События

Каз мае, каз каурыйлары белән майланган коймаклар бигрәк тәмле! 16.11.2023

Каз мае, каз каурыйлары белән майланган коймаклар бигрәк тәмле!

Татарстан Республикасында Бөтенроссия "Туган тел" форумы делегатларының Арчага килеп киткәнен беләбез. Алар Арчаның 6 нчы мәктәбендә һәм Арча бистәсендәге яңа гимназиядә булдылар. Осталык дәресләре аерата ошады аларга. Берсен генә язып үтәбез. Каз каурыйларыннан май канатын ясау дәресен Кәченең башлангыч сыйныф укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина күрсәтте. Кунакларның, җырлы-биюле эчтәлекле дәресне карап, каз каурыйларыннан һәм каз мае белән майланган кайнар коймакларны да авыз иткәч, тәмам күңелләре булды. Мондый матур йолалар тормышыбызның бизәге. Аларны онытмыйк!

Румия Саттарова

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kaz-mae-kaz-kanaty-belan-mailangan-koimaklar-bigrak-tamle


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение