) спорт ярышларын оештырып тора. Бу юлы волейбол ярышлары балалар бакчаларында эшләүчеләр арасында үтте. Ярышлар Яңа Кенәр мәктәбендә эшләгән педагог, көчле волейболчылар әзерләгән Тәлгат Әхмәтов истәлегенә үткәрелде.
21.03.2025
Арча чаңгычылары шәп чаба!
Сарманда, махсус һөнәри уку йортлары арасында, чаңгы буенча финал ярышлары булды. Арча педагогика көллияте командасы зур өстенлек белән, барлык көндәшләрен дә узып, I урынны яуладылар. Шәхси зачетта Подкопаев Глеб - I урын, Хаматов Евгений – II урын, Сабирова Зилә - II урынны алдылар. Көллият данын шулай ук Трофимов Иван, Сәлахиев Ислам, Җиһаншин Айнур якладылар.
21.03.2025
Арчабыз горурлыгы
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры бинасында композитор Роза Мөхетдинованың “Тамырлар” кантатасы яңгырады.
2004 елда Сәлих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында тыңлаган идек инде аны. Һәм менә егерме елдан соң ул яңадан тамашачы игътибарына тәкъдим ителде.
17.03.2025
Арчада хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе үтте
Гүзәл затларыбыз өчен Арча муниципаль район башлыгы исеменнән ифтар мәҗлесе үтте. Мәҗелестә Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Алсу Фирдәүс кызы, шулай ук район мөгаллимәләре һәм җитәкчеләре катнашты. Аллаһ кабул итсен.
11.03.2025
Кышкар авылында Таһир-Зөһрәләр җыелды
Арча районында беренче тапкыр «Исемең матур, кемнәр куйган?» исемле бәйге оештырылды
Чараның идея авторы, клуб мөдире Ләйсән Шәфигуллина әлеге чараны оештыру белән бик күптәннән янып йөргәне турында әйтте. «Минем идеямны күтәреп алучы район мәдәният йорты хезмәткәрләренә, теләкләремне чынга ашырырга ярдәм итүче сәнгать җитәкчебез Илмира Зариповага, китапханәче Гөлнара Ибраһимовага, укытучы
10.03.2025
Өч буын – бер гаилә!
“Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов үз кешеләренең кадерен белә.
Хисап җыелышында бүләкләү өлеше үзе бер тамашага әверелә. Югары Курса авылында бер йортта өч буын булып яшәүче Хәбибуллиннар белән очрашуга чакыруы да әнә шул хөрмәтнең дәвамы иде: “Андый гаиләләр районда гына түгел, республикада да бармы икән!“ – диде ул.
09.03.2025
Арчада Гөлара Шәрипованың юбилеена багышланган очрашу узды
Арча үзәк китапханәсендә “Тормыш бит ул матур китап кебек, язучысы аның үзебез” дигән очрашу кичәсе булды.
Ул үзешчән шагыйрә, искиткеч матур әсәрләр авторы Гөлара Шәрипованың илле яшьлек юбилеена багышланды.
Гөлара турында мин беренче тапкыр сәхнәдән ишеттем һәм үзен дә күрдем. Буа дәүләт театры җитәкчесе Раил Садриев аның шигырен сөйләде һәм авторын сәхнәгә чакырды. Аннан соң инде күпме еллар үтте. Хәзер Гөлараның шигырьләрен бик күп кеше сөйли, көйгә сала, җырлый, танылган шагыйрәләр аның турында искиткеч матур сүзләр җиткерә. Бу юлы иҗат кичәсенә кайткан республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова Гөлара Шәрипованы “Арчаның асылташы” дип атады, аңа багышлап язган шигырен дә укыды.
08.03.2025
8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.
07.03.2025
Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне!
Бүген, 7 март көнне якташыбыз, халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне!
06.03.2025
Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә бүгенге көн геройлары белән очрашу булды
Мәктәп үзе үк Герой исемен йөртә. Арчаның тау башында туып-үскән Валентин Федорович Ежков шушы мәктәптә укыган. Бөек Ватан сугышында Донецк өлкәсендә Степановка авылы янында рота командиры Валентин Ежков немецларның өч һөҗүмен кире кайтарып, 12 танкны юкка чыгара. Һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Экраннан Геройның балачагыннан алып, сугыш көннәренә кадәр тулы бер фильм карадык.
05.03.2025
Арчада «Герой әтисе» күргәзмәсе эшли башлады
Арча мәдәният йортында “Герой әтисе” республика күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы булды.
Ул махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп, дәүләт бүләгенә лаек булган һәм яу кырында башын салган герой егетләребезгә, аларның әтиләренә багышлана.
04.03.2025
Арчада яшәүче тыл ветераннарына медальләр тапшырылды
Район башлыгы Илшат Нуриев 4 мартта Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераннары Әлфия Гыйбадуллинага, Әлфия Әкбировага, Анна Дзехка, Мәүҗүдә Галимҗановага “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел“ юбилей медальләрен тапшырды.
02.03.2025
Түбән Мәтәскәдә спортзал ачылды
“Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров гаҗәпләндерүдән туктамый. Районда гаилә фермасын беренче булып ул төзеде.
Әкрен генә сүнеп барган Казанбашка ул җан өрде, менә дигән машина-трактор паркы барлыкка килде. Заманча куәтле тракторлар, комбайннар, чәчү комплексы кайтты. Казанбашта сөтчелек комплексы сафка басты.
28.02.2025
Арчада якташ язучылар катнашында мәктәп укучылары белән очрашулар һәм пленар утырыш узды
26 февраль көнне Арча районына шушы җирлектә туып үсүче танылган иҗат сөючеләр җыелды.
Рифат Җамал, Риман Гыйлемханов, Гүзәл Әдхәм, Вакыйф Нуриев, Наилә Ахунова, Гәүһәр Хәсәнова, Гөлчирә Нәҗметдинова, Зиннур Тимергалиев –иҗатның төрле өлкәләрендә хезмәт куючы хөрмәтле якташларыбыз. Яңа Кенәр, Казанбаш, Сеҗе, Утар-Аты, Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылары һәм укытучылары әлеге шәхесләр белән күрешү бәхетенә иреште.
28.02.2025
Безнекеләр беренче! Котлыйбыз!
26-27 февраль көннәрендә Мамадыш районы, Түбән Ушмы авылында 2009-2010 елгы егетләр арасында «Ялкын» журналы призына Р. Мөхәммәтшин истәлегенә үткәрелгән көрәш буенча ТР беренчелеге ярышлары тәмам. Ике көн келәмдә кызган бил алышу җиңүчеләрен тәкъдим итәбез. КОМАНДА ҖИҢҮЛӘРЕ: 1 урын – Арча (338) 2 урын – Яр Чаллы (330) 3 урын – Саба (319)
27.02.2025
“Безнең геройлар” дигән күргәзмә ачылды
“Казан арты” тарих-этнография музеенда “Безнең геройлар” дип аталган күргәзмә ачылды.
Ул Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова инициативасы буенча музей хезмәткәрләре, ветераннар советы ярдәме белән оешты.
26.02.2025
Арчада “Дус сыйныф серләре” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Гыйнвар аенда әти-әниләр комитетлары арасында “Дус сыйныф серләре” республика бәйгесенең муниципаль этабы узуы турында без инде хәбәр иткән идек. Әти-әниләрнең, балаларның, сыйныф җитәкчесенең бердәм эшчәнлеген күрсәтүгә юнәлдерелгән бәйгедә быел райондагы 33 мәктәп командасы катнашкан иде.
25.02.2025
Арчада «Три татарина» белән очрашу узды
Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Без булдырган дөнья" исемле арт-очрашу оештырды. Анда Арчаның 6 нчы урта мәктәбе, Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицей укучылары чакырылган иде. Бу чара сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле "Три татарина" остаханәсен булдырган егетләр катнашында узды. Алар үзләренең тырышлыклары һәм иҗади алымнары белән фанерадан эшләнгән эшләнмәләр күргәзмәсен алып килгәннәр иде.
24.02.2025
Быелгы кубок «Хәсәншәех» командасында
Район башлыгы призына үткән хоккей турнирында «Хәсәншәех» командасы җиңү яулады.
Традицион турнир быел ике этапта узды. 1-2 февральдә үткәнендә 8 команда: "Хәсәншәех ", "Тигры", "Пөшәңгәр", ""Торнадо", "Субаш Аты", "Яңа Кенәр", "Арча" һәм "Северный" командалары катнашкан иде. Алар үзара турнирның икенче этабына чыгу өчен көрәште.
22.02.2025
Арчада “Сафта” хәрби-спорт уеннары бара
Бүген Арча Укучылар Сараена районыбызның 25 мәктәбе командасы “Сафта” хәрби-спорт уеннарына җыелды. Бу 100 катнашучы дигән сүз. Алар дүрт юнәлештә үз көчләрен сынап карады: квадрокоптер белән идарә итә, электрон мылтыктан ата, автоматны сүтеп җыя һәм Ватан тарихы буенча белемнәрне тикшерә.
21.02.2025
“Мин Арча баласы” проектының алтынчы сезоны старт алды
“Мин Арча баласы” проектының алтынчы сезонына старт бирелде. Бүгенге көндә Арчаның истәлекле урыннары, авыллары тарихына багышланган 89 видеоролик әзерләнде. Видеороликларның 63е авыллар тарихына багышланган.
18.02.2025
Арчадан Рәмзия Гарифуллина һәм Гөлфинур Зәйнакова «Җәлил укулары» бәйгесендә җиңү яулады
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты узды.
16.02.2025
Аерылышабыз, хуш инде!
Айван мәдәният йортында матур спектакль булды.
Айван мәдәният йортында үзешчәннәребез, Арчаның "Җидегән чишмә" халык театры артистлары көче белән берлектә куелган Т. Миннуллинның "Аерылабыз, хуш инде!" дип исемләнгән спектакль премьерасы куелды.
11.02.2025
Якташыбыз Сафин Ленар Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 11 февраль көнне, Сафин Ленар Ринат улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр һәм бәхетле озын гомер кичерүегезне тели. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын!
11.02.2025
Арчада «Чаңгы юлы - 2025» массакүләм спорт чарасы булды
Ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Матур бер чаңгы ярышы булды ул. “Арча” спорт мәктәбе чаңгычылары республика ярышларында, турнирларында катнашалар, үзләренең осталыкларын арттыралар, разряд нормативларын үтиләр.
10.02.2025
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: «Егетләр район халкына сәлам әйтеп, рәхмәтләрен тапшыруны сорадылар»
Район башлыгы Илшат Нуриев махсус хәрби операция барган зонада сугышчан бурычларын үтәүче якташларыбыз янына дүртенче тапкыр барып кайтты.
Бу баруыбыз башкаларыннан күпкә аерыла иде, – диде район башлыгы. – Билгеле булганча, 2025 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан “Ватанны саклаучылар елы“ дип игълан ителде.
08.02.2025
Зөлфия Фәтхуллинаның иҗат кичәсе
Зөлфия ханым гомерен сәнгатькә багышлый. Ул Иске Ашыт мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Сәхнә тормышына 50 ел булган. Иҗат кичәсен бик матур итеп билгеләп үттеләр. Татарстанның халык җырчысы Фердинанд Фәтхи: "Зөлфия ханым тормышыш сәхнәдән башка күз алдына китерә алмый. Сәнгатьне яратты", - ди. Иҗатташ дуслары, гаиләсе, авылдашлары Зөлфия ханымга исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм сәхнә уңышлары тели
08.02.2025
Апаз авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җыены узды
6 февральдә Апаз авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җыены булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район прокуроры Ринат Кәримов, ветеринария, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре вәкилләре катнашты.
Җыелышта Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов, “Ватан“ ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов, баш белгечләр җисап тотты.
07.02.2025
Арча районында Мәрҗани укулары үтте
Анда Әтнә, Арча, Биектау, Кукмара, Теләче, Балтач, Саба районы, Казан, Яр Чаллы шәһәре мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты.
06.02.2025
Райондашыбыз Алия Абдрәшитова төп рольдә уйнаган «Җылак» фильмы «Ника» премиясенә дәгъва итә
«Иң яхшы фильм» номинациясендә барлыгы 67 фильм тәкъдим ителгән. «Җылак» фильмы шулар арасында.
Алмаз Нургалиевның «Җылак» фильмы һәм аның артистлары «Ника» Россия кинематография премиясенә дәгъва итүчеләр исемлегенә кергән. Фестиваль сайтында 2024 ел өчен премияләр лонг-бите чыккан, дип яза Татар-информ
05.02.2025
Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Талантлар териториясе»ннән җиңү белән кайтты
2 февраль көнне Казан шәһәренең «Залесный» мәдәни үзәгендә Идел буе «Талантлар териториясе» заманча композиторлары музыкасының II Төбәкара бәйгесе узды.
04.02.2025
Балалар арасында көрәш буенча Татарстан беренчелегеннән арчалар җиңү белән кайтты
31 январь-2 февраль көннәрендә Казанның «Тулпар» спорткомплексында «Сабантуй» журналы призына балалар арасында Татарстан беренчелеге узды. Арча районы көрәшчеләре дә яхшы нәтиҗәләр белән кайтты әлеге ярыштан.
03.02.2025
«Әтиегезне саклагыз!»
Оныгыбыз Алмаздан балалар бакчасына беренче көн барып кайтканнан соң: “Алмаз ничек, еламадыңмы?“ – дип сораган идем. Ул шунда ук “юк“ дип җавап бирде. Бераз торгач: “Эчтән генә еладым“, – дип куйды.
Бу юлларны мин дә эчтән генә елап язам, күңел нечкәреп киткән урыннар булса, гаеп итмәссез.
02.02.2025
Яңасала кая бара?
29 гыйнварда Яңасалага хисап җыелышына киттек. Юлдашларыма бу яклар белән бәйле кайбер истәлекләрне сөйләп бардым.
01.02.2025
Коръәни Кәрим өйрәнү үзәгенең ишеге һәркем өчен һәрвакыт ачык
2025 ел районда матур вакыйга белән башланып китте – Арчаның “Үзәк” мәчете янында Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге ачылды.
Ул көнне тантаналы чара үтте, кунаклар да күп кайтты, үзәк белән танышканнан соң, бар да аңа югары бәя бирде.
31.01.2025
Арча үзәгеннән тугыз машинадан торган колонна озатылды
26 гыйнварда район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендәге гуманитар колоннаны ерак юлга озатып калдык
Арчада Ватанны саклаучылар елы әнә шулай зур, тирән мәгънәгә ия булган, патриотик рухтагы чара белән башланып китте.
30.01.2025
«Аллегро» Гран Прина лаек булды
Арча район Мәдәният йортының "Аллегро" бию коллективлары (җит: Аида Ондрина) "Открытые мечты" бәйге-фестивалендә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
Аллегро"ның 4нче төркеме 1 дәрәҗә лауреат исемен яулады.
3нче төркеме1 дәрәҗә лауреат һәм Гран-Прига лаек булды.
29.01.2025
Арча ветераннары заман белән бергә атлыйлар
Район ветераннары Ватанны саклаучылар елын үзенчәлекле башлап җибәрде.
Бер төркем ветераннар Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе-балалар бакчасындагы, Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлегендәге музейлар, нык-лап төзекләндерелгәннән соң ачылган китапханә белән танышты.
28.01.2025
Арча педагогика көллиятенең спорттагы уңышлары
Мамадышта махсус һөнәри уку йортлары арасында көрәш ярышлары узды. Арча педагогия көллияте студентлары зур осталык күрсәтеп, 2 призлы урынны яуладылар. Шәхси беренчелектә: 70 кг авырлыкта Райнур Фәйзрахманов – 1нче урын, 100 кг нан югары Булат Шакиров – 1нче урын, 60 кг- Денис Филиппов - 2 нче урын, 90 кг – Динияр Моратов – 1нче урынны алды. Команданы тренер Фәнис Зарипов әзерләде. Котлыйбыз!
27.01.2025
Арчада чәчәкләр салдылар
27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан азат ителә.
26.01.2025
Бүген Арчада Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узды
Анда 6 районның (Арча, Апас, Балтач, Саба, Кукмара, Питрәч) ветераннар командалары көч сынашты.
Үзеннән соң якты эз калдырып арабыздан бик иртә киткән Фәнил Канәфиевичны дуслары шулай ел да хоккей уйнап искә ала. Быел ул ундүртенче тапкыр үткәрелде. Турнирнирны ачу тантансында район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов уенчыларга уңышлар теләде. Турнирны оештыручы "Металл" заводлар төркеме җитәкчесе, әтисенең эшен дәвам итүче Фәнис Гарәфиев командаларга рәхмәт белдерде.
25.01.2025
“Казан арты” музеенда рәссам Әбүзәр Габдрахмановның күргәзмәсе ачылды
Биредә аның сабакташы Атлас Әбүзәр улы, раоныбызның ветераннар советы әгъзаләре, музей, китапханә хезмәткәрләре, студентлар катнашты.
23 гыйнвар көнне “Казан арты” тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Чаллы шәһәрендә яшәүче рәссам Әбүзәр Габдрахмановның "Зәңгәр күк астында" исемле күргәзмәсе ачылды.
24.01.2025
Яңа Кенәрдә Тәлгать Әхмәтов истәлегенә волейбол ярышы узды
19 гыйнварда Яңа Кенәр урта мәктәбендә яшьләр арасында волейбол ярышлары узды. Спорт чарасы озак еллар әлеге мәктәптә эшләгән физкультура укытучысы Тәлгать Әхмәтов истәлегенә багышланган иде. Бөтен гомерен укучылар белән эшләүгә багышлаган райондашыбызның арабыздан китүенә апрель аенда бер ел була.
Әлеге шәхес белән бәйле хатирәләрне барлап, ярышларны авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин ачты.
– Авылыбызда гына түгел, районда, республикада бик зур хезмәт күрсәтеп, зур казанышлар яулап, спорт сөючеләр тәрбияләүче Тәлгать абый истәлегенә дип зур чарага җыелдык. Бүгенге ярышлар дуслык уены булсын. Яңа очрашуларга сәбәп булсын һәм Тәлгать абый рухына дога булып барып ирешсен иде, – диде ул.
23.01.2025
Укучылар һәм әти-әниләр изге эштә катнашты
Арчаның 6 нчы мәктәбенең 5 А сыйныфы укучылары һәм әти- әниләре игелекле эштә катнаштылар
Алар "СВОга ярдәм ит" акциясенә кушылдылар һәм 26 январьдә юлга кузгалачак гуманитар колоннага үз өлешләрен керттеләр.
22.01.2025
Әтиләре башлаган эшне дәвам итүчеләр
Соңгы елларда авылларыбызда мәчетләр салынып, һәр авылда диярлек азан тавышы яңгыравы, әлбәттә, сөенечле хәл. Мәчет авылның бизәге генә түгел, ә бәлки кешеләргә дини тәрбия бирү, аларны берләштерү, дөрес яшәү рәвешен аңлату, җиткерү урыны да булып тора. Аллаһ йорты булган шушы мәчетләргә килеп, кеше үзенә рухи азык, яшәү көче, әхлак тәрбиясе дә алып китә дип әйтер идем.
21.01.2025
Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Содружество талантов» бәйгесендә җиңү яулап кайтты
Ихлас күңелдән котлыйбыз! Яңадан яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз!
Казанда узган "Содружество талантов" Халыкара фестиваль-бәйгесеедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары актив катнашып Лауреат Дипломнарын яуладылар.
20.01.2025
Авыл халкы бик теләп махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә
Бүгенге көндә алар 26 гыйнварда китәсе гуманиатр колоннаны туплауга үз өлешләрен кертәләр.
26 нчы гыйнварда китәсе колоннага гуманитар ярдәм җыюга старт бирелгәч тә, Утар-Аты җирлеге халкы бюджет хезмәткәрләре бик теләп эшкә кереште. Балалар герой абыйларына горурлык хисе белән хатлар язып, рәсемнәр ясаса, әти-әниләре балалар бакчасына тәм-томнар җыйнады. Кушлавыч мәктәбе коллективы ир-егетләребезгә җибәрергә аш өчен яшелчә киптерсә, Утар-Аты мәктәбе коллективы токмач җәеп кисте.
19.01.2025
Арчада чаңгычылар ярышты
Арча стадионында районыбызның мәктәп укучылары, студентлары арасында чаңгы ярышлары булып узды.
Ярышта Арча районының 17 мәктәбеннән, Арча агросәнәгать көллиятеннән 101 укучы катнашты. Ярышлар каты барды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды.
18.01.2025
Арчадан гуманитар колонна кузгалачак
Арча районында Ватанны саклаучылар елы үзенчәлекле башлана. Аны ачу махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм колоннасын җибәрүдән гыйбарәт.
Колоннаны озату Арчада тантаналы төстә үтәчәк. Әмма гуманитар йөкне җибәрү өчен аны тупларга кирәк. Бу эшкә инде һәрберебез үз өлешен кертә ала. Алай гына да түгел, ярдәм күрсәтергә тиеш тә. Чөнки гуманитар колонна махсус хәрби операциядә катнашучылар сораган әйберләрне алып барача
17.01.2025
«Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе журналисты Ильяс Фәттаховка мактаулы исем бирелде
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Арча-информ» филиалы мөхәррире Фәттахов Ильяс Сәхәп улына Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
16.01.2025
Таэквон-дочылар Казаннан ярыштан кайттылар
Алар ярыштан медаль алмый кайтмый.
Тренер Газинур Борханов сөйли: "12-14 яшьлек яшүсмерләр арасында республика беренчелегеннән килделәр, анда республиканың бу яшьтәге 146 иң көчле спортчысы катнашты. Бездән 7 кеше катнашты. 2 бронза медаль алып кайттылар - Гаптелбаров Ранель һәм Прытков Аскар" Спортчыларга уңышлар телибез!"
15.01.2025
Арча укучылар сараенда «Журналистлыкка багышлау» квест-уены узды
Журналистика - ул һөнәр генә түгел, ул тарих сөйләү, бүгенгене өйрәнү, заман белән бергә атлау һәм чынбарлыкны чагылдыру сәнгате.
Арча укучылар сараенда "Журналистлыкка багышлау" квест-уены узды.
Катнашучылар, командаларга бүленеп, биш тукталышта журналист осталыгының төрле аспектларын үзләштерделәр.
14.01.2025
“Яшьлек”нең яшь артистлары уңышы
Арча педагогика көллиятенең “Яшьлек“ театр төркеме Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” музыкаль спектакле белән Татарстанга танылды.
Коллектив “Созвездие-Йолдызлык” театрында үткән Татарстан Республикасы “Премьера” студентлар һәм яшьләр театрлары ачык телевизион фестивалендә икенче урынга лаек булды.
13.01.2025
Арчадагы бу чишмәдән бер көндә 4 тонна су алалар
Арчаның Көнбатыш мәчете янындагы чишмәне ачу тантансы булды.
Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка бик күп мөхтәрәм кунаклар катнашты.
12.01.2025
Арча Үзәк мәчете янында Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге ачылды
Арчада Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан, күрше районнарның имам-мөхтәсибләре һ.б катнашты.
11.01.2025
Иң мөһиме – халык ышанычын яулау
“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте директоры Ленар Абдуллинның әлеге вазыйфага керешүенә 9 февральдә бер ел тула.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып матур гына эшләп йөргән җиреннән шактый кыен хәлдә калган хуҗалыкка китеп баруы гаҗәбрәк тә булган иде. Совет чорында андый алым җәза буларак кулланыла иде. Ә монда үз теләге белән...
10.01.2025
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
9 гыйнварда район башлыгы Илшат Нуриев авыл җирлекләре башлыклары, волонтерлар, җәмәгатьчелек, төрле хезмәтләр вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде.
Билгеле булганча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Безнең районда да шушы уңайдан күп чаралар планлаштырыла, 26 гыйнварда районда шушы елны ачуга старт биреләчәк.
09.01.2025
Арча кызлары - һөнәри осталык чемпионаты җиңүчеләре
Узган ел ахырында Санкт-Петербургта илнең һөнәри белем бирү өлкәсендәге иң зур вакыйгасы – “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионаты финалы узды. Биредә 900дән артык кеше үзара ярышты, финалга шуларның яртысы гына узды. Алар арасында Татарстан данын яклап, җиңү яулачы Арча кызлары Динә Сираҗиева һәм Алисә Йосыпова да бар.
08.01.2025
Арча стадионында Раштуа бәйрәменә багышланган мәдәни-күңел ачу чаралары узды
Христиан динендәгеләр бүген төнлә иң төп бәйрәмнәрнең берсен – Раштуаны каршы алды.
Районыбызда, традиция буенча, шәһәрнең үзәк стадионында бәйрәм чаралары оештырылды. Милли йортларда балалар осталык дәресләрендә катнашып, мультфильмнар караса, кече сәхнәдә мәдәни-күңел ачу программасы тәкъдим ителде.
07.01.2025
Арча укучылар сараенда өч яшькә кадәрге балалар ярышты
Гаилә елы узса да, гаилә белән төрле ярышлар уздыру традициясе дәвам итә.
6 гыйнвар көнне Арча укучылар сараенда «Гаилә белән яңа ел ярышлары һәм сабыйлар йөгерүе» дип аталган матур чара узды. Бу чараның үзенчәлеге – өч яшькә кадәрге балалы гаиләләр катнашу.
06.01.2025
Игелекле эш башкаралар
Сокланырлык кешеләр.
Ел ахыры ул нәтиҗәләр чыгара торган вакыт. Яңа ел алдыннан районның пенсия фонды бинасында актив пенсионерлар җыелды. Алар Россия пенсия берлегенең Арча бүлекчәсененең актив волонтерлары. Бүлекчә рәисе Руфия Баһаветдинова аларга игелекле хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
05.01.2025
Язмышлардан узмыш юк...
Игелекне эшләп торалар. Спектакльдән кергән акча СВОда хезмәт итүчеләргә ярдәмгә китәчәк.
Сәяра Фәттерахманова ис.Иске Ашыт мәдәният йортының Сәяра халык театры Иске Ашыт мәдәният йортында, Яңа Кенәр мәдәният йортында, Ашытбаш мәдәният йортында Гөлшат Мөхәммәтшинаның "Пар аккошлар" пьессасына нигезләнеп эшләнгән "Язмышлардан узмыш юк" дигән драмасын күрсәтте. Спектакльдәге вакыйга картлар йортында бара.
04.01.2025
Лесхоз мәктәбе укучысы Рөстәм Миңнеханов белән очрашты
Лесхоз мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Самирә Хәсәнова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булды.
Декабрь ахырында Казанда республика Яңа ел чыршысы узды. Анда Арча районыннан әтиләре махсус хәрби операциядә булган 95 бала катнашты.
03.01.2025
Арчада итекле хоккей уйнадылар
3 нче гыйнвар көнне Арча стадионында традицион "Итекле хоккей" ярышы булып узды.
Ярышны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.
02.01.2025
Сикертән мәктәбендә балалар мультфильм дөньясына сәяхәт итте
Арча районы Сикетән төп мәктәбе укучылары кышкы канкулларның һәр көнен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә. Бүген анда башлангыч сыйныф укучылары мультфильм дөньясына сәяхәт иткән. Мультфильм сериаллары укучыларның күңеленә хуш килгән.
01.01.2025
Яңа ел - иң матур бәйрәмнәрнең берсе
Халисә Сәгьдиева хәбәр итә.
Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә гөрләп чыршы бәйрәме узды
Яңа ел - елның иң матур һәм көтелгән бәйрәме. Безнең мәктәп укучылары да бу бәйрәмне шатланып көтеп алалар һәм бик матур итеп уздыралар.
31.12.2024
Арча стадионында Яңа елны каршы алу бәйрәме бара
Күңелле! Бәйрәмне Данис Гайфуллин алып бара. Үзешчәннәр җырлап тора. Халык рәхәтләнеп күңел ача. Үзешчәннәр Расих Галимҗанов, Ильмира Заһидуллина, Илназ Әскәров, Светлана Һаҗиева, "Веста" ансамбле һ.б. җырлап, матур ял бүләк иттеләр. Рәхмәт. Яңа ел белән! Ил-көннәребез тыныч, үзебез исән-сау булыйк!
27.12.2024
Кыш бабай белән Кар кызы фермага Яңа ел белән котларга килделәр
«Ак Барс» агрокомплексы» (җитәкчесе Ленар Абдуллин) фермаларында бәйрәм рухы.
Кыш бабай белән Кар кызының эш урынына килеп котлаулары күңелле хәл. Бүләкләр белән! Исән-сау булыйк! Яңа ел белән!
26.12.2024
Район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм узды
Арчада район башлыгының чыршы бәйрәмнәре башланып китте.
Район мәдәният йорты, укучылар сарае, һәм мәрхәмәтлек үзәге хезмәткәрләре сәламлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга бәйрәм бүләк иттеләр. 200дән артык бала яңа елның тәмле бүләкләрен алып, онытылмаслык тәэсирләр белән кайтып китте.
24.12.2024
Шушмабаш, Носы, Шекә якларында
Район иҗтимагый советының күчмә утырышы Шушмабаш авыл җирлегендә булды. Иң башта Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов “Северный” хуҗалыгы өчен мегафермалар төзү участогына алып килде. Төзелеш быелның октябрендә башланган. “Төзелеш өч елга планлаштырыла, - дип сөйләде төзелеш мастеры Фәнил Вәлиев.
23.12.2024
Сабырлыкның төбе – сары алтын
Сеҗе авылында 50 ел бергә гомер иткән Раушан һәм Флорит Рәхимуллиннар белән кайчан танышыр идек әле, Арча ЗАГСы кунакка чакырмаса!
22.12.2024
Арча мәдәният йортында күп балалы гаиләләрне бүләкләделәр
Гаилә елы ахырына якынлашу уңаеннан районда тантаналы концерт-тамаша узды
19 декабрьдә район мәдәният йортында узып баручы елга багышланган йомгаклау концерты булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина да катнашты.
21.12.2024
Түбән Мәтәскә укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары белән очрашты
Укучыларны һәм яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, 2024 нче елның 23 нче ноябрь һәм 14 нче декабрь көннәрендә Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы, вакытлыча ялга кайткан авылдашларыбыз, шушы мәктәпне укып тәмамлаган патриот ир-егетләребез- Саттаров Равил Гаптелхәй улы, Минһаҗев Рәзил Гадил улы, Гыйльметдинов Динар Азат улы белән бик җылы очрашу булып узды.
