События

Яңа Кырлайда Ат көне 10.09.2023

Яңа Кырлайда Ат көне

Атлар 160км, 120, 100, 80 һәм 40 км.га чаптылар. Сәгать иртәнге 4 тулып киткәч, ике ат 120 км.га кузгалды. Озын арага барысы 19 ат чапты. Быел атлар азрак,диделәр. Чөнки Россия күләмендәге ярыш. Халыкара ярыш булса, катнашучылар да күбрәк булыр иде. Башта яңгыр явар дип куркыткан иде, яумады. Көндез кыздырып та алды.

 Татар атлары, ярым чиста, чиста токымлы һәм эш атлары аерым чапты. Ат бәйрәмендә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Казаннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов кайтты. Татарстанда Ат көне 2015 елдан үткәрелә. Аның Арча җирендә Яңа Кырлайда үткәрелүе Арча халкы өчен мәртәбәле зур бәйрәм. Ул төрле кызыклы уеннар, җыр,биюләр, лотерея уены белән алып барыла. Ат өстендә көрәш "Аударыш" ярышы үзе бер кызык. Ат ярышына Татарстаннан гына түгел, Мәскәү, Ленинград, Тамбов, Липецк, Краснодар, Самара өлкәләреннән, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкесия, Дагестан республикаларыннан килделәр. Ә Татарстаннан ярышта Казан, Арча, Биектау, Теләче, Буа, Лениногорск, Түбән Кама, Әлмәт, Тукай районнары атлары катнашты. 1800 метрга ярышка башта татар атлары керде. 

Лениногорск районы башлыгы аты беренче килде. Җайдагы Регина Зарипова. 2нче булып стартны чиста токымлы атлар алды.1800 метрга чаптылар. Ярышта  1нче - Чиләбе өлкәсе "Гарант" ширкәте аты "Мудрый". Җайдагы - Михаил Костюшин. 3нче булып ярым чиста токымлы атлар старт алды.

1нче - Түбән Кама районы Кама Аланы аты "Султан басс". Җайдагы - Ринат Шәйхетдинов. Эш атлары дүртенче булып ярыштылар.

Алексеевск аты "Марсель" беренче булып финиш бирде. Җайдагы - Максим Сәйфетдинов. 2нче Балтач аты, 3 нче Арча районы Көектән Вильдан Гарифуллин атында улы Вильнур Гарифуллин килде. Кыска арада барысы 45ләп ат ярышты. 

160 км.арага Кабардино-Балкариядән килгән ике ат старт алды. Әмма алар  ярыштан төшеп калдылар. 120 км.га дүрт ат чыгып китте. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Пенза һәм Липецк өлкәләреннән килгән атлар. Барысы да исән-сау финишка килеп җиттеләр. 1нче булып финишка Мәскәү өлкәсеннән Дарья Лосева Дизель кушаматлы атта килде. 100 км.ны ике ат уңышлы гына үтте. Пенза өлкәсеннән килгән гарәп токымлы ат беренче урынны алды. 80 км.га алты ат чыгып китте. Мәскәү, Пенза, Самара, Нижегород өлкәсе атлары. Беренче урынны Мәскәү өлкәсе аты алды. Ике ат ярыштан төшеп калды. 40 км. да биш ат ярышты. Өчесе ярыштан төшеп калды. Биектау, Буа, Казан, Самара өлкәсе атлары ярышты. 

Биектаудан Адилә Госмановада беренче нәтиҗә! "Минем атка тиңнәр юк иде", - ди ул. Әтисе Ленар Госманов атлар тота. Адилә кечкенәдән атта йөри. Уңышлар!



Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iana-kyrlaida-at-kone


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение