Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Районыбыз авылларында Сабантуйлары гөрли
8 июньдә районның шактый авылларында Сабантуйлар гөрләде. Табигать тэ рәхимле булды, артык эссе дэ түгел, яңгырлар да булмады.
Быел “Игенче” ширкәтенә караган Наласа, Урта Аты, Утар Аты авыл җирлекләренә кергән авылларның берләштерелгән Сабантуе Наласада үтте. Бик матур бәйрәм булды ул. Инвестор Нәсимә Хатибуллина хәер-фатихасы белән хезмәт алдынгыларын, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр дә мулдан әзерләнгән иде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әмир Вәгыйзов, хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырдылар.
Сабан батыры Харис Вильданов тәкә белән бүләкләнде. Котлаулар, бүләкләүләрдән соң төрле уеннар, бәйгеләр, көрәш башланып китте.
7 июньдә районыбыздагы кечкенә авылларның берсе – Печмәнтау авылында балалар Сабан туе узды. Ул көндезге сәгать бергә планлаштырылган иде. Тик берничә минут кала көчле яңгыр ява башлап, бөтен планнарны бозды.
Авылның WhatsApp төркемендә оештыручылар, халык белән бер фикергә килеп, Сабан туен көтү кайтып, маллар караганнан соң уздырабыз дигән карарга килделәр.
Шулай итеп, Печмәнтау авылының ел да уздырылучы балалар Сабантуе кичке сәгать җидедән соң башланып китте. Зур кунаклар да, җитәкчеләр дә юк иде. Мәйдан тулы бала, әти-әниләр, авылның өлкән кешеләре белән күңелле бәйрәм узды.
Күзне бәйләп бүләк кисү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык киеп сикерү, аркан һәм таяк тарту, җәяүле йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу – сабан туеның барлык уеннары да оешкан дәрәҗәдә уздырылды. Милли спорт төре – көрәш бәйрәмнең иң соңгы ярышы иде.
Ә иң күңелле һәм үзенчәлекле уеннарның берсе – ул әтәч тоту булды. Капчыктан әтәчне чыгарып җибәрделәр һәм барлык теләгән балалар аның артыннан йөгереп, тотарга тырыштылар. Быел әтәч бик озак чаптырмады, авылга кунакка кайткан бер малай(исемен сорарга өлгермәдек) аны эләктереп тә алды.
Иң мөһиме, Сабан туе уеннарында катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады. Һәркемгә, беренче яки соңгы урында булуына карамастан, бүләк бирелде.
Йомырка җыю
Икенче көнне 6-7дә торып, балалар авыл буйлап йөреп йомырка җыйдылар. (Сабантуена бүләк җыю йоласы түгел) Һәр елны да шулай кабатлана торган матур гореф-гадәт ул бу авылда. Балалар төркем-төркем булып, авылның бер башыннан башлап икенче башына кадәр, һәр йортка кереп, хуҗаларны бәйрәм белән котлый, ә күчәнәчкә буялган йомыркалар алалар. Йомырка гына түгел, конфет-печеньелар да бирәләр.
«Печмәнтау авылына килен булып төшкәнемә 50 ел, йомырка җыю йоласы шул ел да ук бар иде. СөбеханАллаһ, әле дә дәвам итә. Районыбызның башка авылларында ничектер, бездә ул менә шундый матур гадәт булып сакланып калган», – диде Зәбидә ханым Шакирҗанова.
Аның сүзләренчә, соңгы елларда балалар тагын да күбәйгән. Бу аны аеруча куандыра икән.
«Без кечерәк чакта, йомырка җыя идек тә, су буеннан гына җәяүләп Иске Ашыт Сабан туена бара идек. Шунда баргач җыйган йомыркаларны утырып ашый идек», – дип искә алды бүген Ташкичү авылында гомер итүче Лилия Ибатуллина.
Печмәнтаудан ерак булмаган Мәмсә авылында да бу гадәт сакланган икән. Шул ук көнне биредә дә балалар йомырка җыйган.
Ильяс Фәттахов, Гөлнур Миннебаева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/in-matur-bairam-nalasada