18.12.2024
Арчаның балалар бакчасында шагыйрә белән очрашу узды
Шәһәребезнең 8нче балалар бакчасы малай-кызлары Дилә Абдуллина шигырьләрен башкарды
Арча «Каенкай» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шагыйрә, китапханә каршында эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкчесе Дилә Абдуллина белән очрашты.
17.12.2024
Ильяс Фәттаховның китабын Арча район китапханәсеннән алып укырга мөмкин
Шушы көннәрдә «Арча хәбәрләре» газетасы журналисты Ильяс Фәттаховның «Журналист язмалары» дигән китабы дөнья күрде.
Китапта авторның район газетасында «Журналист блокнотыннан» дигән рубрика астында басылган язмалары тупланган. Алар барысы да булган хәлләр турында һәм шуның белән кызыклы да.
16.12.2024
Илнур Яруллин: «Куанып каршы алалар, чөнки без аларга туган як җылысын, туган як күчтәнәчләрен алып киләбез»
Райондашыбыз Илнур Яруллин Арча районында гына түгел, республикада күпләргә билгеле шәхес.
Якыннары махсус операциядәгеләр өчен ул аеруча якын кеше. Балаларына, ирләренә күчтәнәчләр илтеп тапшыра, алардан хәбәрләр алып кайта.
2022 елдан ай саен махсус хәрби операция булган җирләргә бара ул. “Башта бер генә машина белән йөри идем, Бер хуҗалык җитәкчесе яңа “ГАЗель“ алып бирде, рәхмәт. Машинаның ныклыгы бик кирәк, чөнки барган саен 6 меңәр чакрым йөреп кайтабыз, ә юлның бик начар җирләре дә бар”, – ди ул
15.12.2024
Арча районы энциклопедиясе булачак
Татарстан Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының 30 еллыгы уңаеннан Арчага фән эшлеклеләре кайтты
“Муниципаль энциклопедияләр: методологик якын килүләр” дигән фәнни семинар булды ул. Семинарда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Кызыклы һәм файдалы мәгълүматларны, киңәш-күрсәтмәләрне авыл җирлекләре башлыклары, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр һ.б. тыңлады.
14.12.2024
Арча Загсында юбилярларны бриллиант һәм алтын туйлары белән котладылар
Кыснадан 60 ел бергә яшәгән Равия һәм Рифат Галимуллинарны һәм Сеҗедән 50 ел бергә яшәгән Раушан һзм Флорит Рәхимуллиннарны котладылар. Балалары, оныклары, Ташкичү ааыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина юбилярларны матур итеп котладылар. Тантананы Загсның баш белгече Гөлназ Маркелова алып барды. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
13.12.2024
Районда беренче ачык төбәкара шахмат турниры узды
Яңа Кенәр урта мәктәбендә ике тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә багышланган шахмат буенча беренче ачык төбәкара шахмат турниры узды.
Ярышларда төрле төбәкләрнең өстәмә белем бирү оешмаларыннан 14 команда катнашты. Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Мамадыш, Актаныш районнарыннан тыш, Мари Иленнән дә егет-кызлар бар иде.
12.12.2024
Арча мәдәният йортында «Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез” дип исемләнгән иҗат фестивале узды
1 декабрьдән башлап районыбызда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге үткәрелде.
Ункөнлек кысаларында бик күп мәдәни-күңел ачу чаралары узды, физик мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбызга җыр-моңнар бүләк ителде. Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы районыбызның картлар һәм инвалидлар интернат йортында, "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә, Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә, Яңа Чүриле психоневрология интернатында чыгыш ясадылар.
11.12.2024
Арча батырларын данлады
Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ул хезмәт алдынгыларына, җитәкчеләргә, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы, хәзерге вакытта ялга кайткан райондашларыбызны тәбрикләде. Барлык якташларыбызның исән-имин кайтуларын теләде.
10.12.2024
Арча балалар сәнгать мәктәбе укучыларын котлыйбыз
Яшел Үзән шәһәренең балалар музыка мәктәбендә «БАШ ӘЙЛӘНДЕРГЕЧ БАРМАКЛАР» дип аталучы халык уен коралларында яшь башкаручыларның VII Бөтенроссия конкурс-фестивале узды.
Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары лаеклы урыннар яулады. «Гармун-соло " номинациясендә Салават Солтанов, Ильяс Нуретдинов 3 нче дәрәҗә лауреатлар, (укытучысы Гайнуллин Б. М.); «Баян-соло " номинациясендә Аяз Баязитов 1 нче дәрәҗә дипломант (укытучысы Яппаров и. И.) дәрәҗәсен яулады. Котлыйбыз!
09.12.2024
Арчаның Җиңү паркында батырлар истәлегенә чәчәкләр салынды
Илебездә 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә
Гомуми белем бирү оешмаларында Ватан Геройлары көнен батырлык дәресләре үткәрү, Россия ветераннары һәм геройлары белән очрашу, һәйкәлләргә чәчәкләр салу белән билгеләп үтү кабул ителгән. Арча районында да бүген, елдагыча, Җиңү паркында батырлар истәлегенә чәчәкләр салынды. Чарада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
08.12.2024
«Арча хәбәрләре» газетасы журналисты Ильяс Фәттаховка - 75 яшь
Корайван авылында Гөлбәгъда апа белән Сәхәп абый гаиләсендә 7 бала үсә алар. 5 малай ике кыз. Аллага шөкер, туган нигезе буш түгел. Энесе Вәли гаиләсе белән яши.
07.12.2024
Курса-Почмак авылында яшәүче Сәрия Фәсхиева “Ана даны” медале белән бүләкләнде
Бүләкләргә лаек булган актив сәхнә кешесе ул. Әмма авыл тормышы сәхнәдән генә тормый шул.
Йорт-җире, бакчасы, терлеге, кош-корты дигәндәй... Һәм бала-чагасы. Сәрия биш бала әнисе! Сиринә, Ризәлә, Рәмзилә, Салават, Сәгыйрь... Малай табам, дип тырышкансыздыр инде дим. “Өч кыздан соң дүртенчесен малай тапкач, ирем алып кайтып күрсәтмичә ышанмыйм диде”, – ди Сәрия. Олыраклары инде үсеп чыгып киткән. Өчесе дә кияүдә. Оныклар үсеп килә. Ә малайлар әле өйдә, мәктәптә укыйлар.
06.12.2024
Арча районы волонтерлары Казан арты музеена җыелды
Мохтаҗларга ярдәм итүче олы йөрәкле волонтерларны Казан арты музеена җыйдылар. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бу җылы очрашуда күңел түрендә булган хис-кичерешләр яңартылды, башкарылган игелекле эшләр барланды.
05.12.2024
Арчада “Татар кызы, татар егете – 2024” бәйгесе узды
Татар кызы, татар егете..... Нинди тирән мәгънә салынган бу сүзләрдә. Алар – татар халкының йөзек кашы, намусы, милләтебезнең дәвамчылары, саклаучылары. 22 нче ноябрь көнне күппрофильле Г.Курсави исемендәге лицейда кызларыбызның, егетләребезнең милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максатыннан “Татар кызы, татар егете – 2024” бәйгесе узды.
04.12.2024
50 ел бергә – иң яхшы еллар
Төбәк-Чокырча авылында яшәүче Зоя Ивановна һәм Леонтий Александрович Евдокимовлар 50 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр.
Арчадан да килеп котладылар үзләрен. Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, “Көньяк“ территория җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Ленар Васыйлов юбилярларның өенә килеп, бүләкләр тапшырып, матур итеп котладылар.
03.12.2024
Балалары – тормыш бизәкләре
Арчада яшәүче Хәбибрахмановлар 10 балага гаилә җылысы бүләк иткән
02.12.2024
Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Хөрмәтле Фәнис Наил улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
27.11.2024
Рашат Салихҗанов: «Олы яшендә булуга карамастан, анда булган энергия һәм кешегә ярдәм итеп яшәве күпләрне сокландыра»
Яңа Кенәр волонтерлар оешмасы җитәкчесе, әфганчы Рашат Салихҗанов белән һәрдаим элемтәдә торабыз
Алар ай саен диярлек махсус хәрби операция зонасына барып, егетләребезгә халыктан җыелган гуманитар ярдәмне тапшырып кайталар. Рашат Салихҗанов аның белән юлга чыгучы авылдашларына аеруча рәхмәтле. Олысы, кечесе бу эштә ярдәм итәргә әзер тора.
26.11.2024
Арча таэквон-дочылары 25 медаль алып кайтты
24 ноябрь көнне Яшел Үзән районының Осиново авылында 2010-12 һәм 2013-14 елгы егетләр һәм кызлар, 2015-16 елгы һәм 2017-18 елгы малайлар һәм кызлар арасында тхэквондо буенча СК «Мангуст» ачык беренчелеге узды. Турнирда Казан, Яшел Үзән, Осиново, Биектау, Чабаксар һәм Яңа Чабаксар спортчылары катнашты. Арча командасы составында (тренерлары Газинур һәм Руслан Борхановлар) 25 спортчы чыгыш ясады, алар әлеге ярышлардан 25 медаль алып кайттылар: 9 алтын, 8 көмеш, 8 бронза, 2 нче гомумкоманда урыны өчен кубок.
24.11.2024
Әниләр көнендә 90 яшьлек юбилей
Арчада яшәүче Ләлә апа Садриевага бүген 90 яшь тулды. Кызлары, кияүләре, балалары, оныклары туганнары, күршеләре зурлап Ләлә апаны юбилее белән котладылар. Ләлә апа мех берләшмәсендә кисүче булып эшләп пенсиягә чыга. Өч кыз тәрбияләп үстерә. Юбилей бик матур үтте. Озын гомернең серен дә сорадык. Сере - эш, дип җавап бирде Ләлә апа.
22.11.2024
Бардыр бер авыл, аны Кече Төрнәле диләр
Юлы булган авылның киләчәге бар
Мәзәкләр алар тормышта туа. Кече Төрнәле авылына кайтучы бер хатын-кыз (исемен әйтеп сөйлиләр) шул якка баручы машинага утыра. Үрнәк бистәсенә җитәрәк шоферга: “Әнә теге полосада туктарсың“, – ди. Кәефсезрәк чагы булганмы: “Кара син бу оятсызны, полосада туктарга куша бит!“ – дип сүгеп ташлый теге.