События

Район башлыгы Илшат Нуриев сәләтле балалар белән очрашты 30.12.2015

Район башлыгы Илшат Нуриев сәләтле балалар белән очрашты

28 декабрьдә районның сәләтле балалары район башлыгы Илшат Нуриев  белән очрашты. Алар күп түгел, шуңа башкаларга үрнәк, ата–аналарына, мәктәпләренә горурлык булсын дип, һәрберсен исемләп әйтеп үтәсе килә. 

Менә алар: Арчаның беренче мәктәбеннән Искәндәр Гыйззәтов, Илдар Хәкимов, Апаздан Энҗе Миннебаева, Наласадан Рафил Габдрахманов, җиденче мәктәптән Яна Кондратьева, Лесхоздан Миләүшә Галәветдинова, Курса- Почмактан Илүзә Гыймаева, икенче мәктәптән Руфина Илдусова, Яңа Кырлайдан Инсаф Солтанов, Шушмабаштан Камил Кәримов, Иске Чүриледән Динар Җәләев, Яңа Кенәрдән Ләлә Мәннапова, Ашытбаштан Чулпан Мөхәммәтдинова, бишенче гимназиядән Адель Ибәтуллин.

Укучылар район, мәктәп, яшьләр тормышына кагылышлы сораулар бирделәр. Аларны район башлыгының шәһәрдә яшьләр өчен  нәрсә төзергә яки үзгәртергә планлаштыруы да, югары уку йортын тәмамлап туган районына кайтырга теләүчеләр өчен эш урыннары булдыру мәсьәләсе дә кызыксындырды. Кайбер кечерәк авылларда яшьләр өчен ял итү мөмкинлекләренең чикле булуы турында да сүз кузгаттылар. Иҗат белән шөгыльләнүче укучы яшьләр өчен районда вакытлы матбугат булдыру, яшьләр тапшыруларын киңәйтү максатыннан Арча телевидениесенең эфир вакытын озынайту турында да сөйләштеләр. Ләлә Мәннапова Яңа Кенәр мәктәбендә чаңгы спорты өчен яктыртылган махсус трасса төзүдә ярдәм сорады, Шушмабаштан Камил Кәримов информатика фәне белән җитди шөгыльләнүчеләр өчен профессионал программистлар янында практика уздыру мөмкинлеге булмасмы, дип кызыксынды. Илшат Нуриев аларга төгәл җаваплар бирде, барын да аңлаешлы итеп җиткерергә тырышты.

Район башлыгының үзенә, җаваплы хезмәтенә, хәтта буш вакытын ничек уздыруына кагылышлы сораулар да булды.

– Сезнең алда имтиханнар бирү тора. Тик тормышта алар шуның белән генә бетми. Минем эштә һәр көн – имтихан. Менә бүгенге очрашу да минем өчен имтихан. Очрашу ничек үтәр, нинди сораулар яңгырар, ничек җавап бирермен дип уйлап килдем, – диде Илшат Нуриев. – Тырышыгыз, укыгыз, үз-үзегезне саклагыз, аралашып яшәгез, тормышта үз урыныгызны табыгыз, үзебезнең районга эшкә кайтыгыз. Күреп торасыз, авыллар бетеп бара. Аларны торгызырга, яңа рух өрергә кирәк. Бу эштә без нәкъ менә сезнең кебек сәләтле яшьләргә өмет итәбез.

Гөлсинә Зәкиева

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение