События

Арча фермерлары үрнәк 26.12.2015

Арча фермерлары үрнәк

24 декабрьдә Арчада Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл кулланучылар кооперативлары Ассоциациясе советының күчмә утырышы үткәрелде.

Утырышта катнашучылары муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде.

Утырышта Татарстан Респбуликасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Гайзатуллин, Ассоциация җитәкчесе Камияр Байтимеров катнашты.

Камияр Байтимеров Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевка фермерлык хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен бүләк тапшырды.

Утырышта катнашучылар соңыннан Түбән Мәтәскә дә һәм Казанбашта фермер хуҗалыкларында булдылар.

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение