События

Дүрт кеше урамда калган. Ярдәм итик, райондашлар! 17.12.2023

Дүрт кеше урамда калган. Ярдәм итик, райондашлар!

Бүген иртән Әтнә районы Олы Мәнгәр авылында  Рафис Сәлахетдинов хужалыгында янгын чыгып, дурт кеше урамда калган.

Бур керсә, берничә әйберне ала, янгын бөтенесен юкка чыгара. Үз көчләре, үз тырышлыклары белән барысын да булдырганнар иде. Күп итеп кош-корт, терлек асрадылар, эшенә дә өлгерделәр. Рафис та, хатыны Рәзинә дә, балалары дә алны- ялны белми эшли торган бик тырыш кешеләр. Кеше хәленә керә беләләр, ярдәм итәргә әзер торалар.

Рафис Сәлахетдиновны Арча районында дә белмәгән кеше юк. "Җидегән чишмә" Арча халык театры режиссеры булып эшләп, берничә ел эчендә аны югары дәрәҗәгә күтәргән кеше ул. 

Бүген әлеге гаилә кичекмәстән ярдәмгә мохтаж. Райондашлар, кем ничек булдыра ала, ярдәм кулы сузсак иде. Карта номерлары +7 950 314-98-75 телефон ына бәйләнгән. Саляхутдинова Разина Гадельзяновна. Сбербанк, Акбарс.

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/durt-kese-uramda-kalgan


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение