События

Рәмисебез барысын да йотлыгып, яратып, сусап карады 08.12.2023

Рәмисебез барысын да йотлыгып, яратып, сусап карады

Бүгенге көндә күпме ир-егетләребез, газизләребез, тормыш иптәшләребез, сабый балаларыбызның әтиләре илебездән еракта безнең тынычлыгыбызны саклап, төнне-көнгә, көнне-төнгә ялгап, салкыннарда махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә. Алар арасында безнең Ташкичү җирлегеннән дә 8 егетебез бар. Без алар белән горурланабыз.

Мәдәният йортыбызда бик матур, дулкынландыргыч кичә үткәрдек. Кичәнең сәбәбчесе Ташкичү авылыннан 2022 елның 15 августында СВО га үз теләге белән киткән Рәмис Рашит улы иде. Ел ярым вакыт үтеп, әле беренче тапкыр гына ялга кайтты. Ул киткәч туган беренче оныгына да яшь тә ике ай булган инде. Гаиләләре белән бик борчылып көттеләр. Нихаять, кайтты, барыбызны да куандырып, күкрәгенә медаль тагып кайтты.

Сәхнә түрендә дулкынланып утырды. Кечкенә улы әле Ташкичу мәктебендә укый, кичәбезгә сыйныфташлары белән ул да килде. Барысы бергә җыр әзерләгәннәр, өлкәнрәк сыйныф укучылары биеде, сәхнәбездән халык җырлары да, заманча җырлар да яңырады.

Рәмисебез барысын да йотлыгып, яратып, сусап карады. Аның күзләрендә яшь иде. Ташкичү җирлеге рәисе Рәдис әфәнде, укытучылар, авылдашлары барысы да үзләренең матур теләкләрен белдерде, бүләкләрен бирде.

Кичәбезгә зал тутырып килделәр. Барлык авыл халкына, укытучы һәм укучыларга, сәхнәбез сандугачларына – барысына да Рәмис исеменнән дә, мәдәният хезмәткәрләре исеменнән дә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Илләребез тиз арада тынычланып, газизләребез туган якларына, гаиләләре кочагына әйләнеп кайтып, матур гына тынычлыкта яшәсеннәр иде.

Тәнзилә Вәлиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ramisebez-barysyn-da-iotlygyp-iaratyp-susap-karady


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение