События

Арчага республика ветераннары килде 18.09.2024

Арчага республика ветераннары килде

Татарстан Республикасы ветераннар советы белән Арча районы ветераннар советының пленар утырышы булды. ТРның аетераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков кайтты. Республиканың аетераннар советлары рәисләре, актив ветераннар Арчага килде. Иртәнге сәгать 8дә Арчаның 6нчы мәктәбендә иде инде алар. Чәйләп алгач, мәктәп тормышы белән таныштылар. Яшь буынны тәрбияләүдә гаилә кыйммәтләре, милли йолаларның әһәмиятен күрделәр. Җыелуның максаты да шул иде. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде. Кунаклар спортзалда да булдылар. Чемпион көрәшчеләр Искәндәровлар, аларның бабасы белән күрештеләр. Мәктәпнең спорт тормышы белән кызыксындылар. Аннан Казансу паркында, Казан арты музеенда, мәдрәсәдә, Җиңү паркында булдылар. Ахырдан район мәдәният йортында утырыш булды, актив ветераннар котлап үтелде. Утырыш алдыннан 50 ел бергә яшәгән, дүрт бала тәрбияләп үстергән Штерә авылыннан Данис һәм Дания Гыйззәтоваларны загс хезмәткәрләре белән алтын туйлары белән котладылар.

Румия Саттарова

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcaga-respublika-veterannary-kilde-1726674119


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение