События
22.01.2016
Автор «Кичә яраттым» китабын тәкъдир итү кичәсенә чакыра
29 гыйнварда көндезге 10 сәгатьтә «Казан арты» тарихи-этнография музеенда Зиннур Тимергалиевның «Кичә яраттым» исемле китабын тәкъдир итү була.
22.01.2016
Ашытбашта урам концертлары үткән
Районыбызда «Ал кыюлык, алга омтыл, Һич ялыйкмый алга бар» девизы белән урам концертлары гөрли. Без- Ашытбашлылар да бу проекттан читтә калмаска булдык. Урам концертларын беренчеләрдән булып Кызыл Октябрь һәм Пушкин урамы үзешчәннәре башлап җибәрде.
21.01.2016
Диләрә Гыйбадуллина беренче урынны яулады.
Рәсем сәнгате буенча “Кышкы палитра” республика бәйгесендә Арча сәнгать мәктәбе данын 3, 4 сыйныф укучылары Ләйсән Баһавиева, Диләрә Гыйбадуллина, Галия Гайнетдинова, Зөһрә Сибагатуллина, Зилә Шәмсетдинова яклады. Диләрә Гыйбадуллина (укытучысы Раилә Фәтхуллина) беренче урынны яулады.
21.01.2016
Яңа Кенәрдә урам концертлары кызганнан кыза бара
Гыйнвар башында Совет, Урак һәм Чүкеч, Ленин, Бакча урамнары җыелып концерт куйса, 20 февральдә эстафета башка урамнарга бирелә. Чыгышлар әле моның белән генә тәмамланмаячак. Алда тагын 3 концерт планлаштырыла икән. Апрель аенда исә иң яхшы номерларны туплаган гала-концерт була.
21.01.2016
“Җидегән чишмә” яңа спектакль сәхнәләштерә башлады
Арча мәдәният йорты каршындагы “Җидегән чишмә” Арча халык театры Туфан Миннуллинның “Без бит авыл малае” пьесасын сәхнәләштерә башлады. Тамашачы аны март аенда карый алачак.
21.01.2016
Энҗе Гарипова икенче дәрәҗә лауреат булды
Казанда “Талант канатларында” исемле Халыкара бәйге узды. Арча сәнгать мәктәбеннән Энҗе Гарипова (укытучысы Тайфә Гидиятуллина) “Эстрада вокалы” номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат булды.
20.01.2016
16 гыйнварда Яңа Кенәрдә үткән көрәштә җиңүчеләр
Барысы 32 мәктәп командасы катнашты. Беренче урынны Курса-Почмак мәктәбе командасы, икенче – Шушмабаш, өченче урынны Яңа Кенәр мәктәбе командасы алды.
19.01.2016
Яңа Кырлай китапханәсе грант откан
Яңа Кырлай китапханәсе Татарстан Республикасы китапханәләре арасында иң яхшысы дип табылган һәм 100 мең сум грант откан. Бу акчага ул мебель һәм җиһазлар алган.
18.01.2016
Якшәмбе көнне Җиңү паркында бәйрәм гөрләде
Узган якшәмбедә Җиңү паркында үткән чара оешкан төстә барды һәм бик күңелле булды. Халык та күп килгән иде.
17.01.2016
Яңа Кенәрдә көрәштеләр
Яңа Кенәр мәктәбенең спорт залында татарча көрәш иртәнге якта башланган иде, кичке сәгать 5кә кадәр барды. Мәктәп укучылары көрәште. Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рамил Гарифҗанов, районның татарча көрәш федерациясе рәисе Ренат Алиев, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, район мәгариф бүлеге җитәчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.
16.01.2016
Бүген «Арча кичләре» булды
Арчалыларны көннең салкын булуы да куркытмады. Рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар. Уеннар балаларны гына түгел, яшьләрне дә үзенә тартты. Ә сәхнәдә үзешчәннәр чыгыш ясады.
15.01.2016
«Арча кичләре» була
Арчаның үзәк стадионы арчалыларны кабаттан үзенә чакыра.
16 гыйнварда кичке 6 сәгатьтә биредә «Арча кичләре» үткәрелә. Килегез, уйнап, җырлап, биеп күңел ачыгыз. Соңыннан дискотека була.
14.01.2016
Яшьлек һәм тәҗрибә очрашуы.
Һәркайда Яңа ел кәефе, Яңа ел рухы. Матур Арчабыз бәйрәм көннәрендә тагын да гүзәл. Һәркайда җемелдәп утлар яна, үзеңне әкияттәгедәй тоясың, ниндидер могҗиза булыр кебек.
14.01.2016
Яңара безнең Наласа
Районда әледән–әле яңа социаль объектлар ачылу, искеләрен ныклап төзекләндерелүен күзәтеп, бу авылларда яшәүчеләр белән бергә чын күңелдән куана да, шул ук вакытта бераз ак көнләшү хисләре дә кичерә идем. Туган авылым Наласа никтер бөтен республиканы колачлаган бу яңарыштан читтә калып килә сыман иде.
13.01.2016
Апаз һәм Шушмабаш авылы җирлекләре эшче яшьләр иҗат фестивале уздырган
8 январь көнне Апаз мәдәният йортында ЭШЧЕ ЯШЬЛӘР ИҖАТ ФЕСТИВАЛЕ узган. Анда Апаз һәм Шушмабаш авылы җирлекләре үзешчәннәре катнашкан.
12.01.2016
Арча боз сараенда Яңа ел шоу-программасы уздырыла.
12 гыйнварда Арча боз сараенда Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары катнашында Яңа ел шоу-программасы уздырыла.
11.01.2016
Яллар үтте дә китте…
Бик озак кебек тоелган яллар үтте дә китте. Ничек тагын эшкә тотынасы? Бу күпләр фикере. Ялны күңелле дә, файдалы да үткәрсәң әйбәт инде ул.
10.01.2016
7 район чаңгычылары ике көн ярышты. Ярыш бүген тәмам.
Арча, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Әтнә, Питрәч районнары мәктәпләре чаңгычылары Арча стадионында ике көн ярыштылар. Ярыш 9 гыйнварда башланды. Көчле чаңгычылар икенче көнне финалда ярышты.
09.01.2016
Үткәннәргә сәяхәт (безнең Арча)
08.01.2016
Йөзәм дисәң суы бар
8 гыйнварда “Арча” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә өстәл теннисы, бадминтон буенча ярышлар узды. Зур бассейнда өлкәнрәкләр йөзү буенча ярышты, кече бассейнда балалар өчен күңелле стартлар оештырылды.
07.01.2016
Арча стадионында «Арча кичләре» гөрләде
Бүген Раштуа бәйрәме уңаеннан Арча стадионында Арча кичләре булды. Кичәне Илмира Фазылҗанова (ул сценарий авторы да) белән Данис Гайфуллин күңелле итеп алып барды.
06.01.2016
Яңа Кырлайдагы Кыш бабай резиденциясендә 4 мең турист булып киткән
Яңа Кырлайдагы Кыш бабай резиденциясендә 4 мең турист булып киткән инде. Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләр, шәһәрләр, республикалардан да киләләр икән. Резиденция көн саен 300 кеше кабул итә.
05.01.2016
Әтиләр белән балалар көч сынашты
Боз сараенда «Күңелле стартлар» үткәрелде. Әтиләр белән балалар үзара көч сынашты. Әлбәттә инде, балалар командасы җиңде.
04.01.2016
Арчалылар бәхетле — Боз сарае бар!
Көн салкын дип, урамга чыгарга курыкканнарга Боз сарае бар. Бүген, 4 гыйнварда хоккей ярышы тәмамлануга, боз өстендә Кыш бабайлы чын бәйрәм башланды. Теләгән һәркем, 50 сум акчасын түли дә, музыка астында бозда шуа.
03.01.2016
Кыш бабай белән Карчәчәк- Иске Кырлайда да булды
30 нчы декабрь көнне Иске Кырлай мәдәният йорты, китапханә белән берлектә мәдәният йортында “Хуш киләсең, и, Яңа ел!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды.
02.01.2016
Курсалар җиңүчеләр арасында
Татарстан Республикасы элиталы орлыклар ассоциациясе 2015 елның җиңүчеләрен билгеләде. Алар арасында Арча районының “Курса МТСы” ширкәте дә бар. Әлеге хуҗалыкка Диплом һәм акчалата премия тапшырылды.
01.01.2016
Арчаның Үзәк чыршысы янында төнге бәйрәм
Кинәт салкынайтуга ияләнмәгән без. 31 декабрьдәге 17 градус салкынлык бик хәтәр кебек тоелды. Көндез балаларны капка төбенә һава суларга гына чыгарган идек, алар стадионга ук төшеп киткән булып чыкты.
31.12.2015
"Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы!
Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче яңа 2016 ел белән котлыйм! Узып баручы 2015 ел тарих сәхифәләренә күчкәндә, бу елда башкарылган эш-гамәлләребезгә, хезмәт нәтиҗәләренә йомгак ясыйбыз һәм киләчәк елга максатлар, планнарыбызны барлыйбыз.
31.12.2015
2016–2017 елларда Арчада 400–500гә кадәр яңа эш урыннары булдыру планлаштырыла
Район башлыгы Илшат Нуриев белән әңгәмә «…2016–2017 елларда Арчада 400–500гә кадәр яңа эш урыннары булдыру планлаштырыла…»
31.12.2015
Балаларга Кыш бабайдан бүләк-мәдәният йортында «Кәҗә белән сарык» спектакле. Бушка.
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте каршында эшләп килүче «Яшьлек» театр студиясе (Спутник төркеме) балаларга Яңа ел күчтәнәче - Кыш бабайдан бүләк әзерләгән. Яшь артистлар Илгиз Зәйни пьесасы буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен тәкъдим итә.
30.12.2015
“Нур” балалар телестудиясе 100 мең сум грант отты
Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” балалар телестудиясе (җитәкчесе Зөлфирә Зарипова) Яңа елны яңа уңышлар белән каршылый. Шушы көннәрдә генә ул Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үткәргән социаль проектлар бәйгесендә җиңү яулап, 100 мең сум грант отты.
30.12.2015
Район башлыгы Илшат Нуриев сәләтле балалар белән очрашты
28 декабрьдә районның сәләтле балалары район башлыгы Илшат Нуриев белән очрашты. Алар күп түгел, шуңа башкаларга үрнәк, ата–аналарына, мәктәпләренә горурлык булсын дип, һәрберсен исемләп әйтеп үтәсе килә.
29.12.2015
Арча район башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде
28 декабрьдә “Арча” спорт комплексында район башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән уку алдынгылары, спортта, иҗади эштә, җәмәгать тормышында актив катнашучы балалар катнашты.
29.12.2015
Арча педагогика көллиятендә язучылар дәрес бирде
Арча педагогика көллиятенә ул көнне язучылар десанты төште, дисәң дә дөрес булыр. Татарстан язучылар союзыннан бирегә берьюлы 15 язучы, шагыйрь, журналист килде. Тагын шунысы–бу гадәти очрашу гына булмады, кунаклар сыйныфларга кереп дәрес бирде. Дәреснең темасы–“Рухи–әхлакый тәрбия бирүдә әдәби әсәрнең роле”.
29.12.2015
Мөфти Арчада
9 декабрьдә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сибгатуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев Арча районында булдылар. Алар муллалар белән очрашты, дини эшчәнлекне алып бару буенча бурычлар турында аңлаттылар, сорауларга җавап бирделәр.
29.12.2015
Апаз урта мәктәбендә “Яңа ел тамашасы”
Соңгы ике елда Апаз урта мәктәбе коллективының чыршы бәйрәмнәре –“Яңа ел тамашалары” авыл мәдәният йортында шыгырым тулы заллар белән бик күңелле үтә. Залга сыймаган халык фойеда басып карап тора, чөнки тирә-як авыллардан да килүчеләр күп.
28.12.2015
Югары Атыда пластик бортлы хоккей мәйданчыгы ачылды
27 декабрьдә Югары Аты авылында күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды. Биредә пластик бортлы хоккей мәйданчыгы сафка басты.
28.12.2015
Арчада бәйрәм ярминкә узды
26 декабрь, шимбә иртәсендә Арча шәһәренең Җиңү паркы каршындагы мәйданда зур бәйрәм ярминкәсе узды.
28.12.2015
Якташыбыз Россиякүләм бәйге җиңүчесе
Хәлил Гайнетдиновның нинди кеше икәнен беләбез. Үз идеяләре өчен янып-көеп йөри ул, белгәннәрен яшь буынга җиткерергә тырыша. Моның өчен көчен дә, вакытын да кызганмый.
27.12.2015
Арча Боз сараенда яшь фигуралы шуучыларның күрсәтмә чыгышлары булды
Боз сараенда спорт, дуслык һәм матурлык бәйрәме – Арчаның яшь фигуралы шуучыларының күрсәтмә чыгышлары булды.
26.12.2015
Арчада үзәк чыршы ачу тантанасы булды
Бүген Арча үзәк стадионында төп чыршыны ачу тантанасы булды. Ул Кыш бабайлар һәм Кар кызлары һәм әкият геройлары парады белән башланды.
26.12.2015
Арча фермерлары үрнәк
24 декабрьдә Арчада Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл кулланучылар кооперативлары Ассоциациясе советының күчмә утырышы үткәрелде.
25.12.2015
Кыш бабай кунакка чакыра
Яңа Кырлай Кыш бабае елдан-ел таныла гына бара. Популярлык рейтингына күз салсак, Россиядә Бөек Устюг Кыш бабаеннан кала ул икенче урында икән. Сигез еллык “эш” тәҗрибәсен, кунакларның Татарстаннан, Россиядән генә түгел, чит илләрдән, хәтта океан артыннан да килүләрен искә алганда, моңа гаҗәпләнерлек түгел.
25.12.2015
Арчада ярминкә була
26 декабрь, шимбә иртәсендә Арча шәһәренең Җиңү паркы каршындагы мәйданда зур бәйрәм ярминкәсе узачак.
25.12.2015
Яңа ел бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Татарстан халкының ничек ял итәчәге турында хәбәр итте.
Атнасына 5 көнлек график буенча эшләүчеләр 2016 елның гыйнвар аенда Татарстанда яшәүчеләр 10 көн рәттән ял итәчәк.
24.12.2015
Быел Яңа ел алдыннан Арча бигрәк тә матур
21 декабрьдә район комиссиясе оешма, предприятие, учреждениеләрнең Яңа елга әзерлеген карарга чыкты. Станция ягында “Шатлык” балалар бакчасы, 7нче номерлы урта мәктәп, Арча агросәнәгать көллияте филиалы, Арча “КСМы” коллективлары күңел җылысы биреп, яхшы әзерләнгәннәр.
23.12.2015
Хәсәншәех авылы балаларын Яңа 2016 ел белән котларга Кыш бабай килгән
Иртә дип тормаган, 19 декабрь көнне Хәсәншәех авылы балаларын Яңа 2016 ел белән котларга Кыш бабай килгән. Авыл халкының бәйрәм рухын, Яңа елны каршыларга әзер булуын сизгәндер инде бабакай.
23.12.2015
Җиңеп кайттылар
Казанда Татарстан Республикасы юл иминлеге инспекциясендә “Ышаныч һәм куркынычсызлык” республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста Арча Укучылар сараеның Дамир Таҗиев җитәкчелегендәге “Нур” балалар радиостудиясе дә катнашты һәм икенче урынны алды!
22.12.2015
Арчага бер төркем язучылар килде
Арча мәдәният йортында мәдәният елына йомгак ясау уңаеннан «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән чара булды. Анда Арча төбәгеннән чыккан бер төркем язучылар катнашты.
21.12.2015
Барысы да бүләк алды
20 декабрьдә Казанбаш мәктәбе базасында районның волейбол федерациясе призына ярышлар үткәрелде. Бәйгедә 2001 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар катнашты.
21.12.2015
Яңа ел алдыннан яңа фатирга күчтеләр
Яңа ел алдыннан Арчада күңелле вакыйга булды. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңаларга күчерү программасы нигезендә Арча станциясендәге Һ.Такташ урамындагы 43нче биш фатирлы һәм питомниктагы Тополиная урамындагы өч фатирлы 4 а йорты файдалануга тапшырылды.
20.12.2015
Арчадан Светлана Гафарова икенче урынны яулады
Арча педагогика көллияте каршында эшләп килүче милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге рус милләтеннән булган тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү белән шөгыльләнә.
20.12.2015
Зиннур Тимергалиевның беренче китабы чыкты
Зиннур Тимергалиевның «Кичә яраттым» исемле беренче китабы дөнья күрде. Анда аның «Язмышыңның бирче яртысын», «Болыннарда тургай бар», «Кичә яраттым» исемле һәм башка хикәяләре басылган.
19.12.2015
20 декабрьдә Боз сараенда Татарстан Республикасы хоккей федерациясе республика семинары була
20 декабрьдә Боз сараенда Татарстан Республикасы хоккей федерациясе республика семинары була. Ул республика беренчелегенә үткәрелгән ярышлар оештыручы судьялар бригадасына категорияләр бирүгә багышлана.
19.12.2015
Арча мәдәният йортында мәүлид бәйрәме күңелдә матур тәэсир калдырды
Арча мәдәният йортында мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу көнне биредә дини шигырьләр, мөнәҗәтләр, җырлар яңгырады. Кичә үзенчә бер йөрәккә рәхәт матур тәэсир калдырды.
18.12.2015
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районына эшлекле сәфәр кылды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Арча муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды, анда ул яңа торак йортлар һәм яңартылган район үзәк сырхауханәсен һәм балалар сәнгать мәктәбен ачу тантаналарында катнашты.
18.12.2015
Арча Боз сараенда фигуралы шуу буенча күрсәтмә чыгышлар була.
22 декабрьдә кичке 4 сәгатьтә Боз сараенда фигуралы шуу буенча күрсәтмә чыгышлар була. Анда үзебезнең шәһәр балалары чыгыш ясаячак.
17.12.2015
Югары Аты мәчете үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Югары Аты мәчете үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Яңасы төзелгәнчегә кадәр авылда мәчет бөтенләй булмаган.
16.12.2015
Арча Әлмәндәре Харис Сафин иң яхшы ир-ат ролен башкаручы исеменә лаек булды
«Җидегән чишмә» Арча халык театры коллективы быел да халык театр коллективларының «Идел Йорт» төбәкара фестивалендә уңышлы чыгыш ясады һәм дипломант исеменә лаек булды.
15.12.2015
Район хакимияте Яңа ел бәйгеләре игълан итте
Район хакимияте Яңа ел бәйгеләре игълан итте
15.12.2015
Урамнарда утлар җемелди
Яңа ел якынлашканы урамнардагы утлардан ук күренә. Оешмалар елдагыча тирә-юньнәрен бизәү эшләренә керештеләр. Кайсы почмакка барма, бизәлгән чыршыларга, аллы-гөлле утларга тап буласың. Аларны күреп, күңелләрне дә бәйрәм хисләре били.
14.12.2015
Арча Укучылар сарае юбилеен билгеләп үтте
Арча Укучылар сараенда зур бәйрәм-юбилей кичәсе булды. Анда алтмыш ел эчендә эшләгән җитәкчеләр, методистлар, вожатыйлар чакырылган иде. Тарихы турында видеофильм аша бик күп мәгълүмат белдек. Укучылар чыгышлары бәйрәмне тагын да тулыландырып җибәрде.
14.12.2015
Түбән Атыда чишмә ачылды
Түбән Аты авылы халкы тәмле сулы Сибгать чишмәсенә яратып йөри. Елга аръягындагы тау битендә урнашкан ул. Элек биредә тегермән, куян фермасы, яшелчә, алма бакчалары бар иде, дип сагынып сөйли өлкәннәр. Хәзер монда чишмә генә сакланып калган, авылдан ераграк булса да, сукмак өзелми аңа.
14.12.2015
Түбән Мәтәскәдә «Кар шәһәрчеге» бар
Яңа, 2016 нчы елны каршы алырга әзерләнеп, кичә Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылар, укытучылары «Кар шәһәрчеген» ясадылар.
14.12.2015
Гөберчәктә Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу кичәсе булган
М.Мәһдиевнең 85 еллыгы уңаеннан Гөберчәк авыл китапханәсендә » Ерагая барган саен якыная гына барасың» исеме астында искә алу кичәсе үткәрелде. Укучыларга өлкәннәр тарафыннан язучы турында истәлекләр сөйләнде.
13.12.2015
Югары Аты мәчетенә яңа имам билгеләделәр
Югары Аты мәчетенең 10 еллык юбилеен билгеләр үттеләр. Анда район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев та катнашты. Бу көнне мәчеткә яңа имам итеп Фәрит Габдрахмановны билгеләп куйдылар.
13.12.2015
Арчада гер спорты буенча ярышлар узды
12 декабрь көнне «Арча» яшүсмерләр һәм балалар спорт мәктәбендә район мәгариф идарәсе һәм гер спорты федерациясе район мәктәпләре арасында 1999-2000,2001-2002,2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар катнашындагер спорты буенча шәхси-команда беренчелеге узды.
13.12.2015
Орнашбаш яшьләре актив ял итә
Оршанбаш авылы яшьләре буш вакытта һәр көнне хоккей мәйданчыгына ашыга. Алар рәхәтләнеп актив ял итәләр. Конькида йөри белү дә, хоккей да, спортның башка төрләре кебек, безне физик яктан ныгыта, сулыш алуны яхшырта, рухи яктан тәрбияли, ихтыяр көчен арттыра.
12.12.2015
«Карлыгач» балалар бакчасы җиңү белән кайтты.
8 декабрь көнне «Пирамида» мәдәни күңел ачу үзәгендә «ЭКОлидер» һәм «Табигать белән кеше» республикакүләм бәйгеләре җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды.
12.12.2015
Бер сүз җитә кеше җанын яраларга
10 декабрь көнне Казанбаш төп гомум белем бирү мәктәбендә матур чара булып узды. Мәктәп укучылары белән авыл китапханәчесе Авхадиева Рүзилә очрашты. Ул инвалидлар декадасы уңаеннан «Бер сүз җитә кеше җанын яраларга» дигән темага ачык тәрбия сәгате күрсәтте.
11.12.2015
Файдалы очрашу
11 нче декабрь көнне Иске Ашыт мәктәбенә укучылар белән очрашуга Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ахметов Хәниф Халилович килде. Ул көзге-кышкы чорда бозда куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында профилактик әңгәмә үткәрде.
11.12.2015
Иске Ашытта 50-90 яшьлек өлкәннәр концерт куйды
Иске Ашыт авылында Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән чара өзгеч мизгелләр белән башланып китә
11.12.2015
Әле дә яшисең син, авыл!
Корылыклы 2010 елда кайбер фермаларда сыерларның тамак төбе белән акыруы (мөгрәү генә түгел) әле дә колак төбендә тора. Өчәр көн ач торган маллар иде алар…
10.12.2015
Ләйлә Хәкимованы җиңүе белән котлыйбыз
«Кеше һәм табигать» бәйгесендә экологик мәсьәләләрне актив яктыртучы басма матбугат, телерадиокомпанияләр һәм интернет ресурслар ачыклады. Арча телерадиокомпаниясе хезмәткәре Ләйлә Хәкимова “ Иң яхшы радиосюжет ” номинациясендә 1 нче урынны яулады.
10.12.2015
Чәчкә Зәйнуллина Казаннан җиңү белән кайтты
Арчаның 2нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Чәчкә Зәйнуллина Казаннан җиңү белән кайтты. VIII Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсына нәтиҗә ясалган. Чәчкә Зәйнуллина “Авторның үз стилен чагылдырган әсәр” номинациясендә җиңүче булган.
10.12.2015
Район прокуратурасы гражданнарны кабул итә
2015 елның 14 декабрендә, Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көнендә, Арча районы прокуратурасы Арча шәһәре, Галактионов урамы, 1 йорт адресы буенча 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә.
09.12.2015
9 декабрь — Ватан Геройлары көне
Арчаның Марат Лотфуллин исемендәге 2 номерлы урта мәктәбендә бу көн һәр елда истә калырлык итеп үткәрелә. Быел да шулай булды. Укучылар, шәһәрнең көньяк өлешендәге күп функцияле үзәк хезмәткәрләре эчтәлекле, матур чыгышлар әзерләнгән иде.
09.12.2015
Район башлыгы Илшат Нуриевка сорауларыгызны бирегез
“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе узган елдагы кебек, быел да Яңа ел алдыннан муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы белән әңгәмә оештыра. Әңгәмә газетаның 30 декабрь санында басылачак.
09.12.2015
Район беренчелегенә шахмат турниры үткәрелә
13 декабрьдә “Ладья” шахмат клубында район шахматчылары арасында район беренчелегенә шахмат турниры үткәрелә. Ярышта 16 яшьтән өлкәннәр катнаша. Башлана сәгать 9да.
09.12.2015
Шушмабашта зур очрашу
8 декабрьдә Шушмабаш урта мәктәбендә шушы як зона мәктәпләренең 9,10,11 сыйныф укучылары белән очрашу булды. Анда сүз киләчәккә һөнәр сайлау турында барды.
09.12.2015
"Бәләкәч" тә нихәлләр?
Бүгенге көндә «Бәләкәч» тә 186 бала исәпләнә. Биредә 6 группа бар. 10 тәрбияче эшли. 8 декабрь көнне районыбызда «Голосок» дип исемләнгән җыр конкурсы булып узды. Әлеге конкурста мәктәпкәчә яшьтәге балалар көч сынашты.
09.12.2015
Ашытбаш һәм Барда арасы
Ашытбаш урта мәктәбендә бүгенге көндә 110 укучы белем һәм тәрбия ала. 22 укытучы исәпләнә. Шушы көннәрдә Ашытбаш мәктәбе Пермь өлкәсенең Барда гимназиясе белән үзара килешү төзелде.
08.12.2015
Азалияне котлыйбыз!
2015 елның 28 ноябрендә Казан шәһәрендә 5 номерлы балалар музыка мәктәбе базасында К. Черни исемендэге VI ачык яшь пианистлар Республикакүләм бәйгесе булып узды
08.12.2015
Татарстанда бар, ә район өчен яңалык
5 нче декабрьдә “Арча” спорткомплексында районның татарча көрәш буенча федерациясе кубогына татарча көрәш буенча “Диварга-дивар” ярышы үткәрелде. Анда 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр катнашты.
08.12.2015
Арчада 47 миллион сумлык кыяр сатканнар
Арча районының Түбән Аты авылыннан фермер Дамир Хәлиуллин җылытыла торган пленкалы теплицаларда кыяр үстерә.Теплицалар төзү, аларга газ, электр кертү, җайланмалар, кирәкле техника сатып алу өчен 20 миллион сумга якын субсидияләнә торган кредиттан файдаланган.
07.12.2015
Киләсе елга Сабантуй көннәре билгеле
2016 елның җәендә булачак Сабантуй көннәре бүгеннән билгеле. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов районнарда һәм Казанда 2016 елда Сабантуй үткәрү турындагы Указга кул куйды. Районнарда ул 4-5 июньдә, Казанда 9 июльдә узачак.
07.12.2015
Безнекеләр молодцы
Шушы көннәрдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнен игьтибарын жәлеп итуче илкуләм инвалидлар декадасы бара. 5 декабрь көнне Яшел Узән районындагы «Маяк» спорт комплексында бочче уеннары буенча ачык республика турниры узды.
07.12.2015
«Салават күпере» балалар бакчасында кунакта
3 нче декабрь көнне «Салават күпере» журналы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу булды.
06.12.2015
Наил Касыймов авылдашларына концерт бүләк итте
Ашытбашта зур концерт узды. Чөнки авылдашлары янына шагыйрь Наил Касыймов кайтты. Бер үзе генә кайтмаган иде. Зур мәдәният йорты тулы халык каршы алды аларны. Җыр—биюләр, кызыклы чыгышлар белән бик күңелле үтте ул.
05.12.2015
Яңа Кенәр мәктәбендә «Код сәгате» узды
4 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр Россия күләм «Код сәгате»(«Час кода») акциясе үтә. Шушы акция кысаларында Яңа Кенәр урта мәктәбендә «Код сәгате» дәресе үтте.
04.12.2015
Шушмабашлар икенче
2 декабрь көнне Шушмабаш урта мәктәбенең фольклор коллективы Балтач районында Римма Ибраһимова исемендәге районара төбәк иҗат фестивалендә катнашты. Мәртәбәле жюри әгъзалары коллективка югары бәя бирде — мәктәп укучылары 2 урынны алып кайтты.
04.12.2015
Илүзә — «Ялкын» журналы редколлегиясе әгъзасы
Ташкичү төп белем бирү мәктәбе укучылары арасында вакытлы матбугат белән дуслар шактый. Шуларның берсе — Касимова Илүзә. Ул республика газета-журналларына даими төрле мәкаләләр язып тора. Бик еш төрле конкурсларда катнаша. Шуны да истә тотып, «Ялкын» журналының яшьләр бүлеге Илүзәне редколегия составына кертте.
03.12.2015
Арча агросәнәгать көллиятендә пешекчеләр көч сынашты
23 — 25 ноябрь көннәрендә Үрнәк бистәсендә урнашкан Арча агро-сәнәгать һөнәр көллиятендә World Skills Russia чемпионатының сайлап алу конкурслары уздырылды. Көллият укучылары җәмәгать туклануы өлкәсенә кагылышлы өч компетенция буенча осталыкларын күрсәттеләр.
02.12.2015
Арчада Мөхәммәт Мәһдиевны искә алдылар
«Казан арты” тарих-этнография музеенда 1 декабрьдә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевка 85 яшь тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды.
01.12.2015
Арча районыннан Энҗе бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе
Арча районы Апаз урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Энҗе Миннебаева бәйге нигезендә Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачинаның Арча муниципаль районы буенча җәмгыять ярдәмчесе булды.
01.12.2015
Арча педагогия көллияте-беренче!
29-нчы ноябрь көнне Арча педагогия көллиятендә Татарстанның урта уку йортлары студентлары арасында баскетбол буенча зона ярышлары булып узды. Бу ярышларда 6 уку йортыннан кызлар һәм 8 уку йортыннан егетләр командалары катнашты.
01.12.2015
Субаш-Аты авылы халкы хоккей сезонын ачып җибәрде
Кичә Субаш- Аты авылы халкы хоккей сезонын ачып җибәрде. Өлкәннәр дә, яшьләр дә актив рәвештә ял иттеләр.
01.12.2015
Арчалылар-Сәйдәнең өр-яңа клибында
Хәтерләсәгез, «Җидегән чишмә» Арча халык театры артистлары Сәйдә Мөхәммәтҗанованың «Су буйлап» җырына клип төшерделәр. Сезнең игътибарга яшь җырчының өр-яңа клибын тәкъдим итәбез.
01.12.2015
Кушлавычта Әниләр көнен матур итеп бәйрәм иттеләр
Әниләр бәйрәме уңаеннан Кушлавыч авыл клубы, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты, Кушлавыч "Карлыгач" балалар бакчасы коллективлары берләшеп бик матур әдәби музыкаль кичә оештырды.
30.11.2015
Пешәнгерләр иҗат дөньясында кайныйлар
29 ноябрь көнне Пешәнгер авылы клубында әлеге авыл мәктәбендә һәм бакчасында педагог-оештыручысы, үзешчән шагыйрә Рания Галәветдинованың иҗат кичәсе оештырылды.