Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Райондашыбыз галим-агрономга 75 яшь тулды
Заманында районның иң көчле агрономнарының берсе булган Галиуллин Гомәр Мифтах улына 75 яшь тулды. Аны юбилее белән бергә эшләгән хезмәттәшләре котлады. Районның баш агрономы Раил Шакирҗанов аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Гомәр Мифтах улы Наласа авылында туган. Югары уку йортын тәмамлагач Кукмарада сорт сынау участогы мөдире була. Безнең районның “Авангард“ колхозында (Кәче) баш агроном, орлыкчылык инспекциясендә эшли, аннан туган авылы Наласада 8 ел баш агроном була. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном, идарә җитәкчесе урынбасары, “Известия“ колхозы рәисе, аннан яңадан авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли.
Замандашлары Гомәр Мифтах улын тирән белемле галим-агроном иде дип бәялиләр. Без дә аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Аның хатыны Фәния редакциядә озак еллар тәрҗемәче булып эшләде.
Ильяс Фәттахов
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raiondasybyz-galim-agronomga-75-ias-tuldy