События

Айваннар бәйрәм итә белә (ВИДЕО) 13.03.2024

Айваннар бәйрәм итә белә (ВИДЕО)

Бик күңелле булды, дип хис-тойгыларның чик-чамасы булмады. Бәйрәмгә чакырып торганда кырык эшеңне 40 якка ташлап барырга кирәк. Синең өчен бәйрәм оештыралар бит!
https://www.youtube.com/watch?v=F4AxT9nIIs4
Ә Айван мәдәният йорты үзешчәннәре мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Юлаева, сәнгать җитәкчесе Гөлнар Гыйниятуллина, китапханә мөдире Гөлнар Шәмсетдинова белән бәйрәмне оештыра беләләр! Ничек кенә итеп әле! Үз җыр ансамбльләре бар (урысчасы да, татарчасы да), үз гармунчылары, үз җырчылары бар. Гармунчы Ленар Биктимеров үзенең язган шигырьләрен дә укыды.
https://www.youtube.com/watch?v=kDWsbYIFwCs
Ленар Поч.Поник авылыннан, Төбәк-Чокырча авылында гаиләсе белән яши. Бәйрәмгә әнисе, абыйсы да килде. Абыйсы белән бергәләп чыгыш ясадылар.. Авыл халкы бик яратып тыңлады. 
https://www.youtube.com/watch?v=hCED6a-xwqs
Соңыннан биюләр, дискотека... Кыскасы, рәхәтләнеп ял иттеләр. Бәйрәм белән!
https://www.youtube.com/watch?v=YzZdUaaTcuU


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/aivannar-bairam-ita-bela


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение