События

Ташкичүдә СВОдан ялга кайткан авылдашлары белән очраштылар 22.06.2024

Ташкичүдә СВОдан ялга кайткан авылдашлары белән очраштылар

Мәдәният йортында бик тә эчтәлекле матур кичә үтте, дип хәбәр иттеләр Ташкичү мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Кичәбезнең сәбәпчесе : СВО да хезмәт итүче, 4 нче тапкыр ялга кайтучы, кайткан саен күкрәгендә медальләры артып, мактау һәм рәхмәт грамоталары тулы булган, безнең горурлыгыбыз Фирдусебез булды. Бу безнең аның белән мәдәният йортыбызда 4 нче тапкыр очрашуыбыз. Очрашуга Фирдуснең гаиләсе, туганнары, дуслары белән бергә, аны хормәтләп авылдашлар һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рәдис Харисович тә килде. Бик яхшы аралашу кичәсе: биюләр, җырлар, шигырьләр, күңел түрләреннән чыккан теләкләр белән үрелеп барды, хәттә Ак Аю дә килеп кичәгә матурлык остәде, соңыннан ризык тулы табын артында тәмамланды.


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/taskicuda-svodan-ialga-kaitkan-avyldaslary-belan-ocrastyl...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение