События

Урта Пошалым сәхнәсендә шаянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаштылар 30.03.2024

Урта Пошалым сәхнәсендә шаянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаштылар

26 мартта Арча районында Гаилә елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе башланып китте

ШТК (КВН) Лигасы ике турда уза. Дүрт авыл җирлегендә уздырылган сайлап алу этапларыннан соң, район мәдәният йорты сәхнәсенә иң көчле командалар чакырылачак.

28 март көнне шаян һәм тапкыр райондашларыбыз Урта Пошалым мәдәният йортына җыелды. Үрнәк, Төрнәле, Күлтәс, Казанбаш, өч Пошалым, Иске Кырлай һәм Апаз авыл җирлегеннән "Каен тузлары", "Безнекеләр", "Чыбык очы туганнар", "Әп-әз" командалары чыгыш ясады.

Сәхнәдә юмор, гаилә кыйммәтләрен чагылдыручы чыгышлар, җыр-бию югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Тамаша кылырга килүчеләр тарафыннан да рухи ярдәм бик көчле булды.

"Бүген без икенче авыл җирлегендә. Һәр җирлектә үзенчә үзенчәлекле чыгышлар. Алар бер-берсен кабатламый. Биредә чыгыш ясаган һәр командага рәхмәтемне җиткерәм. Кыска вакыт аралыгында командаларны туплап, бүген безгә күңелле чыгышлар бүләк иттеләр", - диде район мәдәният йорты директоры Рамил Мөхетдинов.

Сайлап алу турларының чираттагылары 4 апрель (Утар-Аты мәдәният йорты) һәм 9 апрель (Иске Чүриле мәдәният йорты) көннәрендә булачак


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/urta-posalym-saxnasenda-saianlykta-ham-tapkyrlykta-koc-sy...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение