События

Арчада район башлыгының Чыршы бәйрәме узды 28.12.2023

Арчада район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

26 декабрьдә мәдәният йортына районыбызның иң актив, иң алдынгы, иң сәләтле укучылары җыелды.

Елның ахыргы көннәрендә алдынгы укучыларга бәйрәм бүләк итү матур традиция булып тора. Район башлыгының Чыршы бәйрәмендә ел нәтиҗәләре буенча мактауга һәм рәхмәт сүзләренә лаек 100гә якын бала катнашты. 

Укучыларны мәдәният йортының беренче катында әкият геройлары сәламләде. Якыннарыңа теләкләреңне язып, “Теләкләр чыршысы”на эләргә, Кыш бабай һәм Кар кызы белән махсус фотога төшү почмагында истәлек фотосы ясарга һәм шигырь сөйләп бүләк алырга була иде.

Икенче катта укучыларны чыршы тирәли әйләнеп җырлаулар һәм биюләр көтте. Балалар һәркемгә таныш яңа ел җырларын җырладылар, уеннар уйнадылар һәм фотоларга төштеләр.  
Район башлыгы Илшат Нуриев бәйрәмдә катнаша алмаса да, укучыларга видеомөрәҗәгатен калдырган иде. Әлеге видеода районыбызда иң актив укучыларының берсе Әнвәр Мөхетдиновның Илшат Нуриев белән әңгәмәсе тәкъдим ителде. Район башлыгы яңа ел бәйрәме белән бәйле балачак хәтирәләрен барлап, кечерәк сыйныфларда клоун булып киенүен, ә зуррак үскәч, Кыш бабай булуы турында сөйләде. “Без үскәндә кибетләрдә әйберләр күпкә әзрәк иде. Мәктәптән һәм әти-әниләрнең эш урыныннан биргән бүләкләрне көтеп ала идек. Шунда иң тәмлесе мандарин була торган иде. Безнең яшҗтәге кешеләр яңа елдан мандарин исе килә, ди. Чөнки, сез хәзер аны көн дә ашый алсагыз, ул вакытта безгә мандарин елга бер тапкыр, яңа елда гына эләгә иде”, - дип, истәлекләре белән уртаклашты ул. Чыгышы ахырында Илшат Нуриев, укучыларны гел шундый актив булырга чакырып, бернидән дә курыкмый алга атларга өндәде һәм уңышлы еллар теләде.  

Район башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелган балаларга мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән “Югалган хатлар эзеннән” исемле тәрбияви спектакль күрсәттеләр. Әкият геройлары яхшылыкны күрә белергә, дөреслекне ялганнан аерырга өйрәтте һәм дус яшәргә өндәде. Сихри бәйрәмгә килгән һәр балага район башлыгының бүләге тапшырылды.  


https://www.youtube.com/watch?v=asVeeTnjdyo

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-raion-baslygynyn-cyrsy-bairame-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение