Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы йөгерү ярышлары оештырды.
Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр - бар да йөгерә! Кем махсус йөрергә чыгам ди, кем без тормышта гел хәрәкәттә ди. Шуңа да ярышларда катнашудан курыкмыйлар. Иң мөһиме катнашу, командага ярдәм итү. Тиз йөгерүчеләргә, тел шартлатып, сокланып карап торабыз. Башта 100 метрга йөгерделәр. Аннан 400, 800 метрга. Катнаш эстафета да бар. Соңрак нәтиҗәләрне хәбәр итәрбез.