События

Арча педагогика көллиятендә язучылар дәрес бирде 29.12.2015

Арча педагогика көллиятендә язучылар дәрес бирде

Арча педагогика көллиятенә ул көнне  язучылар десанты төште, дисәң дә дөрес булыр. Татарстан язучылар союзыннан бирегә берьюлы 15 язучы, шагыйрь, журналист килде. Тагын шунысы–бу гадәти очрашу гына булмады, кунаклар сыйныфларга кереп дәрес бирде. Дәреснең темасы–“Рухи–әхлакый тәрбия бирүдә әдәби әсәрнең роле”.

Башта кайсы язучы белән кайсы сыйныфка керергә белмәдем. Чөнки язучыларның барысы да диярлек–алар арасында Рифат Җамал, Флера Тарханова, Наилә Ахунова, Хәнәфи Бәдигый, Гүзәл Әдһәм, Мөхәммәт Мирза, Рамил Ханнанов, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Шәрәпова, Фәйрүзә Мөслимова, Җәмилә Әхтәмова, Марат Әмирханов, Вакыйф Нуриев, Хәлисә Ширмән бар иде–таныш һәм аларның әсәрләре яратып укыла. Аннан шагыйрә, язучы, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университет доценты, телевидение аша күрсәтелгән “Язмышлардан узмыш юктыр”, “Бәхетлеме син”, “Ерактагы йолдызым” фильмнары сценарие авторы Халисә Ширмән биргән дәрестә катнашырга булдым.

Ул шулкадәр кызыклы һәм мавыктыргыч булды, дәреснең үткәне сизелми дә калды. Халисә Ширмән “Рухи–әхлакый тәрбия бирүдә әдәби әсәрнең роле” дигән теманы Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре мисалында ачты. Исем китеп тыңлап утырдым–803 ел элек язылган әсәр бүген дә зур рухи–тәрбияви әһәмияткә ия.

– Бу әсәрне мин берничә телдә укып чыктым. Кулга алган саен, аның матурлыгына, эчтәлегенә, язылышына, сурәтләүләргә исем китеп укыйм, – диде Халисә Ширмән. – Автор чагыштырулар ярдәмендә, сурәтләүләр аша тәрбия бирә, кеше күңеленә тәэсир итә.

Дәресләрдән соң язучылар гимназия сыйныфлары укучылары, студентлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очраштылар.  Язучылар әсәрләрен укыдылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Арча педагогика көллияте каршында уңышлы гына эшләп килүче “Тамчы” әдәби берләшмәсенә йөрүче яшь каләм осталары үзләренең әсәрләре белән дә таныштырдылар. Соңыннан  укытучылар һәм укучылар катнашында зур концерт булды.

Гөлсинә Зәкиева

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение