Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Утар-Аты мәктәбендә «Ком сәгате» тапшыруы узды
11 октябрь көнне районыбызның Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбендә төрле елларда укыткан укытучылар, җитәкчелек иткән директорлар бүген хезмәт куючы укытучылар һәм укучылар белән очрашты
Килгән кунакларны мәктәпнең ишек төбеннән үк укучылар кул чабып каршы алдылар.
Бәйрәм чарасын белем йортының директоры Руслан Низамов узган бәйрәмнәр белән котлап, мәктәпнең бүгенге торышы белән таныштырудан башлап җибәрде.
"1971 елда ачылучы мәктәбебез бүген бик матур итеп эшләп килә. Тугыз класста 62 бала белем ала. Үз эшенең осталары булган 16 педагог аларга белем-тәрбия бирә. Югары Аты һәм Субаш Аты башлангыч мәктәпләре - безнең филиалларыбыз. Күрше авыллардан килеп укучы балаларны автобус йөртә. Укучыларыбыз спортта да, белем олимпиадаларында да актив катнаша. Без бер гаилә булып яшибез, кулга-кул тотынып эшлибез. Моның өчен без сез, өлкән буынга рәхмәтлебез. Чөнки сезнең хезмәт белән булдырылган эшне без бүген дәвам итәбез", - диде ул үз чыгышында.
Чараның төп өлеше телевидениеда баручы "Ком сәгате" тапшыруына охшатып, өлкән буын укытучылар белән әңгәмә рәвешендә алып барылды. Татар теле укытучысы Зөһрә Касыймова үзен тел белгече буларак кына түгел, менә дигән алып баручы буларак та күрсәтте. Килгән һәр кунакка берәр сорау биреп, мәктәпнең үткәне, укытучы тормышындагы кызыклы хәлләр һәм өлкән буын белән бүгенге педагогларның бәйләнешен күрсәтте ул.
Гөлнур Миннебаева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/utar-aty-maktabenda-kom-sagate-tapsyruy-uzdy