События

Илшат Нуриев 100 яшьлек райондашларны котлады 01.10.2024

Илшат Нуриев 100 яшьлек райондашларны котлады

1 октябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев Иске Иябаш авылында яшәүче тыл ветераны Минҗофар Сабированы, Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераны Гөлирам Хаялованы Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән котлады, бүләкләр тапшырды.

Минҗофар әбигә быел 1 июльдә, Гөлирам әбигә 4 июльдә 100 яшь тулды. Алар икесе дә зур хезмәт юлы узган кешеләр. Минҗофар әби башта колхозда, аннан соң 32 ел кибеттә эшләп лаеклы ялга чыга. Ире Рамазан белән җиде бала үстерәләр.

Гөлирам әби Апас районында туган, гаиләдә 8 бала. Әтисе, өлкән абыйсы сугышка китеп, шунда һәлак булалар. Әнисен сарык сөте тапшыру планын үтәмәгән дип төрмәгә утырталар. Гөлирам карамагында 6 кечкенә бала кала. Ул булган әйберләрен сатып адвокат яллый һәм әнисен коткаруга ирешә. 1960 елда ире һәм улы белән Арчага күчеп киләләр. Арчада сатучы булып эшли. 1983 елда ире, 1996 елда улы үлә.


Ильяс Фәттахов

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ilsat-nuriev-100-iaslek-raiondaslarny-kotlady


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение