![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арчабызга 4 Россия чемпионы кайтты!
8-9 нчы март көннәрендә Казанның "Ак барс" көрәш сараенда 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Татарстан җыелма командасында Арча районыннан менә кемнәр көрәште: Мөхетдинов Әнгам (15-16 яшь, 45 кг), Искәндәров Ислам (15-16 яшь, 70 кг), Искәндәров Ильяс (13-14 яшь, 45кг), Фәсхетдинов Фәнис (13-14 яшь, 70 кг) Һәм 4 се дә Чемпион булдылар! Молодцы!Һәр чемпион белән аерым таныштырып үтик.
Наласа мәктәбеннән Мөхетдинов Әнгам 15-16 яшьлек егетләр арасында, 45 кг авырлыкта көрәш буенча Россия Чемпионы! Әнгамнең тренеры Галиев Рәис Фәнисович, беренче тренеры Лотфуллин Таһир Әхмәтович.
Арчаның 6 нчы мәктәбеннән бертуган Искәндәровлар турында. Искәндәров Ислам 15-16 яшьлек егетләр арасында, 70 кг авырлыкта Россия Чемпионы. Исламның инде бу икенче тапкыр Россия чемпионы титулын яулавы.
Энесе Искәндәров Ильяс 13-14 яшьлек егетләр арасында 45кг авырлыкта Россия чемпионы! Егетләрнең тренеры Һидиятуллин Фәнил Фәнисович.
Лесхоз мәктәбеннән Фәсхетдинов Фәнис 13-14 яшьлек егетләр арасында, 70 кг авырлыкта көрәш буенча Россия чемпионы! Тренеры Әскаров Илүс Илдусович. Егетләрне, аларны тәрбияләгән тренерларны, әти-әниләрне шушы уртак җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар насыйп булсын!
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcabyzga-4-rossiia-cempiony-kaitty