Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
20.01.2024
Арчада Вахитов урамындагы чишмә суы аруландырылды
19 гыйнвар - Хач ману көне. Арчада Лин атакай әлеге олы бәйрәм белән котлый. Православие динен тотучылар өчен ул — иң олы дини бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне күпләр махсус урыннарда изгеләндерелгән суда коена. Безнең районда әлеге максатта Арчаның Вахитов урамындагы чишмә суы файдаланыла. Дин атакай әлеге чишмәне аруландырып кайткан.
19.01.2024
Россия Герое юбилеен билгеләп үттеләр
Арча педагогика көллиятендә Россия Герое Олег Николаевич Исаевның Арча педагогия училищесын тәмамлавына 60 ел тулу уңаеннан пневматик мылтыклардан ату ярышлары булып узды. Ярышларда 12 командадан 47 кеше катнашты. Алар: Арча педагогика көллияте укытучылары, студентлары, Арча агросәнәгать һөнәр көллияте укытучылары һәм студентлары, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Урта Кушкәт мәктәбе командалары, Россия Герое Олег Исаев белән училищеда бергә укыган курсташлары, районның хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветарннар.
18.01.2024
Мәктәптән үк әзерлиләр
18 гыйнварда Курса-Почмак урта мәктәбендә Казан дәүләт аграр университеты, Арча район башкарма комитеты, Курса-Почмак урта мәктәбе һәм “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую тантанасы булды.
17.01.2024
Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында
Арчаның Өлкәннәр йортында гел очрашулар булып тора. Анда яшәүчеләргә күңелсезләнергә ирек бирмиләр. Район ветераннар советы, Айван мәдәният йорты үзешчәннәре, район җырчылары Расих Галимҗанов, Дамир Шакиров, биредә яшәүчеләр бик матур концерт куйдылар. Эчтәлекле иҗади очрашу булды ул.
16.01.2024
Түбән Камада арчалар кул көрәшендә
10-13 гыйнвар көннәрендә Түбән Камада еул көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар булды. Арча спорт мәктәбе спортчылары Татарстан Республикасы җыелма команда составында чыгыш ясадылар
14.01.2024
Ягьфәр Шәмиевны бүләкләделәр
Арчада яшәүче ветеран педагог Ягьфәр Шәмиевны 85 яшьлек юбилее белән котладылар. Район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
12.01.2024
Яңа Кенәрдә хәйрия волейбол ярышы узды
Авыл җирлегеннән махсус хәрби операциягә китүче 25 егет хөрмәтенә спорт ярышы оештырылды.
Спорт чаралары оештыруга җитди караучы әлеге авыл җирлегендә спортчы егет-кызлар бихисап. Кайсы спорт төрен генә алсаң да, бу җирлек алдынгылар рәтендә бара.
Волейбол ярышлары әле декабрь аенда гына булып узса да, авылның спорт сөючеләре кабат мәктәп спорт залына җыелды. Бу юлы гади ярышлар гына түгел, махсус хәрби операциягә китүче 25 егет хөрмәтенә багышланган волейбол уеннары узды.
11.01.2024
Якташыбыз Әнәс Әскәровны зур бүләге белән котлыйбыз!
Якташыбыз, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы "Идел-пресс" полиграфия нәшрият комплексы җитәкчесе Әнәс Тәлгать улы Әскәров II дәрәҗәдәге Россия Федерациясенең "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орден медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз! 2020 елда ул "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнде.
10.01.2024
Ташкичү Мәдәният йортында хәрбиләргә ярдәм итәләр
Ташкичә авылы халкы хәрбиләргә ярдәм итүен дәвам итә. Бу көннәрдә дә алар тик утырмаганнар. Бу хакта Ташкичү Мәдәния йортының социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр ителә.
09.01.2024
Яңа Кенәр Мәдәният йортында «Яңа ел әкияте» бәйрәме узды
Яңа Кенәр мәдәният йортында "Яңа ел әкияте" дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Балалар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр.
08.01.2024
Якташыбыз Фәрит Минхәеровның яңа китабы чыкты
Ул «Минем томышымда туризм» дип атала. Озак еллар педагогия көллиятендә укыткан якташыбыз Фәрит Минхәеровны райондашларыбыз туризм өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес буларак белә. Ул күп еллар педагогия көллиятендә укытты, туризм буенча тренер булып эшләде. Аның кул астында шөгыльләнгән укучылар республика гына түгел, бөтенроссия ярышларында җиңүләр яулый. 25 тапкыр призер, 5 тапкыр Россия чемпионы була алар.
07.01.2024
Арчада шахмат уенына оста гаиләләр көч сынашты
Арча районының «Укучылар сарае» өстәмә белем бирү оешмасы Гаилә елы уңаеннан «Папа, мама, я - шахматная семья» турниры оештырды.
06.01.2024
Питомник клубында балаларга бәйрәм оештырдылар
Арча. Питомник клубында, Яңа ел каникуллары вакытында, "Исәнме, Яңа ел" исемле чара үткәрелде.Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар уеннар уйнадылар,Әлбәттә, күчтәнәчкә конфетлар да өләштелзр. Афәрин, Питомник клубында (җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина) оештыра беләләр!
05.01.2024
Итекле хоккейда кемнәр җиңде?
Көн салкын булу дә куркытмый спортчыларны. Табигать тә аларга уң белән борылды. Салкын булса да, битләрне өтеп алырлык җиле юк, кыздырмаса дә, кояш та чыгып тора.
Итекле хоккей ярышы үткәрү бездә традициягә әйләнеп бара. Командалар саны дә арта. Быел алты команда - хакимият, спорт мәктабе, мәгариф идарәсе, көрәшчеләр, эчке эшләр бүлеге, "Металл" ширкәте командалары катнашты.
04.01.2024
Кыш бабай белән Кар кызы Арча районы үзәк хастаханәсендә
Кыш бабай белән Кар кызы Арча районы үзәк хастаханәсенә килгән. Авыру сорап килми бит, бәйрәм белән дә хисаплашмый. "Яңа елныз хастаханәдә каршыларга мәҗбүр булган нәни дусларыбызга бүләкләр тараттык. Сабыйларның тиз арада сәламәтләнүләрен телибез, Аллаһы шифасын бирсен", - дип яза Телеграм каналында Кар кызы, Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова.
03.01.2024
Сәгыйдәбану әбигә – 100 яшь!
Район башлыгы Илшат Нуриев 2 гыйнварда Яңа Кенәр авылында яшәүче Сәгыйдәбану Хәбибуллинаны 100 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.
02.01.2024
Технопарк кайчандыр хыялда гына иде
Районда кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше ни дәрәҗәдә? Шәхси ярдәмче, фермер хуҗалыклары ничек эшләп килә? Үзмәшгульлекне сайлаучылар саны артамы?
Иҗтимагый советның чираттагы утырышында сүз нигездә шул хакта барды. Бик кызыклы, бай эчтәлекле килеп чыкты ул. Сораулар да, тәкъдимнәр дә күп булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов районның икътисади күрсәткечләре белән таныштырды.
01.01.2024
Арча стадионында Үзәк сәхнәдә иске елны озату (видео)
Дәртле музыка-җырлар биесен генә китереп тора.
Арчалар бәйрәмне оештыра беләләр. Үзебезнең үзешчәннәр менә дигән! Рәхмәт, халыкның күңелен күрә беләләр. Яңа ел белән! Шатлык сөенечләр белән килсен!
01.01.2024
Кәче мәктәбе янында матур...
Яңа ел алдыннан хезмәт коллективлары тырышып үз тирәләрен матурлыйлар. Яңа ел рухы кертәләр. Күрегезче, Кәче мәктәбе үз тирәсенә нинди сыннар ясап куйган!
31.12.2023
"Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы!
Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче яңа 2024 ел белән котлыйм!
Яңа ел – якты өметләр бәйрәме ул. Киләчәккә өмете зур булган кеше барлык кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле. 2024 ел безнең барыбыз өчен дә матур эшләр, яңа казанышлар һәм рухи күтәрелеш, кыенлыкларны җиңү елы булсын! Яңа елда барыбызга да бердәмлек, татулык, сәламәтлек, зирәк акыл һәм хәерле эшләр телим! Яңа елда барлык изге ниятләрегез тормышка ашсын!
31.12.2023
Яңа ел ялларында арчаларны нинди мәдәни-күңел ачу чаралары көтә?
31 декабрьдән 13 гыйнвар аралыгында Үзәк стадионда булачак чаралар программасын тәкъдим итәбез
31.12.2023
Яңа ел ялларында булачак спорт чаралары
Спорт чараларына рәхим итегез
“Арча” спорткомплексында узачак чаралар
30.12.2023
“Үзәк” мәчете каршында “Кеше приюты” ачу планлаштырыла
Арча шәhәре “Үзәк” мәчетендә имамнар hәм мөгаллимәләр җыелышы булып узды. Анда 2023 елга йомгак ясалды.
Җыелыш Коръән аятләре укып башланып китте. Көн тәртибендә күп кенә сораулар күтәрелде. Киләсе елга планнар да билгеләнде.
29.12.2023
Яңа Кырлай урта мәктәбе 70 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Бөтен Татарстанга данлыклы, күренекле шәхесләргә бай Яңа Кырлай урта мәктәбе 70 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Яңа Кырлай авылын республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә Габдулла Тукай белән бәйле авыл буларак беләләр. Биредә моннан 70 ел элек ачылган урта мәктәп тә лаеклы рәвештә бөек шагыйребезнең исемен йөртә.
28.12.2023
Арчада район башлыгының Чыршы бәйрәме узды
26 декабрьдә мәдәният йортына районыбызның иң актив, иң алдынгы, иң сәләтле укучылары җыелды.
Елның ахыргы көннәрендә алдынгы укучыларга бәйрәм бүләк итү матур традиция булып тора. Район башлыгының Чыршы бәйрәмендә ел нәтиҗәләре буенча мактауга һәм рәхмәт сүзләренә лаек 100гә якын бала катнашты.
27.12.2023
Арчада мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме узды
25 декабрьдә район мәдәният йортына сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар чакырылды.
Иң элек бәйрәм фойеда чыршы янында алып барылса, соңрак балалар залга үтте һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән “Югалган хатлар эзеннән” исемле тәрбияви спектакль карадылар.
26.12.2023
Шәрык бистәсендә яшәүчеләр бәйрәмне үзләре ясыйлар
Узган җомгада шәһәрнең Шәрык бистәсендә Г.Бәширов урамындагы балалар мәйданчыгында Яңа ел чыршысын кабызу тантанасы булды.
Әлеге балалар мәйданчыгы узган ел грант акчасы исәбенә җиһазландырылган иде. Янәшәдә футбол кыры да төзелде. Ачу тантанасын да бик матур итеп оештырганнар иде.
25.12.2023
Русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел: һөнәри осталык республика бәйгесе үтте
Рус телле тәрбиячеләрнең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим – 2023” һөнәри осталык республика бәйгесе үтте.
Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән татар телен белгән һәм балалар белән татар телендә дә эшләүче рус телле тәрбиячеләр көч сынашты. Арчадан беренче балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Лесенко татар телен белүдә үзенең көчен сынады.
24.12.2023
Арчада Бөтенроссия «Шәҗәрә - моя родословная» бәйге-фестиваленең финалы узды (видео)
Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы районнарының мәгариф һәм мәдәният оешмалары белән берлектә берничә ел дәвамында оештырылып килүче «Шәҗәрә - моя родословная» бәйгесендә 200дән артык мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты
23.12.2023
Чулпан авылында яңалык
Чулпан авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантанага авыл халкы дә җыелды. "Авылыбыз кечкенә булса да, соңгы вакытта матурая. Иске мәктәптән менә дигән клуб ясадылар. Бөтен уңайлыклары булган фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Балалар бакчасы дә булса", - диделәр чулпаннар.
22.12.2023
Район газетасы «Ел лидеры - 2023» исеменә лаек булды
"ТАТМЕДИА"да ел йомгакларына багышланган киңәшмә узды, агымдагы ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Киңәшмә залына барлык филиал җитәкчеләре җыелган иде.
"ТАТМЕДИА" Республика массакүләм һәм мәгълүмат чаралары җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ел дәвамында аеруча яхшы эшләгән редакцияләрне атады.
21.12.2023
Мохтаҗ балалар өчен бәйрәм узды
20 декабрь көнне М.Горький урамында урнашкан балалар уен мәйданчыгында мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәпнең башлангыч классларында белем алучы ятим һәм ата- аналарыннан караучысыз калган балалар өчен елка бәйрәме булып узды.
20.12.2023
«Шәҗәрә - моя родословная»
Ел да уздырылып килүче Россиякүләм бәйгенең йомгаклау этабы быел Арчада узды.
Шунысы куандыра - «Шәҗәрә - моя родословная» бәйгесендә 200дән артык катнашучы арасыннан иң шәп хезмәт язучы дип районыбыз укучысы танылды. Иске Чүриле мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гүзәл Вәлиева - гран-при иясе.
19.12.2023
Иске Чүриледә узган көрәш нәтиҗәсе
Иске Чүриле мәктәбе спорт залында “Яңарыш” агрофирмасы җитәкчесе Садыйков Илгизәр Минневалиевич призына көрәш ярышлары үткәрелде.
Ярышта районыбыз мәктәпләреннән 112 яшь көрәшче катнашты.
18.12.2023
Якташыбыз язучы Зиннур Тимергалиевның махсус хәрби оперциягә киткән энесе бүген госпитальдә
17.12.2023
Дүрт кеше урамда калган. Ярдәм итик, райондашлар!
Әтнә районы Олы Мәнгәр авылында Рафис Сәлахетдинов хужалыгында янгын чыгып, дурт кеше урамда калган.
Бур керсә, берничә әйберне ала, янгын бөтенесен юкка чыгара. Үз көчләре, үз тырышлыклары белән барысын да булдырганнар иде. Күп итеп кош-корт, терлек асрадылар, эшенә дә өлгерделәр. Рафис та, хатыны Рәзинә дә, балалары дә алны- ялны белми эшли торган бик тырыш кешеләр. Кеше хәленә керә беләләр, ярдәм итәргә әзер торалар.
17.12.2023
73 яшьлек Нургали Әхмәтҗановны почтаның язмышы борчый
Нургали абый Әхмәтҗанов белән без ишегалларында очраштык. Ит ватып йөри иде.
Куян бүрек, телогрейка белән – чын авыл ир-аты! Нинди йомыш белән йөрүебезне аңлатуга ул үз фикерләрен җиткерде.
16.12.2023
Еллар үтәр, хәтер җуелмас
9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан безнең районда да күп кенә чаралар уздырыла
“Казан арты“ тарих-этнография музеенда үткәрелгән кичәдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул үзенең чыгышында районыбызның дүрт Советлар Союзы Герое, алты Социалистик Хезмәт Герое бирүен билгеләп үтте.
15.12.2023
Китмәгез, торналар! (ВИДЕО)
Район мәдәният йортында башкорт язучысы Таңчулпан Гарипованың "Китмәгез торналар" спектакле булды. Спектакльне Иске Ашыт мәдәният йорты каршындагы "Сәяра" халык театры үзешчәннәре куйды. Җитәкчеләре һәм режиссеры Татарстанның халык җырчысы Фердинанд Фәтхи.
14.12.2023
Арча педагогия көллияте коллективы бүләкләнде
“Абилимпикс” инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча Милли чемпионатның финалына Татарстан Республикасы командасын әзерләүгә керткән өлешләре өчен Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте коллективы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнде.
13.12.2023
Сөрдедә мәдәният йорты, Шурада яңа клуб ачылды. (Видео)
Ныклап төзекләндерелгәннән соң Сөрдедә мәдәният йорты, Шурада яңа клуб ачылды. Әлеге авыллар өчен үзе бер зур бәйрәм.
Ал тасманы кисеп эчкә үттек. Яңартылган, якты, җылы, 120 урынга исәпләнгән тамаша залы, китапханәсе һәм башка уңайлыклары булган мәдәният йорты урамнан ук үзенә тартып тора.
12.12.2023
Рәфкать Шәйдуллин: «Буш вакытларда газета-журналлар укыйм»
Тырыш халык яши Иске Кырлайда. Нурисә һәм Рәфкать Шәйдуллиннарны гына алыйк.
Туксан баш каз үстергәннәр. Узган ел 75 кенә иде, диләр. Болай барса, киләсе елга йөзне дә узулары бар.
– Суеп, сатып та бетердек инде. Каз маеннан гына да тугыз мең сум акча эшләдек, – диде Нурисә апа.
Бер каз гына булса ярый да, аның өстенә әле сыеры, дүрт баш үгезе, бозавы, 39 тавыгы бар.
11.12.2023
Мактаулы исемгә лаек булдылар
Мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Питомник клубы җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина һәм Ташкичү Мәдәният йорты директоры Гөлфия Мәгъсумова “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булдылар
10.12.2023
Арчадан Зөлфирә ханым мәскәүләрне өйрәтте
Арчадан Зөлфирә Шакировна Мәскәүдә Татарстан көннәрендә катнашты. Ул Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсендә осталык классы күрсәтте.
09.12.2023
Аларга карап сокланырлык
Арча район Мәдәният йортында “Мөмкинлеклекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез” дип исемләнгән фестивале үтте. Анда районның “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, Яңа Чүриле психоневрология интернатында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Концерт ахырында катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
08.12.2023
Рәмисебез барысын да йотлыгып, яратып, сусап карады
Бүгенге көндә күпме ир-егетләребез, газизләребез, тормыш иптәшләребез, сабый балаларыбызның әтиләре илебездән еракта безнең тынычлыгыбызны саклап, төнне-көнгә, көнне-төнгә ялгап, салкыннарда махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә. Алар арасында безнең Ташкичү җирлегеннән дә 8 егетебез бар. Без алар белән горурланабыз.
08.12.2023
Районда иң озак эшләүче прокурор Мөбарәк Әшрәпов вафат
Районда иң озак прокурор булып эшләгән Мөбарәк Әшрәфҗан улы Әшрәпов 96нчы яшендә вафат булды.
Аның прокуратура органнарындагы хезмәт юлы 1951 елда башлана, Кызыл Юл, Кызыл Йолдыз, Теләче, Саба районнарында прокурор була. 1970 елдан 1985 елга кадәр Арча районы прокуроры.
07.12.2023
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арчада булып китте
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 6 декабрьдә Арча районында булды.
Министр Арча агросәнәгать паркында катнаш азык һәм премикслар җитештерү заводында, “Технопарк“ ширкәтенең эшчәнлеге белән танышты.
06.12.2023
“Арча батырларын барлый“: алдынгылар слеты узды
“Арча батырларын барлый“ дип аталган алдынгылар слеты быел “Арча“ спорт комплексында узды.
Күпләр билгеләп үткәнчә, әлеге бәйрәм кебек бәйрәмнең булганы юк иде әле. Төрле тармакта фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп эшләүче алдынгылар җыйналган иде биредә.
05.12.2023
Арчада картинг буенча кышкы турнир узды
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар арасында картинг буенча кышкы турнир үткәрелде. Ул инвалидлар ункөнлегенә туры китереп оештырылды.
Турнир яшь буенча өч төркемдә барды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
04.12.2023
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә Арча кызы Адилә Әхмәтҗанова беренче урынга лаек булды
03.12.2023
Мостафа агай, авылдашларың синең игелекле эшне дәвам итә
Кеше китә, җыры кала, диләр. Менә Мостафа Мөсәлимов дигән кеше 1738 елда туган булган (үлгән елы, кем булганлыгы, язмышы билгеле түгел).
Аның туганына 285 ел вакыт узган инде. Үзенә күрә бер юбилей дияргә дә була. Аның ерак бабаларының Наровчат дигән шәһәрдән (Пенза өлкәсе) 1600 елда Көтернәс авылына кайтып урнашулары билгеле. Мостафа бабай зирәк кеше булган, ул үзенең исемен чишмә белән мәңгеләштереп калдырган. Күпме еллар үтсә дә, авыл халкы әлеге чишмәнең исемен дә, үзен дә кадерләп саклый.
02.12.2023
Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Хөрмәтле Фәнис Наил улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
01.12.2023
Арчада «Мин Арча баласы» проекты кысаларында медиафорум узды
«Мин Арча баласы» проекты 4нче сезонын япты
2020 елдан бирле Арча Укучылар сараенда эшләп килүче проект кысаларында 30 ноябрьдә медиафорум узды. Чара район мәдәният йортында белгечләр катнашындагы әңгәмә белән башланып китте. Форумны "Мин Арча баласы" гимны ачып җибәрде.
30.11.2023
Районда иң көчле шашкачы кемнәр?
Арча Укучылар сараенда шашка буенча шәһси һәм команда беренчелегенә 4 нче-йомгаклау этабы район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде.
29.11.2023
Гаптелбаровлар гаиләсе җиңү яулады
"Нечкәбил" аналар һәм гаилә гүзәллеге буенча XVIII республика бәйгесе узды. Республика этабында районнан Гаптелбаровлар гаиләсе чыгыш ясады.
Диләрә Мәгъсүмовна "Җаваплы Нечкәбил" номинациясенә лаек булды. https://t.me/ekw62p9DwWNhNjgy/2262
28.11.2023
Айваннар, афәрин! (ВИДЕО)
"Зәңгәр шәл" спектакленнән бер өзек өйрәнгәннәр. Концерты да булды. Тамашачылар рәхәтләнеп ял итеп утырды. Айванның үзенең мәдәни төркеме бар. Айван мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Ялаева, сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гыйниятуллина, китапханә мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, үзешчәннәр, җыр һәм бию ансамбльләре җырчылары һәм биючеләре Гөлнара Гыйниятуллина, Светлана Хаҗиева, Гөлнар Шәмсетдинова, Гөлфия Рысаева, Лилия Мангуткина, Резидә Газизова., гармунчы Ленар Биктимеров, спектакльдә уйнаган Рәнис Яһудин, Фәнил Фәйзетдинов, ярый әле сез бар, бәйрәмне бәйрәм итүчеләр, авыл халкына мәдәни хезмәт күрсәтүчеләр.
27.11.2023
Якташыбыз Илназ Баһны юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 27 ноябрь көнне якташыбыз Илназ Баһның туган көне!
Шул уңайдан, 27 нче ноябрь, 19:00 сәгатьтә, Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында якташыбыз Илназ Баһның юбилей концерты узачак!
27.11.2023
Казанбаштан Профессор Габделхак Насыйбуллинның тууына 100 ел. Ул һаман безнең күңелләрдә...
Ул һаман безнең күңелләрдә...Татар халкының медицина фәненә үзләреннән зур өлеш кертеп калдырган танылган галимнәре байтак. Шундыйларның берсе - теш табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Габделхак Гыйльмулла улы Насыйбуллин. Ул 1923 елның 30 ноябрендә ТАССРның Арча районы Казанбаш авылында дөньяга килә.
26.11.2023
Арчада Шакировларны белмәүче кеше сирәктер
Арчадан Зәбидә һәм Дамир Шакировлар күптәннән лаеклы ялда, әмма бүген дә актив тормыш рәвеше алып баралар
Бүген без әлеге матур пар белән аралашып, аларның тормыш юлларын барлап үтәргә, бүгенге көннәренә тукталырга булдык.
25.11.2023
Кәче мәктәбе укытучылары һәм укучылары уңыш яулый
Кәче мәктәбендә 2нче сыйныф укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина үз классы малайлары белән Әтнә татар дәүләт драма театрында "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестиваленең зона этабы чыгыш ясадылар. "Әбиемнең серле сандыгы" әсәреннән өзекне сәхнәләштереп күрсәттеләр.
24.11.2023
Бүген Арчадан гуманитар йөк белән тагын бер машина китте
Бүген гуманитар йөк белән тагын бер машина китте. Аны район башлыгы Илшат Нуриев үзе озатып калды. Йөкне төяүдә бу юлы дә гуманитар технику һәм педагогика көллияте студентлары ярдәм итте.
23.11.2023
Яңа Кенәрдә Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышлары узды
Узган якшәмбе, 19 ноябрь көнне Яңа Кенәр авылының мәктәп спортлар залында ел да уздырылып килүче традицион Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышлары узды.
Әлеге уеннарның оештыручысы һәи иганәчесе – Яңа Кенәрдә гомер итүче Садиковлар гаиләсе. Әлфинур һәм Ришат Садиковлар һөнәрләре буенча икесе дә укытучылар, Яңа Кенәр мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирделәр. Үзләре кебек тырыш өч уллары һәм оныклары бар. Елга ике тапкыр спорт бәйрәмен оештыручы бу гаиләгә ярышларда катнашучылар һәм спорт сөюче җирле халык рәхмәтле.
22.11.2023
Бөтендөнья юл фаҗигасе корбаннары көне уңаеннан Арчада «Хәтер күгәрченнәре» акциясе узды
Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл фаҗигасе корбаннары көне.
Бу бәйрәм түгел. Тагын бер тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен, куркынычсыз хәрәкәтне искә төшерүче көн.
21.11.2023
Арча тхэвон-дочылары Казаннан 38 медаль алып кайтты!
Район тхэквон-дочылары ярышларда катнашып торалар. Һәм медальсез кайтмыйлар.
Казанда "Барс" тхэквон-до клубының ачык беренчелеге ярышлары үтте. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Биектау, Арча, Ижевск, Чабаксар, Яңа Чабаксар, Яшел Үзәннән барысы 240 спортчы катнашты. Арчалар ярыштан 38 медаль белән кайттылар. Молодцы!
20.11.2023
Яңа Кырлайда татар халкының күн мозаикасы сәнгатенә багышланган күргәзмә оештырылды
Ярый әле хәтер сагында торучы музейларыбыз бар. Яңа Кырлайдагы Г.Тукай музей-комплексында “Безнең мирас“ дип аталган күргәзмәне карагач күңелләрдә бик күп хатирәләр яңарды.
Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов һ.б. кунаклар катнашты.
19.11.2023
Фатыйх Сибагатуллин – сагынып сөйләрлек шәхес
Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин кебек шәхеснең бүген арабызда булмавына ышанасы килми
Апаз авылында аны искә алу көнендә катнашкан гаиләсе, авылдашлары, элек бергә эшләгән хезмәттәшләре һәм башка бик күпләр шулай диде. Әле аның планнары зурдан иде, аларны тормышка ашырып бетерергә өлгермәде, диделәр.
18.11.2023
Районда иң көчле шахматчылар кемнәр?
Арча Укучылар сараенда мәктәп укучылары арасында быелгы шахмат ярышларының соңгы 4нче этабы узды.
17.11.2023
Җәмгыятебез горурлану хисе кичерсен
“Ватанны саклаучылар” Дәүләт Фондының социаль координаторы эше махсус хәрби операция ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.
16.11.2023
Каз мае, каз каурыйлары белән майланган коймаклар бигрәк тәмле!
Татарстан Республикасында Бөтенроссия "Туган тел" форумы делегатларының Арчага килеп киткәнен беләбез. Алар Арчаның 6 нчы мәктәбендә һәм Арча бистәсендәге яңа гимназиядә булдылар. Осталык дәресләре аерата ошады аларга. Берсен генә язып үтәбез. Каз каурыйларыннан май канатын ясау дәресен Кәченең башлангыч сыйныф укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина күрсәтте. Кунакларның, җырлы-биюле эчтәлекле дәресне карап, каз каурыйларыннан һәм каз мае белән майланган кайнар коймакларны да авыз иткәч, тәмам күңелләре булды.
15.11.2023
Утар-Аты мәктәбе укытучысы Зөһрә Касыймовага «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале тапшырылды
12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумын уздырды
Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан 800 гә якын делегат чакырылды.
Форумда Арча районы мәгариф идарәсе методисты Э.Г.Мостафина, С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Х.Х. Зарипов, Утар-Аты төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Г.Касыймова, Ашытбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Р.Әүхадиева , С.З.Яңа Кенәр мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л. С.Нигматуллина , Арча шәһәре 6 балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Г.М.Шавалиева катнашты.
14.11.2023
Кенәрләр чираттагы гуманитар ярдәмне декабрьдә илтергә планлаштыра
Махсус хәрби операция башланган көннән Яңа Кеннәр авылы җирлеге актив рәвештә гуманитар ярдәм җыя һәм үзләре үк егетләргә аны илтеп тапшыра да
Авыл җирлеге халкы ил сагында торучы ир-егетләребезгә ярдәм итү эшен төрле юнәлештә бик актив алып баралар. Кирәк-ярак, акча җыю белән беррәттән авыл сәнгать үзешчәннәре концертлар оештыра, хатын-кызлар мәдәният йортына җыелып маскит сеткалар үрә, йон эрләп, оекбашлар бәйли. Бу җирлеккә кергән барлык авыллар да катнаша бу эшкә.
13.11.2023
Тәрәзәдән әни карый, кочаклап яраннарын... (ВИДЕО)
Беркөнне кичен Айван авылыннан Гөлфия Рысаевага ияреп, мәдәният йортына менеп киттем. Җыр ансамбленең репетициясенә.
Юл уңаеннан Арча станциясендә яшәүче ветеран укытучы Татьяна Ибалакованы алдык. Кичке сәгать 7гә бар да җыелып бетте. Гөлнара Гыйниятуллина, Светлана Хаҗиева, Лилия Мангуткина, Резидә Газизова, Гөлфия Рысаева, Татьяна Ибалакова...
12.11.2023
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов: «Без бу исемне акларга тиеш»
Арча районы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча ягы – туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без” дип исемләнгән концерт-тамаша күрсәтте. Арчалар чыгышын дәрәҗәле жюри да югары бәяләгән. Шул уңайдан без район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов белән сөйләштек.
11.11.2023
Милли мәдәният - саекмас чишмә
Район эчендәге конкурс булды ул. Китапханәләр арасында. Бүген йомгак ясалды. Арча районы язучылары әсәрләрендәге милли үзенчәлекләргә нигезләнгән сәхнә күренешләрен уйнадылар. Бүген аларның кайберләрен генә күрү бәхетенә ирештек. Китапханәчеләр үзләре, авылдашлары, мәктәп укучылары уйнады. Бик мәгьнәле, күңелле, күңелне кузгата торган булды.
10.11.2023
Легендар шәхескә һәйкәл ачылды
10 ноябрьдә Апаз авылында легендар шәхес Сибагатуллин Фатыйх Сәүбән улын искә алу көне үткәрелде.
Анда ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, ТР Дәүләт советы депутатлары, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, район башлыклары, мәрхүмнең элекке хезмәттәшләре, гаиләсе, авылдашлары катнашты.
Башта легендар шәхескә һәйкәл ачтылар, аннан соң мәдәният йортында искә алу кичәсе булды.
09.11.2023
Арча педагогия көллиятендә Беренче Республикакүләм Вагыйзов укулары узды
7 ноябрь көнне «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вагыйзовның тууына 115 ел тулу уңаеннан Арча районында Республикүләм масштаблы чара оештырылды.
Республикада беренче тапкыр уздырылучы Вагыйзов укуларының максаты – 50 ел буе балаларга белем бирүдә кулланылган “Әлифба” авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың иҗади мирасын үстерү, алар мисалында милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен яшь буынга җиткерү.
08.11.2023
Арча мәдәният йортында яңа сезон ачылышы
Узган җомгада Арча Мәдәният йортында яңа мәдәни сезонны ачу булды. Нәкъ узган елдагыча, быел да ул үзенчәлекле үтте.
Моңа кадәрге бертөрлелектән туйган тамашачы көлде дә, арганчы кул да чапты, соңыннан артистларыбызны басып алкышлады. Чөнки моңа кадәр мәдәният хезмәткәре – җырчы, биюче, оештыручы буларак таныш кешеләр бөтенләй икенче яктан танылды.
07.11.2023
Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 7 ноябрь көнне, якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызының туган көне! Арча якташлыгы Сезне туган көнегез белән тәбрик итә.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
06.11.2023
Якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 6 ноябрь көнне, якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның туган көне!
Хөрмәтле Ильшат Габдельфартович! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай кешеләрне сөендереп яшәгез! Арча халкы Сез башкарган хезмәтегез өчен зур рәхмәтләр белдерә!
04.11.2023
Бүген, 4 ноябрь көнне якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовнаның (Гөлназ Шәйхи) туган көне!
Бүген, 4 ноябрь көнне якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовнаның (Гөлназ Шәйхи) туган көне!
Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр,яңадан-яңа иҗади уңышлар тели! Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!
04.11.2023
Авылдашлар белән очрашуга ни җитә!
Күлтәс авылы клубында китапханә белән берлектә укытучылар һәм өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган “Өлкәннәребез иҗаты” дип исемләнгән кичә булды. Авыл ветераннар советы рәисе Роза Кәлимуллина бәйрәмнәр белән котлады. Казаннан кайткан өлкән авылдашыбыз Гөлзада апа Шәяхмәтова да изге теләкләрен җиткерде. “Без бүгенге картлык көнебезгә кадәр яшәгәнбез икән, моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлебез. Раббыбызның рәхмәтендә, бәрәкәттә, тыныч илебездә яшәсәк иде”, - диде. Амин!
03.11.2023
Арча районы - җиңүче!
Арча районы “Татарстанның мәдәни башкаласы” бәйге-фестиваленең Гран при иясе булды. Монда үзебезнең мәдәният хезмәткәрләре өлеше зур.
Район Мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, урынбасары Марат Котдусов, сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы бн бүләкләде.
02.11.2023
Рәхмәтемнең иң олысы сезгә булсын!
Өлкәннәр һәм Укытучылар көннәре уңаеннан үткәрелгән кичәләрдә алган куаныч, шатлыкларыбызны сезгә дә язарга булдык. Иң беренче бәйрәм Урта Курса мәктәбендә үтте. Биредәге үзгәрешләрне, матурлыкны, чисталыкны күреп сокландык. Балаларның чыгышларын карап, яңадан укыткан яшьлек елларына кайттык, күзләр яшьләнде. Радик Рәкыйпаович җитәкләгән колектив безне чәй өстәле әзерләп, тәм-томнар белән сыйлады.
01.11.2023
Кәчедә хәйрия концерты үтте
Кәчедә хәйрия концерты булды. Татар эстрадасынын танылган җырчылары тамашачыны яраткан җырлары белән сөендерде. Концерттан җыелган акча мобилизацияләнеп яки контракт белән махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче егетләрнең гаиләләренә тапшырылачак. Моннан тыш авылы яшьләре дә бердәм булып акча җыйган. Аңа егетләр өчен яңа киемнәр алырга уйлыйлар.
31.10.2023
Күптән көтелгән очрашу
Укучыларны һәм яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы, вакытлыча ялга гына кайткан авылдашыбыз, шушы мәктәпне укып тәмамлаган патриот ир-егетебез –Саттаров Равил Гаптелхәй улы һәм аның тормыш иптәше Ракова Фәридә апа белән бик җылы очрашу булды. Очрашуда Иске Кырлай авылы җирлеге башлыгы Лотфуллин Фәнил Фәнәвил улы да катнашты.
30.10.2023
Наласа авыл җирлегендәге тәҗрибәне өйрәнергә Пермь өлкәсеннән дә килгәннәр
Район ветераннар советының (җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина) Наласа авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Утырышта урыннардан башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре катнашты.
Кунакларны Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова каршы алды һәм озатып йөрде. Иң башта ул безне яшь гаиләләргә төзелгән биш йорт янына алып килде. “Менә бу йортлар дәүләтнең махсус программасы нигезендә авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләргә төзелде. Йорт бәясенең 30 процентын гына түләү программасы бу, – дип сөйләде Илфира Шакирова. – “Игенче” агрофирмасында эшләүче яшь белгечләргә төзелде бу йортлар. Менә тагын 5 йортка урын алып куйдык”.
29.10.2023
Арчалар чыгышын тамашачы басып алкышлады
Арча Мәдәният йортында яңа сезонны ачу булды. Бу чара икенче ел рәттән инде үзенчәлекле үтә. Моңа кадәрге бертөрлелектән туган тамашачы бүген көлде дә, арганчы кул дә чапты, соңыннан артистларыбызны Басып алкышлады.
28.10.2023
Таһир абыйга 95 яшь!
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин Симетбаш авылында яшәүче Таһир Мифтаховны 95 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.
27.10.2023
Гүзәл алтын медаль иясе булды. Спортта түгел...
Арчадан Гүзәл Валиева "Абилимпикс-2023" Бөтенроссия бәйгесендә алтын медаль иясе булган. Ул ыргак энә беләү бәйләү номинациясендә үз һөнәрен күрсәткән. Гүзәл сайлап алу турында җиңеп чыгып, республика буенча беренче булган һәм Татарстан командасы составына кергән.
27.10.2023
Җиңүле юлын дәвам итә
Арча Мәдәният йорты каршындагы "Арча бизәкләре" халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Филарит Гасыймов) җиңүле юлын дәвам итә. Ансамль яңадан дипломант исеменә лаек булган. Бу юлы инде республикадан читтә, Сверлау өлкәсендә. Аракай Мәдәният йортында үткән "Уйнагыз, гармуннар" төбәкара әйгесендә катнашкан якташларыбыз һәм анда районыбыз гына түгел, республиканың да данын яклаган.
26.10.2023
Арчада шәҗәрә төзүчеләр осталык дәресе бирделәр
26 октябрьдә Россия күләмендә шәҗәрә мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсендә районыбыздан чыккан һәм биредә гомер итүче шәҗәрә төзү осталары, әлеге юнәлеш белән кызыксынучылар җыелды.
25.10.2023
Арчада сугышчы Алишер белән хушлаштылар (ВИДЕО)
Бүген Арчаның үзәк мәчете янында махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы Ашимханов Алишер Амирханович белән хушлаштылар. Әнисе Марина, әтисе Амирхан. Бер сеңлесе бар. Бар да биредә: якыннары, туганнары, иптәшләре, сыйныфташлары...Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин догалар укыды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов, "Сугышчан дуслык" оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашып, хушлашу сүзе белән чыктылар.
24.10.2023
Яңа Кырлай мәктәбендә агросыйныф ачылды
20 октябрьдә Яңа Кырлай урта мәктәбендә агросыйныф ачылу тантанасы булды.
Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина, агросәнәгать көллияте директоры Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.
23.10.2023
Тыныч йокла брат, Рәсүл... (ВИДЕО)
Арчаның тагын бер улын алып кайтып җирләделәр. Ул - Рәис улы Рәсүл Яһудин. Әтисе Айваннан, әнисе Иске Иябаштан Тәнзилә. Рәсүл Арчаның Балык хуҗалыгы бистәсендә үсте. Шуннан контракт белән хәрби хезмәткә алынды. Ике тапкыр ялга кайтып киткән. Соңгысы әле август ахырында гына 14 көнгә ялга кайткан булган.
22.10.2023
Кул көрәше буенча ярышлар
"Арча" спорткомплексында 2006-08, 2009-10 нчы елгы егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Арча районы мәктәпләреннән һәм уку йортларыннан 152 бала катнашты.
Ярышлар барлыгы 28 үлчәү категориясендә, уң һәм сул куллар буенча, декабрь аенда узачак Татарстан Республикасы беренчелегенә сайлап алу туры буларак үтте
21.10.2023
Якташыбыз Батырлык ордены белән бүләкләнде
Ул яраланып бер ай госпитальдә дәваланганнан соң, тернәкләнү өчен бер айга өенә кайтты һәм үтенечебезне кире какмыйча, редакциягә килде.
Якташыбызның (куркынычсызлык максатында исемен әйтмибез, позывное “Дед”) узган елның октябрь аенда үз теләге белән контракт төзеп махсус хәрби операция барган зонага китүе турында язган идек инде. “Мин анда булырга тиеш”, – дигән карар белән китә ул. Операция кичереп, тернәкләнү өчен кайткан вакытында очраштык аның белән. Гыйнвар ахырында ул яңадан китте. Һәм менә тагын...
20.10.2023
Ташкичүдә хәйрия концерты
"Бергә булыйк бердәм булыйк,бердәмлекте көч диләр". Бик матур хайрия концерты үтте, якын тирә авылларда эшләүче, яшәүче хезмәттәшләребез, дусларыбыз белән бергәлектә, Яшел Үзән районы Күлбаш авылыннан, "Авылым җәүһәрләре" ансамбле ерак араларны якын итеп безнең белән бер сәхнәдә булып , бик зур концерт оештырдык. Килгән ,бу хәйрия концертына хезмәтләрен керткәннәрнең барчасына да зур рәхмәтләребезне белдерәбез, Кичәбездә кадерле ханым, Арча районы ветераннар оешмасының рәисе Рамзия Шарип кызы да катнашты.
19.10.2023
Район ветераннар советының Наласа авыл җирлегендә күчмә утырышы булды
Кунакларны Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова каршы алды һәм Наласа, Урта Бирәзә авылларындагы тормыш белән таныштырды.
Район ветераннан советы (җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина) әгьзалары, урыннардагы башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре Наласа белән Урта Бирәзә авылларында социаль-мәдәни-мәгариф обьектларда булдылар. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, ФАПлар, мәчет, авыл халкы тормышы белән танышып, соңыннан нәтиҗә ясап, киңәшмә үткәрделәр. Ветераннар бу җирлектәге яңалыкларны күрреп, канәгать булып кайттылар.
18.10.2023
Бүген якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне!
Бүген, 18 октябрь көнне якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрикли!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын.