События

Якташыбыз Россиякүләм бәйге җиңүчесе 28.12.2015

Якташыбыз Россиякүләм бәйге җиңүчесе

Хәлил Гайнетдиновның нинди кеше икәнен беләбез. Үз идеяләре өчен янып-көеп йөри ул, белгәннәрен яшь буынга җиткерергә тырыша. Моның өчен көчен дә, вакытын да кызганмый.

– Яңа гына Мәскәүдән кайттым. Бөтенроссия педагоглар җыелышының “Гражданин, патриотны тәрбияләү” дигән темага IX съезды булды, шунда катнаштым, – диде Хәлил Гайнетдинов. – Бөтенроссия педагоглар җыелышы балалар, өлкәннәр арасында төрле бәйгеләр оештырып килә. “Юрий Гагарин варислары. Мәгарифтә минем инновацияләр” исемле бәйгегә мин дә үземнең проектымны җибәргән идем. Менә шул Россиядә беренче урынга лаек булды. Съездга җиңүче буларак чакырдылар.

Бәйге җиңүчеләренә бүләкләрне тапшыру тантанасы Союзлар Йортының Колонналар залында үткән.

– Миңа дипломны Бөтенроссия педагоглар җыелышы рәисе, Россия Президенты Владимир Путинның ышанычлысы Валентина Иванова тапшырды.   Җиңүче хокукыннан файдаланып, мин аннан чыгыш ясарга рөхсәт алдым. Ике минут вакыт бирделәр. Мин шул вакытта үз фикерләремне әйттем, тәкъдимнәремне җиткердем, – диде Хәлил Гайнетдинов. – Ярты зал хәрбиләр иде.     “Патриот турында сүз барганда һәр кешенең күз алдына хәрбиләр килә. Тик бу дөрес түгел. Хакимлек патриотизмы кирәк, ягъни Ватанны сакларга, аның турында кайгыртырга. Аның өчен җитәкчеләр үзләре үрнәк күрсәтсен. Күп милләтле, төрле динле илдә милләттән һәм динчелектән өстенрәк булган геройлар үрнәк булырга тиеш. Юрий Гагарин дөньяны берләштерә торган герой”, – дидем һәм 12 апрельне истәлекле дата буларак кына түгел, ә дәүләт бәйрәме  буларак билгеләп үтәргә кирәк дигән тәкъдим керттем. Аннан мәктәпләрдә 1–11 сыйныфлар дәвамында космос темасын кайтаруны кирәк дип санавымны белдердем. Халыкара космик станциядәге безнең космонавтлар белән дә видео аша аралашу булды. Минем фикеремне җөп-ләп, алар мәктәпләргә астрономия фәнен кайтарырга кирәклеге турында әйттеләр.

Әйе, Хәлил Гайнетдиновның фикерләре туры, үзенчәлекле. Әмма игътибарга лаек фикерләр. Шулай булмаса, Союзлар Йортының Колонналар залында үткән Бөтенроссия педагоглар җыелышы съездына килгәннәр гөрләтеп кул чапмас иде.

Гөлсинә Зәкиева

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение