Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Сайлаулар: тарихка күз салыйк...
Гөберчәк М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина сөйли.- Элек тә сайлау көнен бәйрәм рухында үткәргәннәр. Ул көндә дус-туган, яшьтәшләр бергәләп, матур киемнәр киеп, сайлауга барганнар. Моны раслаучы берничә фото Мөхәммәт Мәһдиев музее фондында саклана. Рәхимҗанов Гәрәй өйдә сайлаучылар янына ящик белән китеп бара. Гәрәй абый заправщик, склад мөдире колхозда. Ул вакытта Куйбышев ис.колхоз. 1975-1980 еллар.
Гыйбадуллин Сөнгатулла, Гарипов Фәтхерахман. Сәгыйдуллин Саяр, Әминов Васил.
Сөнгатулла - колхозчы, итек басу остасы, Фәтхерахман- колхозчы, урман кисүче, Саяр - шофер, Васил- тракторчы, комбайнчы иделәр. 1970 еллар башы. Алар барысы да вафат инде. Васыйл абый Әминов күптән түгел генә мәрхүм булды.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sailaular-tarixka-kuz-salyik