События

Югары Атыда пластик бортлы хоккей мәйданчыгы ачылды 28.12.2015

Югары Атыда пластик бортлы хоккей мәйданчыгы ачылды

27 декабрьдә Югары Аты авылында күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды. Биредә пластик бортлы хоккей мәйданчыгы сафка басты. 

Спорт сөючеләрнең куанычын уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, яшьләр эшләре,спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов, «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Гайнетдинов та килгән иде. Тантана авыл имамы Фәрит хәзрәтнең догалары белән башланып китте. Килгән кунаклар да яшьләргә матур теләкләрен җиткерделәр. Авыл халкы әлеге спорт корылмасын төзүдә ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә, «Сервис Агро» ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримовка, «Игенче»хуҗалыгы җитәкчесе һәм эшчеләренә, тренер Илнур Габдрахмановка олы рәхмәтен белдерде. Соңыннан бәйрәм уңаеннан районда ачык һавада беренче  хоккей турниры да узды. Анда боз хуҗаларыннан тыш Наласа, Утар Аты һәм Субаш Атының җыелма , Балтач районының Кенә авылы командалары катнашты. Әлбәттә инде Югары Аты уенчылары бу көнне аеруча рухлану белән уйнадылар һәм барлык көндәшләрен дә отып җиңү яуладылар.

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение