Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
“Ак барс“ агрокомплексы ширкәте терлекчеләре бәйрәм итте
15 июньдә “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә бик матур бәйрәм булды. “Чәчүлекләрне кабул иткән көнне механизаторларны шулай зурлап хөрмәтләгән идек, бүген менә терлекчеләребезне кунак итәбез“, – диде хуҗалык җитәкчесе Ленар Абдуллин.
Бәйрәм итәрлек тә шул, бүгенге көндә тәүлеккә 30 тонна сөт савалар. Бу районда икенче күрсәткеч (“Яңарыш“та 35 тонна). Әле тагын таналар кайтырга тора.
Иң алдынгы терлекчеләргә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Республика авыл хуҗалыгы профсоюзы җитәкчесе Фәридә Гарифуллина ике терлекчегә ял йортларына юллама бүләк итте.
Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар, Данис Гайфуллин матур җырлар белән бәйрәмгә ямь өстәделәр, бәйрәмне кызыклы итеп алып бардылар.
Ильяс Фәттахов
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ak-bars-agrokompleksy-sirkate-terlekcelare-bairam-itte