Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
“Күрше кызлары курчак белән уйнаганда без печәнлектә печән таптый идек“
Чиканас авылының төзеклегенә, матурлыгына сокланып кайттык. “Бу авылда тырыш кешеләр күп, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Булдыра алган һәркем нәрсә белән булса да шөгыльләнә“.
Юллары, урамнары да төзек. Ерактан ук балкып утыра авыл.
Без шундый тырыш кешеләр яшәгән йорт янына килеп туктадык. Раушания һәм Рамил Һидиятуллиннар безне күптәнге танышлары кебек ачык йөз белән каршы алдылар.
Рамил эшне хуҗалыгы белән таныштырудан башлады: “Өч сыерыбыз бар иде, хәзер унбергә җиткердек, – ди ул. – Айга 4 тоннага кадәр сөт сатабыз, бәяләре төшү генә планнарны үзгәртте. Абзарларны тагын да зурайтырга исәп бар иде. Узган ел 600 мең сум грант акчасы алып кечкенә ферма төзедек, анысы әйбәт булды. Үгезләр дә бар, әле менә берсеннән өч центнер ярым ите чыкты“.
12 гектар пай җирләре бар, анда люцерна үсә, ашлыкны сатып алалар.
Капка төпләрендә “ГАЗ-53“ машинасы тора. “Шушы машина безне эшле дә, ашлы да итте“, – ди Рамил. “Безне мари урманнарыннан алып чыкты“, – дип сүзгә кушыла хатыны Раушания.
– Мари урманнарында нишләп йөрдегез?
– Мин аннан утын алып кайтам, – диде Рамил. – Казанда, башка урыннарда даими клиентларым бар. Буш вакытым юк диярлек минем.
– Марилар ничек яшәп ята?
– Искиткеч тырыш халык алар. Шуңа исләрем китеп йөри. Менә мин төштән соң сәгать 3кә шунда барып җитәм. Утын туралган, әзер. Минем кебекләр әнә шул тау кадәр утынны алып китеп бетерә. Икенче көнне тагын шул вакытка киләм – тау кадәр утын өеме яңадан әзер. Аны бит урманда кисәсе, алып чыгасы, тагын кисәсе, ватасы бар. Ничек өлгерәләр? Өч кеше инде алар. Безнекеләр алай булдыра алмый...
– Сез үзегез дә моның кадәр эшләр башкарырга ничек өлгерәсез?
– Безнең Ислам улыбыз да бар әле! –дип сүзгә кушылды Рамилнең хатыны Раушания һәм аны дәшеп алды. – Бөтен эштә ярдәмчебез ул.
Ислам җиденче сыйныфта укый, мәктәптә дә бик актив, әйбәт укый, төрле бәйгеләрдә катнаша. Мәчеткә йөри, намаз укый.
– Әле менә үзенә яңа мотоцикл алып бирдек, – ди Рамил. – Мәктәпне тәмамлагач бабасы һөнәре буенча укырга керергә хыяллана. Минем әти Минзыя озак еллар Свердлов исемендәге колхозда ветеринария табибы булып эшләде, кайсы көнне нәрсәләр эшләве турында көндәлекләр язып барган, бик хөрмәтле кеше иде.
Дәфтәрләр димәктән, соңрак бу турыда районның легендар ветеринария табибы Мөхәммәт Шәрәфиевкә сөйләдем.
– Минзыяны яхшы беләм, бик тырыш кеше иде, – диде ул. – Без аның белән читтән торып институтта бергә укыдык әле. Бервакыт безне районга киңәшмәгә җыйдылар. Докладчы үзенең чыгышында Свердлов исемендәге колхозны да тәнкыйтьләп үтте. Минзыяны бастырдылар. Куеныннан бер дәфтәр чыгарды бу. Көнләп, сәгатьләп, хәтта минутлап кайсы фермада булуы, анда нәрсәләр эшләве турында укып китте бу. Киңәшмәне алып баручы (Нурзадә Сибгатуллин иде, дип хәтерлим) үз янына чакырып алды моны, дәфтәрен алып актарып карап чыкты һәм: “Иптәшләр, бу кешене тәнкыйтьләргә түгел, ә аннан үрнәк алырга кирәк, бу кеше чыннан да эшли!“ – диде.
Рамил белән Раушания кызлары Аида белән Алсинәне дә мактап бетерә алмыйлар. “Ял көннәрендә кайтып бөтен эшне эшләп китәләр, өйне ялт иттерәләр“, – ди әниләре.
– Бакчадагы тирескә кадәр таратып киттеләр, рәхмәттән башка сүз юк аларга, – ди әтиләре.
Кызларга машина, фатир алып биргәннәр. Рамил быел үзе дә машинасын яңарткан.
Кызлары әле дә: “Күрше кызлары курчак белән уйнаганда без печәнлектә печән таптый идек“, – дип көлешеп искә алалар икән.
Ильяс Фәттахов