События

Сүзебез Шушмабаш мәктәбе турында 25.08.2024

Сүзебез Шушмабаш мәктәбе турында

Арчада үткән мәктәпләр ярминкәсендә Шушмабаш мәктәбе үзенең авыл хуҗалыгы культуралары үстерүе белән сокландырды. Агрокласслар оештырылган мәктәп бу.

Мәктәп бакчасында укуруз, симәнке, җитен, тары, соя , горчица, фацелия, борчак, рапс үстерәләр. Бу турыда Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова ярминкә-күргәзмәдә сөйләде.  "Һәр класска 2 нче сыйныфтан башлап үстерергә 1 культура бирелде, - дип сөйләде ул. - Һәм эш башланды. Җир эшкэртудэн башлап, орлык утырту көнен язып куеп, тишелешен күзәтеп, кайчан ничек нинди шартларда, сантиметрлар белән үлчэп, чүбен утап, суын сибеп,  һәр гамэл язып барылды. Фотоотчетлар ясалды. Эш агрономнар белән кинэшлэшеп оештырылды.

Бу проектны "Кырлай" ширкәте җитәкчесе Марат Габделхаевич Кәримов, эйдэгез арпа бодай бэрэнгедэн тыш башка культураларга тэжрибэ уткэреп карыйк, диде. Моны безнең жирлектэге "Северный" кумэк хужалыгы житэкчесе Ирек Радикович Саләхов та хуплады, орлыклар табып бирде.  "Северный"ның үсемлекчелек буенча консультанты Айдар Хәйруллин Казаннан кайтып, безгэ укучылар каршында осталык дәресе уткэрде
 Ахырдан элеге проектларга нэтижэлэр ясалып, проектлар якланачак.


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/suzebez-susmabas-maktabe-turynda


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение