Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Рәхмәтемнең иң олысы сезгә булсын!
Урта Курсадан Сөембикә Хисамиева хәбәр итә.
Очрашу 6 сәгать барды!
Өлкәннәр һәм Укытучылар көннәре уңаеннан үткәрелгән кичәләрдә алган куаныч, шатлыкларыбызны сезгә дә язарга булдык. Иң беренче бәйрәм Урта Курса мәктәбендә үтте. Биредәге үзгәрешләрне, матурлыкны, чисталыкны күреп сокландык. Балаларның чыгышларын карап, яңадан укыткан яшьлек елларына кайттык, күзләр яшьләнде. Радик Рәкыйпаович җитәкләгән колектив безне чәй өстәле әзерләп, тәм-томнар белән сыйлады.
Бәйрәмнең дәвамы алдагы шимбәдә авыл мәдәният йортында дәвам итте. Пенсионер укытучылар, бүген эшләп торган укытучылар, тәрбиячеләр чакырылган иде. Күңелле очрашу булды ул. Очрашуга төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар һәм бүгенге укучылар килгән. Зал шыгрым тулы. Иң элек сәхнәгә өлкәннәрне һәм аларның укучыларын чакырдылар. Алар мәктәп елларын искә төшерделәр, котлау-теләкләрен әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар. Бүгенге укытучылар, тәрбиячеләр дә сәхнәгә менде. Бер генә кеше дә читтә калмады.
6 сәгать барган бу очрашудан һәркем куанып, илһамланып кайтып китте. Рәхмәт сезгә, бу кичәне оештыручылар! Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә уңышлар телибез!
Сөембикә Хисамиева, ветеран укытучы
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raxmatemnen-in-olysy-sezga-bulsyn