События

Таулар күчерергә була 07.08.2024

Таулар күчерергә була

Югары Оры авылы халкы да гуманитар ярдәм әзерләүдә үз көчен кертә. Авыл төркеменә әйтеп язу белән ярдәмгә ашыга.

Югары Оры клубы җитәкчесе Мөнирә Вәлиева белән аның уң кулы, кызы Лилия һәр эштә тынгысыз җаннар.

Авыл халкы да бик тырыш. Кешенең кем икәнен авырлык килгәндә беләсең. Үз иле өчен янып торган чын патриотлар яши бу авылда.

– Бик тырышты авыл халкы. “Үзегез берәр кирәкле әйбер алырсыз”, – дип күбесе акчалата ярдәм итте. Акчаны кибеткә генә китерделәр. Шунда җыйдык. Ашау әйберләре, күп итеп тәм-том алып җибәрдек. Госпитальләргә кирәк, дигәч, одеяллар, юрганнар, мендәр, юрган тышлары һәм башка әйберләр китерделәр. Яңа булмаса да, барысы да ялт иткән, чиста, пөхтә. Бу көннәрдә кызым Лилия белән мотоблокка утырып яңадан урын-җир кирәк-яраклары җыйдык. Шул уңайдан тәм-томнар да бирделәр, – диде Мөнирә Вәлиева.

Кыш көне Югары Оры халкы клубка җыелып йон эрләде, бергәләп оекбашлар бәйләделәр. Сеткалар да үрделәр.

– Ике тапкыр шәмнәр ясадык. Токмачлар кисеп китерделәр. Кышын сеткалар үрдек. Хәзер тагын ике сетка үреп Яңа Кенәр волонтерларына тапшырдык, – диде Мөнирә. – Мон


Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/taular-kucererga-bula


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение